Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Последний звонок! 22.05.2015

Сегодня в МБОУ «Тимершикская СОШ» прошел традиционный «Последний звонок» - праздник, знаменующий окончание учебного года и прощание со школой.
Вот прозвенел последний звонок.
В классе закончен последний урок.
Смолкнут ребячьи сейчас голоса,
Новая в жизни их ждет полоса.
Наша школа вновь проводила учеников 11-ого класса: 4 девушек и 2 парней. На торжественной линейке выпускников поздравляли директор школы И.Г.Давлиев, учителя и родители учеников.
В праздновании «Последнего звонка» приняли участие: начальник райпо Гайнетдинов Ш.А., методист Управления образования Сабинского муниципального района Ибрагимова Ч.Р., глава сельского поселения Тимершик Вафина Н.С. Каждый из них сказал самые добрые напутственные слова в адрес выпускников школы.
Сами выпускники пожелали приходящим им на смену достойно продолжить их добрые, хорошие дела. Право дать последний звонок было предоставлено выпускнику Сафину Айнуру и 1-класснице Загриевой Алие.
-
Бөек Җиңү көненә багышланган митинг! 10.05.2015

Бөек Җиңүгә 70 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк!
Исәннәрнең кадерен белик. Үлгәннәрнең каберен белик!
Бөек Җиңүгә 70 ел дип,
Шатлык белән тибә йөрәкләр.
Тормышыгбыз матур, күңелебез тыныч.
8 нче Май көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган обелиск янында бәйрәм митингы булды. Митингка мәктәбебез белән алдан ук нык әзерләндек, 9 нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Михайлова Н.А.) венок ясады, оештыручы-педагог Л.З, Гафурова шигырьләр, музыка укытучысы Г.Р.Дәүлиева җырлар өйрәттеләр, митингта чыгыш ясадык. Митингта Бөек Ватан сугышы ветераннары, Тимершык авылы җирлеге башлыгы Н.С.Вафина, мәктәбебез директоры И.Г.Дәүлиев, районнан килгән вәкил Шәүкәт Әсгатович чыгыш ясадылар. Митингтан соң, авыл хезмәтчәннәре, укучылар көче белән Ветераннарыбызга концерт күрсәтелде, 4 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Галимова Г.Х.) "Кызыл алмалар" дигән спектакльдән өзек күрсәттеләр. Сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына хөрмәтебезне әнә шулай күрсәттек. Беркайчан да сугышлар булмасын! Бар җирдә тынычлык хөкем сөрсен!
-
Онытырга хакыбыз юк! 08.05.2015

Иртәгә Бөек Җиңү бәйрәме. Илебез Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә үз көчләрен сынадылар, осталыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Бүген мәктәп укучылары каршында Республикакүләм "Яңа караш" дип аталаган фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгыш ясаган 2 нче сыйныф укучысы Гарифуллин Гадел (җитәкчесе Гарифуллина М.М.), 4 нче сыйныф укучысы Хабибрахманова Фирүзә ((җитәкчесе Галимова Г.Х.), 8 нче сыйныф укучысы Нуриева Ләйсәния (җитәкчесе Миннеханова М.Ф.), 9 нчы сыйныф укучысы Фазылова Зәлидә (җитәкчесе Фазылова Г.Җ.) чыгыш ясады. Шулай ук V Республикакүләм нәфис сүз бәйгесендә уңышлы чыгыш ясаган 10 нчы сыйныф укучысы Фазылова Таңсылу (җитәкчесе Биктимирова Э.Г.) Э.Мөэминованың "Әткәм хатлары" шигыре, башлангыч сыйныфлар укытучысы Нургаязова Г.Х. бәйрәм көне уңаеннан үзе иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясады. Бәйрәм кичәсен тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Фазылова Г.Җ., Хаҗиев А.Х. оештырдылар. Катнашкан барлык укучылар һәм укытучыларга рәхмәт белдерәбез! Бәйрәм белән сезне!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 07.05.2015

