Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 158 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Ялкын" бию төркеменең уңышы! 24.04.2014

Саба районында өстәмә белем бирү түгәрәкләре буенча тематик бәйгеләр даими оештырыла. "Сәләтле балачак - өметле киләчәк" дип исемләнгән конкурста мәктәбебезнең "Ялкын" бию төркеме рус халык биюе белән катнашты һәм 2 нче урын яулады. Укучыларга һәи җитәкчеләре И.Р.Фазылҗановка зур рәхмәт белдерелә, алга таба да зур уңышлар тели.
-
Укучыларыбыз уңышы
24.04.2014
Бүген бер төркем укучыларыбыз Байлар Сабасында Сәләтле балалар мәктәбендә үткәрелгән "Филология, мәдәният, тарих: яңа караш" дип аталган I зона фәнни-гамәли конференциясендә катнашып кайттылар. Уңышларыбыз да байтак: "Әдәби иҗат һәм сәнгатьле сөйләм" номинациясендә 2 нче сыйныф укучысы Хаҗиева Айлия 2 нче урын (укытучысы Мусина Г.Ф.), 3 нче сыйныф укучысы Фатыйхова Миләүшә 1 нче урын алдылар (укытучысы Галимова Г.Х.); "Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясендә 4 нче сыйныф укучысы Хисаметдинова Элина 3 нче урынны алды (укытучысы - Фәлванова А.Ф.); "Татар филологиясенең актуаль проблемалары" секциясендә 7 нче сыйныф укучысы Нуриева Ләйсәния 2 нче урын (укытучысы Миннеханова М.Ф.); "Татар әдәбиятының актуаль проблемалары" номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Гарифуллина Илсинә 3 нче урынны алдылар (укытучысы Нуруллина З.Ф.). Шулай ук 3 нче сыйныф укучылары Гарифуллина Айзилә, Гараева Рәзиләләр (укытучылары Галимова Г.Х.), 10 нчы сыйныф укучысы Фазылова Зәринә (укытучысы Валиева Г.Р.) бик матур чыгыш ясап, конкурсның Сертификатына ия булдылар. Барлык катнашкан укучыларыбызны чын күңелдән тәбрик итәбез, алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
"Юлларда имин бул!" 23.04.2014

Бүген, 23 нче апрель көнне, мәктәптә Балаларны яклау көннәре кысаларында "Юлларда имин йөр!" дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Чараны 6 нчы Б сыйныфы укучылары җитәкчеләре Хазиева Ә.Г. белән файдалы һәм нәтиҗәле итеп оештырдылар. Башта тематик видеофильм күрсәтелде, фильм буенча викторина сорауларына җавап бирелде. 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар арасында интеллектуаль уен булды. Кунак булып килгән ГИБДД хезмәткәре Илнур абыйлары Насыйбуллин белән Гүзәл апалары актив укучыларга бүләкләр бирделәр, Илнур абыйлары юл фаҗигаләрен булдырмый калу серләренә төшендерде. Сыйныфтан тыш чараны әзерләгән өчен сыйныф җитәкчесе Хазиева Ә.Г.га, 6 нчы сыйныф укучыларына дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә. Мондый чаралар, чыннан да, юл фаҗигаләрен булдырмый калуда әһәмиятле урын алып тора.
-
Математик бәйге 22.04.2014

Бүген, 22 апрель көнне, 6а һәм 6б сыйныфлары катнашында "Крестики - Нолики" дип исемләнгән математик ярыш үткәрелде. Укучылар математика буенча көч сынаштылар. Балалар укытучылары Михайлова Нурия Альхамовнаның сорауларына дөрес, төгәл җавап бирделәр, төрле авырлыктагы мәсьәләләр чиштеләр. Чара кызыклы, мавыктыргыч һәм укучылар өчен файдалы булды.
-
Түгәрәк эшчәнлеге! 22.04.2014

