Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Батырлык дәресләре 30.10.2014

7 ноябрьдә Россиядә хәрби дан көне билгеләп үтелә. 1941 елның 7 ноябрендә, ил өчен сугышның иң авыр көннәрендә Кызыл мәйданда үткәрелгән хәрби парад зур хәрби-сәяси әһәмияткә ия була, гаскәрләрнең мораль рухын күтәрә, илебез халыкларының җиңүгә ышанычын ныгыта. Сугышчылар парадтан туп-туры фронтка китәләр. 29нчы октябрь көнне Тимершык урта мәктәбендә Мәскәүдә, Воронежда һәм Куйбышевта 1941нче елның 7нче ноябрендә үткәрелгән Хәтер парадының 71 еллыгына багышланган Батырлык дәресләре кысаларында, тарих укытучысы Айдар Ханифуллович 9-10 сыйныфлар өчен тарихи уен-викторина уздырды.
-
Якташыбыз - Шәүкәт ага Биктимиров! 28.10.2014

Бүген, 28 нче октябрь көнне, театр артисты, якташыбыз, районыбыз горурлыгы Шәүкәт ага Биктимировның туган көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан мәктәптә күп төрле чаралар үтте. Мәктәп радиосыннан "Шәүкәт абый, онытмыйбыз Сезне!" дип исемләнгән радиорепортаж булып узды. Шулай ук мәктәп китапханәсендә тормыш юлын, иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе куелды. Оештыручы педагог Ләйсән Зөфәровна укучылар өчен үткәрелгән конференциядә викторина сораулары әзерләгән иде, укучыларыбыз Шәүкәт Биктимировның тормыш юлын, иҗатын яхшы беләләр. Ел саен районда Ш.Биктимиров исемендә республикакүләм театр конкурсы үткәрелә. Тимершык урта мәктәбенең яшь артистлары ел да конкурста актив катнаша, бу уку елы өчен дә әзерлек башланды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Ф.Миннеханова җитәкчелегендә бер төркем укучылар Туфан ага Миңнуллин иҗаты буенча спектакль әзерлиләр. Аларга уңышлар телибез!
-
Баскетбол ярышлары! 28.10.2014

Спартакиаданың район туры ярышларына әзерлек максатыннан, бүген Тимершык урта мәктәбендә кызлар һәм егетләр баскетбол командалары арасында ярышлар үткәрелде. Җитәкчеләре Ш.Х.Шакиров менә шулай укучыларны ярышларга әзерли.
-
Санкт-Петербургта! 25.10.2014

Тимершык урта мәктәбенең бер төркем укучылары "Моя Россия: град Петра" программасы буенча Санкт-Петербург шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Ул - Россиянең культура үзәге. Укучыларыбызны бик җылы кабул иттеләр, алар бар уңайлыклары булган гостиницада урнаштылар. Экскурсия вакытында бай тарихлы музейлары, театрлары белән таныштылар. Эрмитажда булдылар. Петергофта булган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Гомумән, укучылар рус культурасы белән якыннан таныштылар. Экскурсияне оештыруда ярдәм иткән район мәгариф бүлегенә, мәктәп администрациясенә, укучыларыбызга җитәкчелек иткән тарих укытучысы А.Х.Хаҗиевка, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р.Вәлиевага, Тимершык авылы фельдшеры З.Ф.Нуриевага, әти-әниләргә зур рәхмәт.
-
Өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшчәнлеге! 22.10.2014

Мәктәптә өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшчәнлеген уңай яктан билгеләп үтәсе килә. Һәр түгәрәк эшчәнлеге махсус программа нигезендә алып барыла. Атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәрендә укучыларыбыз "Шахмат" түгәрәгенә йөриләр. Алар бу көнне бик яратып көтеп алалар, җитәкчеләре инглиз теле укытучысы Л.Р.Якупова балаларны шахмат уйнау серләренә өйрәтә, махсус презентацияләр әзерләп килә. Үзара ярышлар үткәрә. Шахмат уйнау баланың фикерләү сәләтен үстерә, дустанә мөнәсәбәт урнаштыра. Түгәрәккә йөрүче укучыларыбыз арасында район, республика ярышларында да катнашып, нәтиҗәле чыгыш ясауларына өметләр баглыйбыз.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе бара! 22.10.2014

2014 нче елның 13 нче октябреннән 13 нче ноябренә кадәр республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе бара. Акция кысаларында мәктәп күләмендә план кабул ителде. Сәламәт яшәү рәвешен сайлау-һәркемнең иң изге бурычы һәм аның бәхетле киләчәге! "Уңышка юл" программасы буенча әти-әниләрдән анкеталар алынды. Бүген 5-6 нчы сыйныфлар өчен "Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм!" темасы буенча сөйләшүдә начар гадәтләргә каршы торучанлык турында аңлатылды. Презентация һәм видеофильм буенча укучылар үзләренә кирәкле күнекмәләр алды.
-
"Зариф" чишмәсенә шефлык! 20.10.2014

Без - табигать балалары! Табигать безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Тимершык авылында чишмәләр бик күп. Алар сыйныфларга бүлеп бирелде. Елның төрле фасылларында да укучыларыбыз чишмәгә бик теләп шефлык итә. 5 нче сыйныф укучылары авылыбызның "Зариф" чишмәсен карап-чистартып тора. Шимбә көнне чишмә буенда өмә үткәрделәр. Сыйныф җитәкчеләре Л.Р.Якупова һәм оештыручы педагог Л.З.Гафурова җитәкчелегендә чишмә биләмәсен ялт иттерделәр. Бу хезмәт мактауга бик тә лаек!
-
КЭС-БАСКЕТ ярышының район туры! 18.10.2014

Бүген КЭС-Баскет ярышының район туры булып узды. Зона этабында 1 нче урынны яулаган мәктәбебезнең данлыклы кызлар командасы район ярышында да 1 нче урынны алды. Кызларны һәм команда җитәкчесе Шакиров Ш.Х.ны кайнар котлыйбыз, алда тагы да зуррак уңышлар көтеп торсын дибез. Афәрин! Булдырдыгыз, кызлар!
-
Биюче укучыларыбыз - Республика ярминкәсендә! 11.10.2014

Бүген, 11 нче октябрь көнне, Казан шәһәрендә мәгариф оешмаларының республикакүләм ярминкәсе үткәрелде. Мәктәп коллективы ярминкәдә актив катнашты. Шәһәр халкына авылда җитештерелгән продуктлар алып барылды. Шулай ук "Ялкын" бию коллективы (җитәкчесе Фазылҗанов Ильназ Рәисович) рус халык биюе белән уңышлы чыгыш ясады.
-
КЭС-Баскет ярышы! 11.10.2014

Бүген Тимершык урта мәктәбендә КЭС-БАСКЕТ ярышының зона этабы үткәрелде. Шыңар, Мичән, Симет, Тимершык мәктәпләренең кызлар һәм егетләр командалары ярышты. Мәктәбебезнең кызлар командасы 1 нче, егетләр командасы 2 нче урын яулады. Укучыларыбызга, җитәкчеләре Шакиров Шамил Хәсәновичка афәрин дибез һәм район этабы ярышларында зур уңышлар телибез!



