Тимершык урта мәктәбендә Җиңү бәйрәме уңаеннан күп төрле тәрбияви чаралар, очрашулар оештырыла. Бүген 8 нче сыйныф укучылары җитәкчеләре М.Ф.Миннеханова белән берлектә "Берәүгә дә сугыш афәтен күрергә язмасын иде!!!" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Чарага укучыларның әбиләре - сугыш чоры балалары чакырылды. Сөйләшү аралашу формасында үтте, укучылар әбиләре хөрмәтенә матур шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар. Әбиләр үзләре күргән авырлыкларны, сугыш вакытындагы ачлык-ялангачлык турында ачынып сөйләделәр. Очрашу-кичәне алып баручылар Айгөл белән Артур шигъри формада әбиләргә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмнең икенче өлешендә үзләре әзерләгән спектакльдән өзек күрсәттеләр. Чарада сөйләнгән һәр сүз балаларда патриотик хис тәрбияләде. Чараны оештырган һәм матур итеп үткәргән өчен 8 нче сыйныф җитәкчесе Миннеханова Миңсылу Фәнәви кызына зур рәхмәт. Әйе, берәүгә дә сугыш афәтен күрергә язмасын! Балачакны сугыш урламасын иде!
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 06.05.2015

Тимершык урта мәктәбендә, Җиңү бәйрәме уңаеннан, тәрбияви чаралар даими үткәрелә. Китапханәдә шул уңайдан стенд ясалды. Стендка Тимершык авылы җирлегеннән Бөек Ватан сугышына киткән кешеләр турында күп мәгълүмат тупланган папкалар, медальләр куелды. 6, 7А, Б, 8, 10 нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Хаҗиев А.Х., Фәйзетдинова З.Б., Хаҗиева Ә.Г., Миннеханова М.Ф., Вәлиева Г.Р.) папкаларны материаллар белән тулыландырып яңарттылар. Китапханәче Гөлсинә Хасыймовна белән оештыручы педагог Ләйсән Зөфәровналар да зур хезмәт куйдылар. Китапханәдә Җиңү көненә багышлап тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелә, экскурсияләр оештырыла.
-
Мәктәптә - өмә! 03.05.2015

30 нчы апрель көнне мәктәптә өмә үткәрелде. Мәктәп биләмәсен чүп-чардан арындырдык, мәктәп бакчасындагы түтәлләрне тырмаладык, спорт мәйданчыгын да чүптән арындырдык. "Изгеләр" чишмәсен җыештырдык, Тимершык авылының төп урамын чистартуга үзебез зур өлеш керттек. Өмәдән беркем дә читтә калмады!
-
"Һәйкәл" акциясен үткәрү! 27.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, "Һәйкәл" акциясе үткәрелде. Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелискка эзне суытмыйбыз. Акция барышында обелискның тирә-ягын 9 нчы сыйныфлар җыештырды, тематик сыйныф сәгатьләре оештырылды. Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу үткәрелде.
-
Ата-аналар җыелышы! 25.04.2015

24 нче апрель көнне Тимершык урта мәктәбендә 1-11 нче сыйныф укучылары өчен ата-аналар җыелышы үткәрелде. "Мәктәп белән гаилә хезмәттәшлеге нигезендә балаларга дөрес тәрбия бирү һәм аларны начар гадәтләр корбаны булудан саклау юллары" темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Х.С.Нәҗипова чыгыш ясады. Җыелышта шулай ук районның балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенең өлкән инспекторы Романова Алинә Григорьевна, участок вәкаләтлесе Гатин Марат Мөрсәлимович, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Н.С.Вафиналар катнашты. Җыелышта балаларны начар гадәтләрдән саклау, дөрес тәрбия бирү буенча сүз барды. Интернет челтәрендә кеше тормышы өчен куркыныч булган сайтларга керүне тыярга кирәклеге, мәктәпнең эчке һәм тышкы кагыйдәләренең үтәлешен, кич чыгуларны контрольгә алуның зарурлыгы аңлатылды. Шулай ук җәйге чорда балалар өчен җаваплылыкның икеләтә артуы искәртелде. Балаларның җәйге ялларын оештыру буенча мәгълүмат бирелде. Җыелыш нәтиҗәле үтте.
-
"Г.Тукай - милләтебезнең якты йолдызы!" 25.04.2015

