Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Студентлар белән очрашу кичәсе! 01.03.2014

28 нче февраль көнне бездә мәктәпне төрле елларда тәмамлаган һөнәр ияләре, студентлар белән "Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә" дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрелде. Бәйрәмгә Саба районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна оешмасы директоры Габдрахманов Данис Рәкыйпович, Саба район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шафикова Гөлнар Илдаровна, Балалар иҗат үзәге директоры Хафизов Фидан Мидхәтович, Саба җәмгыятенең Кызыл-Мишә филиалы агрономы Мөхәммәтҗанов Дамир Вакыйфович, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Вафина Нуршат Сабирулловна, Тимершык мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Хантимеров Айдар Шаһинуровичлар чакырылды. 8-11 нче сыйныф укучылары каршында мәртәбәле кунаклар һөнәр сайлауда укучыларга теләкләрен җиткерделәр, укыткан укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Данис Габдрахманов, Фидан Хафизов, Гөлнар Илдаровна, Дамир Мөхәммәтҗановлар бертавыштан: "Тимершык мәктәбендә укуыбыз белән чиксез горурланабыз, олы тормышта үз урыныбызны яулавыбыз белән без укытучыларыбызга рәхмәтле!"-дип белдерделәр. Төрле уку йортларында укучылар студент тормышы, сессияләр турында тәфсилләп сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларын укыган уку йортларына чакырдылар. Очрашу-кичәнең икенче өлешендә "Акыл-тезген, белем-ат" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде, анда студентлар белән укучылар командалары көч сынашты. Кичә ахырында дискотека булды.
Очрашу-кичәнең күңелле мизгелләре укучыларыбыз, кунакларыбыз, студентларыбыз күңелендә эзсез калмас!
-
Бал-маскарад! 27.02.2014

Бүген, 27 нче февраль көнне, Балалар иҗат үзәгендә район укучылар думасының бәйрәме булды. Мәктәп укучылар думасының активистлары катнашында үткәрелгән бал-маскарадта бездән дә 5 укучы катнашты. Гаттарова Илзидә, Галимов Альберт, Фазылова Таңсылу, Загидуллин Искәндәр, Закарова Эльмиралар бәйрәмне бик ошатып кайттылар. Ә Эльмира белән Искәндәр бал биюен бик матур, оста биеделәр. Бәйрәмдә дума активистларын котладылар.
-
"Аҗаган" уены! 26.02.2014

Хәрби-патриотик айлык дәвам итә. Бүген, 26 нчы февраль көнне, мәктәптә "Аҗаган" уены үткәрелде. Уенга "Зәңгәрләр" һәм "Яшелләр" командалары ныклы әзерлек белән килгәннәр. Байрак эзләү барышында командалар арасында "сугышчан" ярышлар (миналар эзләү, ату, яралыларны ташу, һ.б.) оештырылды. Күп төрле сынауларны үтеп, "Яшелләр" командасы байракны эзләп таптылар. Димәк, "Аҗаган" уенының җиңүчесе дә - алар! Котлыйбыз, булдырдыгыз! Уенда һәр ике команданың да оешкан төстә катнашулары бик сокландырды.Гомумән, айлык бик нәтиҗәле үтә.
-
Бадминтон ярышы! 26.02.2014

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә спорт ярышлары дәвам итә. 25 нче февраль көнне "Зәңгәрләр" белән "Яшелләр" командаларының кызлары арасында бадминтон ярышы үткәрелде."Зәңгәрләр" командасыннан Нотфуллина Рәзинә (8 кл.) - 1нче урын, Дәүләтҗанова Айсинә (8 кл.)-2 нче урын, Нуриева Ләйсәния (7 кл.)- 3 нче урын, "Яшелләр" командасыннан Галимҗанова Энҗе (6 кл) - 4 нче урынга лаек булдылар. Шулай итеп, "Зәңгәрләр" командасы җиңү яулады. Һәр ике командага алга таба уңышлар телибез.
-
Маршировка! 24.02.2014

Бүген, 24 нче февраль көнне, хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә 2-11 нче сыйныфлар арасында маршировка үткәрелде. Барлык сыйныфлар да ныклы әзерлек белән килгәннәр. ТИН фәне укытучысы А.Г.Биктимиров, нәтиҗә ясап, укучыларга, сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Мәктәп директоры И.Г.Дәүлиев, өлкән сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп: "Сез инде бүгеннән солдат хезмәтенә әзер икәнлегезне күрсәттегез, булдырдыгыз!"- дип үз бәясен бирде. Гомумән, мәктәптә хәрби-патриотик айлык югары дәрәҗәдә үтә, алда әле "Аҗаган" уены көтә.
-
Ватанны саклаучылар көне! 21.02.2014

Бүген мәктәптә, "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан, тематик очрашу-кичә үткәрелде. Очрашуга Әфган һәм Чечня җирендә хезмәт иткән Гарифуллин Илдус, Юмагулов Ильяс, Ибатуллин Әнвәр, Хафизов Наис, Таһиров Минзакирлар чакырылды. 5 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Айдар Ханифуллович) кунаклар хөрмәтенә, мәктәбебезнең ир-егет укытучылары һәм укучыларын бәйрәм белән котлап, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. "Зәңгәрләр" белән "Яшелләр" командалары арасында "Ягез әле, егетләр" бәйгесе булды. Кунаклар, балалар алдында чыгыш ясап, укучыларга тырышып укырга, тыныч тормышның кадерен белергә кирәклеген әйттеләр. Очрашу-кичә матур үтте. Бәйрәмне оештырган һәм нәтиҗәле үткәргән өчен, 5 нче сыйныф укучыларына, җитәкчеләре, тарих укытучысы А.Х.Хаҗиевка дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
-
Кышкы олимпиада уеннары! 20.02.2014

Тимершык урта мәктәбендә кышкы олимпиада уеннары буенча тематик сөйләшүләр, фикер уртаклашулар даими булып тора. Уеннарның барышын күзәтәбез, борчылабыз, сөенәбез. Бүген 3-4 нче сыйныфлар өчен тарих укытучысы А.Х.Хаҗиев "Олимпия уенары тарихы" дип исемләнгән тәрбияви чара үткәрде. Чара файдалы һәм нәтиҗәле үтте.
-
Хоккей ярышы! 20.02.2014

Хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген "Зәңгәрләр" белән "Яшелләр" командалары арасында хоккей ярышы оештырылды. Укучылар ныклы әзерлек алып бардылар. Уен бик матур һәм үзенчәлекле булды. Ярыш ярыш инде. Кемдер җиңелә, кемдер җиңә. "Зәңгәрләр"командасы җиңү яулады. Афәрин дибез. Һәр ике командага да зур уңышлар телибез.
-
Кызлар арасында баскетбол ярышы 19.02.2014

Хәрби-патриотик айлык кысаларында "Зәңгәрләр" белән "Яшелләр" командалары арасында спорт төрләре буенча ярышлар үткәрелә. Бүген кызлар арасында баскетбол ярышы оештырылды. Уен искиткеч булды. Кызлар бик тырыштылар. Ярышта "Зәңгәрләр" командасы җиңде. Ике командага да зур рәхмәт, алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Командалар арасында волейбол ярышы! 17.02.2014

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген кызлар арасында волейбол ярышлары үткәрелде. "Яшелләр" командасы "Зәңгәрләр" командасын җиңде. Һәр ике командага да алдагы ярышларда уңышлар телибез!



















