Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
волейбол ярышы 09.12.2013

-
"Тамчы-шоу"да без - беренче! 09.12.2013

Бүген, 9 нчы декабрь көнне, Тимершык урта мәктәбе укучылары "ТНВ" телерадиокомпаниясендә үтә торган "Тамчы-шоу" интеллектуаль уенында катнашты. Яшел Үзән районы Олы Ачасыр урта мәктәбе укучылары белән "Татар халкының милли ашлары" темасы буенча көч сынашты. Мәктәпнең "Мизгел" командасы "Якты йолдыз" командасын җиңеп, 1 нче урын яулады. Капитаннар өчен махсус ярышта команданың капитаны, 7 нче сыйныф укучысы Фатыйхова Нәзилә, 10 сорауга да дөрес җавап бирде. 8 нче сыйныф укучылары Мусин Булат, Дәүләтҗанова Айсинә дә татар милли халык ашлары, музыка уен кораллары, Санкт-Петербург шәһәре турында мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр. Укучыларны интеллектуаль уенга әзерләгән тарих укытучысы А.Х.Хаҗиевка, оештыручы педагог Р.К.Фазыловка, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Х.С.Нәҗиповага, уенда катнашкан укучыларга дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
-
Инвалидлар көне! 07.12.2013

Районда 1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр "Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр" ункөнлеге бара. Декада барышында рәсемнәр конкурсы оештырылды. Шулай ук Саба районы "Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр оешмасы" рәисе А.М.Габдрахманов белән очрашу үткәрелде. Альфред Мөхәммәтнәҗипович балаларга оешманың эшчәнлеге, районда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарның артуын, нәкъ менә аларның спорт буенча ярышларда зур уңышларга ирешүләрен ассызыклады. Очрашу ахырында кунагыбыз беркемгә дә битараф булмаска чакырды.
-
"Коррупциягә каршы көрәш атналыгы" 03.12.2013

Мәктәптә коррупциягә каршы көрәш атналыгы бара. Шул уңайдан махсус план кабул ителде, план нигезендә сыйныф сәгатьләре үткәрелә, тематик очрашулар оештырыла. Бүген, 3 нче декабрь көнне, район башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов белән очрашу үткәрелде. Ул чыгышында 2012-2014 нче елларга районның коррупциягә каршы комплекслы программасын тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында сөйләде, тормыштан мисаллар китерде. Очрашуда шулай ук Тимершык авыл җирлеге башлыгы Н.С.Вафина да катнашты.
-
Мәктәптә - почта хезмәткәрләре! 28.11.2013

Бүген Тимершык урта мәктәбендә 2014 нче елның 1 нче яртыеллыгына газета-журналларга язылу көне оештырылды. Тимершык авылы почта бүлекчәсенең хат ташучысы Вафина Гөлфәния Мидхәт кызы укытучылар коллективын федераль һәм региональ нәшриятлар белән таныштырды. Укытучылар, тәрбиячеләр хезмэт эшчәнлегендә нәтиҗәле кулланырга мөмкин булган газета-журналларны сайладылар. Беренче итеп районыбыз елъязмасы "Саба таңнары" газетасына бердәм язылдык. Шулай ук "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп", "Ялкын", "Салават күпере" журналларына, "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан", "Первое сентября", "Ачык дәрес", "Российская газета"ларына өстенлек бирелде. "Ирек мәйданы", "Юлдаш", "Акчарлак" газеталарын да үз итәләр мөгаллимнәребез.
Гомумән, газета-журналсыз бер көн дә яшәп булмый.Өстәл китабы булырдай газета-журналлардан нәтиҗәле файдаланыйк!
-
Укучылар думасы утырышы! 27.11.2013

Һәр атнаның чәршәмбесендә укучылар Думасының утырышлары үткәрелә. Көн кадагына суккан проблемаларны уртага салып сөйләшүләр, уку һәм тәртип турында сыйныф лидерларының отчетларын тыңлау, эш планын кабул итүләр буенча дәвамлы эш алып барыла. Утырышны дума спикеры Фазылова Таңсылу алып бара.
-
Спорт- начар гадәтләргә каршы көрәш чарасы! 25.11.2013

"Спорт- начар гадәтләргә каршы көрәш чарасы" акциясе кысаларында мәктәптә күп төрле чаралар үткәрелә. Мәктәптә һәр көн иртәнге гимнастикадан башланса, озын тәнәфесләрдә сыйныфлар арасында волейбол ярышлары оештырыла. Укучыларыбыз ярышларны сагынып көтеп кенә торалар. Акция ахырында, барлык үткән чараларга анализлар ясалып, җиңүчеләрне билгеләп үтәрбез. Шунысы куандыра, укучыларыбыз, сәламәтлекнең иң зур байлык икәнлеген аңлаган хәлдә, сәламәт яшәү рәвешен алып баралар.
-
Әниләр көне уңаеннан! 23.11.2013

Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә "Әниләр көне" бәйрәме зурлап билгеләп үтелә.
Мәрхәмәтле безнең әниләр,
Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез гүзәл әниләр!
Бүген, "Әниләр көне" уңаеннан, 6 нчы сыйныф укучылары (җитәкчеләре Файзетдинова З.Б.) әдәби-музыкаль монтаж белән укытучы-әниләрне котладылар, әниләргә багышлап, бай эчтәлекле презентацияләр әзерләгәннәр. Дирекция исеменнән аларга зур рәхмәт белдерелә.
-
Конференциядә зур җиңү! 23.11.2013

Мәктәптә укучыларыбыз, укытучыларыбыз тематик конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашалар. Республика күләмендә үткәрелгән экологик конференциядә 9 нчы сыйныф укучысы Ганиева Гөлчәчәк, "Водная экология и гидробиология" темасына уңышлы чыгыш ясап, II урынны яулады, Диплом белән истәлекле бүләк тапшырылды. Җитәкчесе - химия-биология укытучысы Хәбибуллина Энҗе Әнәсовна. Аларга дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә, шулай ук һәр икесенә алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Психолог белән очрашу! 19.11.2013

Мәктәптә сыйныфтан тыш чаралар план нигезендә төрле эш формалары белән алып барыла. Бүген "Начар гадәтләргә ничек каршы торырга?" дип исемләнгән тематик очрашу үткәрелде. Очрашуга Саба урта мәктәбендә 16 ел психолог булып эшләгән Сафина Әлфия Тимербаевна килде. Ул укучыларга начар гадәтләргә каршы тору юлларын тормыштан мисаллар китереп сөйләде, характер үзенчәлекләре буенча тестлар үткәрде, аларга нәтиҗә ясап, укучыларга олы тормыш юлында югалып калмау, ихтыяр көче тәрбияләү турында тәфсилләп аңлатты. Лекциядән соң, теләкләре булган укучылар белән индивидуаль эш алып барды.
Гомумән алганда, укучылар әлеге очрашудан бик канәгать калдылар,кайбер сорауларына җавап алдылар. Алга таба да мондый эшлекле очрашулар булыр әле.



















