Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Курск сугышына 70 ел 21.09.2013

23 сентябрь көнне Курск дугасында җиңүнең 70 еллыгы була. Шул уңайдан мәктәптә бердәм дәрес үткәрелде. Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хаҗиев Айдар Ханифуллович үткәрде.
-
"Милләтләр кроссы"нда нәтиҗәле катнаштык! 21.09.2013

-
"Наркотикларсыз тормыш" акцияләре кысаларында! 20.09.2013

Мәктәптә "Наркотикларсыз тормыш" акциясе бара. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, бирелгән гомерне матур итеп яшәү, чын гражданин булырга әзерләү максатыннан, тематик сыйныф сәгатьләре, очрашулар, түгәрәк өстәл артында сөйлэшулэр даими үтеп тора. 19 нчы сентябрьдә мәктәптә 9-11 нче сыйныф укучылары өчен районыбызның Балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, полиция майоры И.Т.Зәкиев белән зур очрашу булды. Җинаятьчелек, шулай ук кич чыгулар, скутер-мотоциклларда йөрү, юл йөрү кагыйдәләре, наркотикларга бәйле җинаятьләр, 71 нче Законның үтәлеше турында тәфсилләп сөйләде. Белгеч укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Очрашу файдалы үтте.
-
"Көзге кросс"! 19.09.2013

Кичә, 18 нче сентябрь көнне, мәктәп күләмендә 1-11 нче сыйныф укучылары өчен көзге кросс үткәрелде. Укучылар бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләргә чәчәк букетлары бирелде, ә Грамоталар атналык линейкада тапшырылачак. Түбәндәге укучылар 21 нче сентябрь көнне, район спартакиадасында катнашып, мәктәп данын яклаячаклар:
1.Миннеханов Ильмир
2.Гаттарова Илзидә
3.Фазылова Зәлидә
4.Гомэров Айнур
5.Хаҗиева Галия
6.Фальванов Фәнзил
Укучыларга зур уңышлар телибез!
-
Хезмәт нәтиҗәсе куандыра! 18.09.2013

Тимершык урта мәктәбе укучылары хезмәтне яраталар. Хезмәт чирегендә һәр укучы мәктәп яны тәҗрибә участогында (җитәкчесе Фальванова А.Ф.) тырышып эшләде. Нәтиҗәсе куанырлык!
-
Дәрестән тыш эшчәнлек! 18.09.2013

Тимершык урта мәктәбендә, дәресләрдән соң да, укучылар тавышы тынмый. "Судомоделирование" түгәрәгенә укучылар бик яратып йөри. Җитәкчеләре Илнур Габделбарович укучыларны көймә ясарга өйрәтә. Бүгенгесе көндә көймәнең төп өлешен эшләү бара. укучыларга уңышлар гына телисе кала!
-
Без - терроризмга, экстремизм һәм наркотикларга юк дибез!!! 18.09.2013

Мәктәп күләмендә терроризмга, экстремизмга, наркотикларга каршы күп төрле тематик чаралар үткәрелә. 10 нчы сыйныфта (сыйныф җитәкчесе Нуруллина З.Ф.) "Без - терроризмга, экстремизмга, наркотикларга каршы!" дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатендә укытучы укучыларга терроризм, экстремизмга карата тормыштан мисаллар китереп сөйләде, начар гадәтләрне булдырмау юлларын аңлатты. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалады. Укучылар эчтәлекле презентация карадылар. Сыйныф сәгате бик нәтиҗәле һәм тәрбияви үтте.
-
Мәктәпнең ата-аналар комитеты утырышы! 17.09.2013

Бүген, 17 нче сентябрьдә, мәктәптә ата-аналар комитеты утырышы булып узды. Утырышта узган уку елында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, яңа 2013-2014 нче уку елына комитетның эш планы кабул ителде. Укучылар өчен булган кагыйдәләр, ашханәдә туклану, 71 нче Законның үтәлеше кебек мәсьәләләр каралды.
-
Варислар көне 16.09.2013

16 нчы сентябрь Татарстан варислары көне буларак билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә дә бу бәйрәм зурлап үткәрелде.
-
Чисталык дәресләре! 16.09.2013

16 нчы сентябрь - Бөтендөнья Җирнең озон катламын саклау көне. Шул уңайдан бүген мэктэбебездә "Чисталык дәресләре" үтте. Химия-биология укытучысы Э.Ә.Хәбибуллина 5-8 нче сыйныфларга озон катламының төзелеше, әһәмияте, аның юкаруына китерүче сәбәпләр турында презентация тәкъдим итте. Ә 9-11 нче сыйныф укучылары әлеге эчтәлектәге видео-материал белән таныштылар.



















