Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Тимурчылар һәрчак хезмәттә! 23.03.2015

Мәктәбебез тимурчылары һәрчак хезмәт итә, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәребезгә ярдәмгә ашыга. Язгы көннәрдә эш күп, кар таратырга, боз чабарга, йорт биләмәсен кардан арындырырга кирәк. 10 нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Вәлиева Г.Р.) Тимершык урта мәктәбендә гомер буе балаларга рус теле укыткан Елена апа Мирзовнага шефлык итә. 19 нчы март көнне дә укучылар аның янына бардылар, хәл-әхвәл сораштылар һәм күп кенә эшләрен башкардылар. "15 көнлек эшемне бик яхшы итеп эшләдегез, әти-әниләрегезгә, үзегезгә зур рәхмәт, миңа эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә яхшылык булып кайтсын, бәхетле булыгыз!"- дип изге теләкләрен җиткерде.
-
Бергә-бергә күңелле 19.03.2015

Шушы көннәрдә 4нче сыйныф укучылары тагын бер чара оештырдылар. Алар Гөлчәчәк Хөснулловна һәм Ләйсән Зуфаровна җитәкчелегендә Тимершык “Кояшкай” балалар бакчасында “Нәниләр һәм без” исеме астында акция уздырдылар. Мәктәп укучылары нәниләргә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 9 Май открыткалары ясарга өйрәттеләр. Нәниләр бик яратып эшләделәр. Үз чиратында бу чара безнең укучыларга үзләрен өлкәнрәк һәм җаваплырак итеп хис итәргә ярдәм итте. Чара позитив эмоцияләргә бик бай булды.
-
«Елмаю бүләк итик» акциясе 18.03.2015

Тимершык урта мәктәбе волонтерлары беркайчан да эшсез тормыйлар. “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” кысаларында районыбызның Кызыл-Мишә авылында урнашкан 8нче төрдәге махсус гомумбелем бирү мәктәп-интернатында уздырылган “Балаларга елмаю бүләк итик” акциясе шуның бер дәлиле булып тора. Волонтерларыбыз укучыларга оештыручы-педагог Ләйсән Зуфаровна белән бердәмлектә Җиңү паркының макетын ясаттылар. Парк макетын ясауга һәрбер бала үз өлешен кертте: чыршылар утыртылды, чәчәкләр үстерелде, паркның хәтта үз танклары, мәңгелек уты һәм һәйкәле дә булдырылды. Акция флешмоб бию белән тәмамланды.
-
Ветеран белән очрашу 14.03.2015

Гөлҗиһан әбидә кунакта
14 март көнне 4нче сыйныф укучылары Гөлчәчәк Хөснулловна һәм Ләйсән Зуфаровна җитәкчелегендә тыл ветераны Гөлҗиһан әбигә кункка бардылар.
Укучыларны бик сөенеп каршы алды Гөлҗиһан әби, үзенең хәтирәләре белән уртаклашты. Ул сугыш кырындагы канкойгыч бәрелешләр, анда мәңгегә ятып калган әтисе турында бәйнә-бәйнә итеп сөйләде, медальләрен күрсәтте.
– Сугыш – кара кайгы. Җиңү көне безгә бик кыйммәткә төште һәм без аны зур корбаннар биреп яулап алдык. Сезнең, яшь буынның, бу батырлыкны онытырга хакы юк. Тынычлыкның кадерен белеп яшәгез һәм тырышып укыгыз, илебезгә файдалы кешеләр булып үсегез. Ир-егетләр армия сафларында хезмәт итәргә, Туган илен сакларга яшьтән үк әзер булырга тиешләр, – диде Гөлҗиһан әби.
Ул укучыларны әти-әниләрне хөрмәт итәргә, өлкән яшьтәгеләргә карата игелекле булырга чакырды. Укучылар ветеран әбигә шундый файдалы, тәрбияви әңгәмәсе өчен рәхмәт әйтеп, тагын очрашырга насыйп булсын иде дип саубуллаштылар.
-
Дулкыннар конкурсы 11.03.2015