Мәктәптә укучылар өчен күп төрле түгәрәкләр үткәрелә. Кызларның яратып йөри торган "Оста куллар" түгәрәге сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бик тә нәтиҗәле үтә диясем килә. Кызларның инде иҗат җимешләре әзер. 5 нче сыйныф укучылары Шамилова Инзилә - жилет, Карамова Рәзинә һәм 3 нче сыйныф укучысы Кәримуллина Илсинә бик матур киезләр бәйләгәннәр. Барысы да кул эшләре белән утыралар, өйрәнәләр, бик тырышалар. Җитәкчеләре Рәсимә Галихановна шөгыльнең һәр темасын җентекләп аңлата, кызыксындыра белә. Түгәрәккә йөрүче кызлар үзенә бик тә рәхмәтле.
-
Күңелле өмә! 19.04.2014

Бүген, 18 нче апрель көнне, мәктәптә зур өмә оештырылды. Һәр кеше эш кораллары белән килгән. Барлык укучылар, укытучылар мәктәп биләмәсен җыештырдык: карлар таратылды, кар астыннан чыккан чүп-чарлар җыелды. Мәктәп биләмәсе чистарып калды. Әле алда өмәләр күп булыр!
Тырышып эшләгән укучыларга, укытучыларга дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелде.
-
Татар кызы бәйгесе! 16.04.2014

Тимершык урта мәктәбендә тәрбияви һәм ял итү чаралары даими оештырыла. 16 нчы апрель көнне "Татар кызы" бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 7 нче сыйныф укучысы Нуриева Ләйсәния, 8 нче сыйныфтан - Дәүләтҗанова Айсинә, 9 нчы сыйныфтан - Фазылова Таңсылу, 10 нчы сыйныфтан Фазылова Зәринәләр катнашты. Кызлар үзләре белән таныштырдылар, аларны шулай ук сыйныфташлары да яклап чыгыш ясадылар. Осталык, уңганлык, тапкырлык-зирәклек, белем, сәнгать буенча бәйге турларын кызлар бик уңышлы үтте. Кул эшләрен дә тәкъдим иттеләр. Татар әкиятләрендәге Зөһрә, Айсылу, Гөлчәчәкләрдән бер дә ким түгелләр. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
1 нче урын - Фазылова Зәринә
2 нче урын - Нуриева Ләйсәния
3 нче урын - Дәүләтҗанова Айсинә белән Фазылова Таңсылу
Дирекция исеменнән бәйгедә катнашучы кызларга Грамота белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бар яктан да булган, укуда да сынатмаган бу кызларны җиңүләре белән кайнар котлыйбыз, укуларында уңышлар телибез. Афәрин, кызлар!
Бәйрәмнең икенче өлешендә дискотека булды. Укучылар рәхәтләнеп биеделәр, ял иттеләр.
-
Үз уеныбыз 15.04.2014

Бүген 7 - 8 нче сыйныф укучылары катнашында математик бәйге - " Үз уеныбыз" үткәрелде. Уенда ике команда көч сынашты. Һәр команданың уенчылары сорауларга дөрес җавапларын бирә алдылар. Уен күңелле һәм, әлбәттә, укучылар өчен файдалы булды. Математик ярышны Михайлова Н.А. үткәрде.
-
Тимурчылар хезмәте! 14.04.2014

Мәктәбебез тимурчылары гел хезмәттә. 8 нче сыйныф укучылары Ветеран укытучы Сәфәргалиева Шәмсегөл апага йорт эшләренә ярдәм итәргә бардылар. Дәүләтҗанова Айсинә, Нотфуллина Рәзинә, Гомәров Айнур, Мусин Булатлар ишекалдындагы карларны тараттылар, вак-төяк эшләргә булыштылар. Ветеран укытучы укучыларга зур рәхмәтләрен җиткерде. "Аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, тырышып укыгыз,"- дип теләкләрен җиткерде.
-
Тоталь диктант 12.04.2014

Бүген безнең мәктәп укучылары Россия күләмендә барган "Тоталь диктант" акциясенә кушылып, бердәм диктант яздылар. Диктантны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валиева Г.Р. яздырды. Укучыларның грамоталылыгын арттыру, белемле булуның әһәмиятен аңлау өчен мондый чараларның йогынтысы зур.



