26 нчы апрель - бөек Тукаебызның туган көне. Сөекле шагыйребезнең туган көнен зурлап үткәрү традициягә әйләнде. Бүген "Г.Тукай - милләтебезнең якты йолдызы!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль монтаж үткәрелде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннеханова М.Ф. әзерләде. Шагыйрь әкиятләрендәге күп геройлар кунакка килде, хәтта "Тукай" (8 нче сыйныф укучысы Вәлиев Булат) үзе дә бәйрәмдә катнашты. Мәктәпнең сәнгатьле шигырь укучылары бик матур итеп шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар. Әдәби-музыкаль монтаж "Туган тел" җырын күмәк рәвештә башкару белән тәмамланды. Әдәби-музыкаль монтажны әзерләгән татар теле укытучылары Миннеханова М.Ф., Биктимирова Э.Г., 8 нче сыйныф укучыларына, чарада катнашкан барлык укучыларга зур рәхмәт.
-
Бөек Ватан сугышы Ветераннары белән очрашу! 23.04.2015

22 нче апрель көнне Тимершык урта мәктәбендә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу үткәрелде. Очрашуда Тимершык авыл җирлеге башлыгы Вафина Н.С., Ветераннарыбыздан Тимершык авылында гомер кичерүче Насыйбуллин Хәсиятулла Насыйбулла улы, Көек авылында яшәүче Гайфиев Шаһи Гайфетдин улы, сугыш чоры баласы, Татарстан Дәүләт музееның Байлар Сабасындагы филиалына нигез салучы, ветеран укытучы Сираҗиева Рәйсә Бәдретдин кызы катнашты. Авыру сәбәпле, Шәйхелисламов Минислам Шәйхелислам улы килә алмады, очрашудан соң, укучылар аның хәлен белеп кайттылар. Очрашуны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары җитәкчелегендә 10 нчы сыйныф укучылары алып барды. "Хореография"гә йөрүче укучыларыбыз Ветераннарыбыз хөрмәтенә матур биюләрен бүләк иттеләр. Очрашу оештыручы-педагог Л.З.Гафурова ясаган "Бөек Җиңү хатирәләре" дип исемләнгән презентация белән үрелеп алып барылды. 10 нчы сыйныф укучысы Нуруллина Назлыгөл, физика укытучысы Вәлиева Л.Ә., Тимершык авылы мәдәният йорты методисты Айдар Хантимировлар моңлы җырларын башкардылар. Очрашуда кунакларыбыз укучыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Бөек Ватан сугышына Тимершык авылы җирлегеннән 720 ир-егет киткән, шуларның 305-е туган якларына әйләнеп кайткан. Мәктәптә алар турында мәгүлүмат тупланган, укучылар һәм укытучылар көче белән альбомнар эшләнде. Сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына зур игүтибар бирелә, аларга шефлык эше һәрдаим алып барыла. батыр йөрәкле, саф күңелле затларны, сугыш чоры кешеләрен онытырга хакыбыз юк! Утлы еллар аша алар безгә тыныч тормыш бүләк иттеләр!
Ветераннар, ветераннар,
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!
Тарих белән бергә атлый
Сез яулаган мәңге даннар,
Сез китергән бөек шаннар!
Һәрберегезне якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән кайнар котлыйбыз, тыныч, бәхетле тормыш телибез! Бәйрәм белән!!!



