11 нче март көнне 4 нче сыйныф укучылары Фатыйхова Миләүшә һәм Гарифуллина Айзиләләр Мәшһүр татар шагыйре Хәсән Туфанның 115-еллыгына багышланган X Республикакүләм "Дулкыннар" конкурсының Республика турында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре Дәүлиева Гөлназ Рәшитовна.
-
"Аҗаган" уены! 07.03.2015

Бүген, 7 нче март көнне, Тимершык урта мәктәбендә "Аҗаган" уены үткәрелде. Февраль ае - хәрби-патриотик айлык, шушы уңайдан мәктәптә күп төрле чаралар планлаштырылды. ВВД һәм ВВС командалары арасында ай дәвамында волейбол, баскетбол, хоккей буенча спорт ярышлары, бугенге хәрби уенда гранаталар ату, каршылыклар аша үтү күнегүләре, яшеренгән флаглар һәм байрак эзләүләр оештырылды. Байракны 8 нче сыйныф укучысы Сорокина Эльвина эзләп тапты. Барлык нәтиҗәләр буенча ВВС командасы җиңү яулады. Команданы кайнар котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез. Хәрби-патриотик айлыкны нәиҗәле итеп оештырган һәм үткәргән өчен ОБЖ укытучысы А.Г.Биктимировка, физкультура укытучыларына дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
-
07.03.2015

Кадерле хатын-кыз укытучылар, техник хезмәткәрләр, пешекчеләребез, кызларыбыз!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык, укуыгызда һәм хезмәтегездә зур уңышлар телибез!
Бүген 6 нчы сыйныф укучылары, бәйрәм белән котлап, һәр хатын-кыз укытучыга, хезмәткәрләргә чәчәкләр белән открытка һәм концерт бүләк иттеләр. Укучыларга һәм сыйныф җитәкчеләре А.Х.Хаҗиевка зур рәхмәт.
-
Чаңгы ярышында зур уңыш! 18.02.2015

17 нче февраль көнне Саба районында мөмкинчелеклэре чикләнгән балалар арасында чаңгы ярышлары булып узды, безнен мэктэп укучысы Саматов Булат бу ярышларда II урынга лаек булды һәм 20-21 февраль коннэрендэ утәчәк Тубэн Кама шәһәрендәге ярышларга Саба җыелма командасы составында барачак. Укытучысы - Шакиров Ш.Х. Булатка алдагы ярышларда уңышлар телибез!
-
Студентлар белән очрашу! 14.02.2015

Бүген мәктәптә студентлар белән очрашу үткәрелде. Мәктәпнең чыгарылыш укучылары үзләренең уку йортлары турында, тулай торактагы күңелле тормыш турында сөйләделәр. Укыткан укытучыларына рәхмәт әйттеләр. "Ягез әле, егетләр" уен-конкурсында студентлар белән укучылар командасы үзара көч сынаштылар. Әлбәттә, дуслык җиңде. Очрашу-бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.
-
"Иң шәп әйдәман" конкурс! 11.02.2015

Бүген Тимершык урта мәктәбендә "Иң шәп әйдәман" район конкурсының зона этабы үткәрелде. Симет, Мичән, Шыңар һәм безнең мәктәп укучылары катнашты. Конкурста һәр мәктәп уңышлы чыгыш ясады. Актив әйдәманыбыз 10 нчы сыйныф укучысы Фазылова Таңсылу 3-4 нче сыйныф укучылары белән "Аулак өй" күренешен күрсәтте. Чыгыш уйланылган, нык әзерләнгән, тамашачыларга да бик ошады. Нәтиҗәләр конкурсның зона этабы үткәрелеп беткәч кенә билгеле була. Оештыручы-педагог Ләйсән Зөфәровнага, 10 нчы сыйныф укучысы Фазылова Таңсылуга, сыйныф җитәкчеләре Галимова Г.Х., Мусина Г.Ф.ларга рәхмәт белдерелә.



















