Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Укучылар обелиск янында! 23.04.2015

9 нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Михайлова Н.Ә.) Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган обелискны елның төрле фасылларында да гел чистартып торалар. Язлар җиткәч, бар җирдә өмәләр башлана. Укучыларыбыз обелискның тирә-ягын чүп-чардан арындырдылар. Афәрин, укучылар!
-
День добрых рисунков! 21.04.2015

Мәктәптә "Весенняя неделя добра" акциясенең икенче көне "День добрых рисунков" темасы белән үтте. Укучылар яхшылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, матурлыкны чагылдырган бик күп рәсемнәр иҗат иткәннәр. Оештыручы-педагог Ләйсән Зуфаровна кечкенә рәссамнар белән әңгәмә оештырды. Укучыларыбыз матурлыкны күрә беләләр, яхшылыкны аңлыйлар. Афәрин, балалар! Яхшылык эшлик!
-
Класс җитәкчеләре җыелышы! 20.04.2015

Бүген, 20 нче апрель көнне, мәктәп күләмендә сыйныф җитәкчеләре өчен җыелыш үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә укучыларның мәктәпнең эчке һәм тышкы кагыйдәләрен төгәл үтәүләре, кич чыгулар һәм гаиләдә бала белән ата-ана мөнәсәбәте темалары күтәрелде. Сыйныф җитәкчеләренә һәр укучының ата-анасы белән индивидуаль эшләргә, өйләрендә даими булырга кирәклеккә басым ясалды. Җыелышны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Х.С.Нәҗипова алып барды.
-
"Весення неделя добра" акциясе башланды! 20.04.2015

Мәктәптә "Весенняя неделя добра" акциясе башланды. Атнаның 7 көнендә дә һәркем өчен кирәкле булган кешелеклелек, яхшылык, бер-береңә уңай мөнәсәбәтләр чагылыш табар. Буген акцияне атналык линейкада башлап җибәрдек һәм беренче көнен "Узып барышлый гына" дип атадык. Көн буена укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр, ашханә хезмәткәрләре бер-берсенә бары назлы караш ташладылар, кемдер дустын сыйныф ишеген ачып кертте, я сумкасын күтәреп алып барды, кемдер елмаеп дустына матур сүзләр әйтте. Әйе, бер-беребезгә игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк! Көннең уңышлы үтүе дә шуннан тора бит!
-
Ярминкәдә! 18.04.2015

Бүген Тимершык урта мәктәбендә тәрбия планы нигезендә ярминкә үткәрелде. 2-11 нче сыйныф укучылары ярминкәгә алдан әзерләнделәр, бәйләнгән башмаклар, киезләр, матур чәчәкләр, шулай ук салатлар, гөбәдияләр, тортлар, кыскасы, камыр ризыкларын күпләп алып килгәннәр. Һәр сыйныфның өстәле зәвык белән бизәлгән, исемнәр куелган. Оештыручы-педагог Ләйсән Зөфәровна махсус сценарие язды, укучылар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Укучылар үз товарларын бер-берсенә матур итеп тәкъдим иттеләр, аралашу культурасы үстерелде. Товарларына үзләре бәя куйдылар. Мондый чаралар укучыларның шәхес буларак үсешенә зур йогынты ясый, һөнәри тәрбия дә бирелә. Ярминкәнең нәтиҗәле үтүе өчен, әлбәттә, әти-әниләрнең дә хезмәте зур. Дирекция исеменнән әти-әниләргә, сыйныф җитәкчеләренә, оештыручы-педагог Л.З.Гафуровага зур рәхмәт белдерелә.
-
Җир турында без нәрсәләр беләбез? 17.04.2015

Бүген 4 нче сыйныф укучылары, өч группага бүленеп, "Җир турында без нәрсәләр беләбез?" дигән темага проектлар иҗат иттеләр һәм сыйныфташлары, экспертлар алдында үзләренең эшләрен якладылар.
-
Ветеран Хасиятулла бабайда кунакта! 17.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар даими үткәрелә. Бүген, 17 нче апрель көнне, 6 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә Насыйбуллин Хасиятулла бабай янында булдылар. Ветеранның хәл-әхвәлен сораштылар, сугыш һәм җиңү турында чын күңелдән сөйләшеп утырдылар. Хасиятулла бабай хөкүмәтебез салып биргән өйдә яши, малае белән килене тәрбиясендә көн күрә, оныклар рәхәтен тоеп, ил-көнгә рәхмәт әйтеп, гомер кичерә. Ветеран укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.
-
"Саба дулкыннары" радиосында кунакта! 16.04.2015

Бүген, 16 нчы апрель көнне, Тимершык урта мәктәбенең бер төркем укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәлимә Сәхәбиевна җитәкчелегендә "Саба дулкыннары" радиосында турыдан-туры эфирда "Мәктәпләр тормышыннан" тапшыруында чыгыш ясадылар. Тапшыруны Х.С.Нәҗипова башлап җибәрде, 6 нчы сыйныф укучысы Нәҗипова Илзидә белән 7 нче сыйныф укучысы Гыйниятуллин Илназлар аһәңле итеп алып бардылар. Тапшыруда 3 нче сыйныф укучысы Хаҗиева Айлия "Хәерле иртә", 7 нче сыйныф укучысы Фәйзетдинова Алинә "Әниемә" дип исемләнгән үзләре иҗат иткән шигыгырьләрен сөйләделәр. 2 нче сыйныф укучысы Гыйлемшина Камилә белән 6 нчы сыйныф укучысы Шамилова Инзиләләр әниләргә багышланган, 7 нче сыйныф укучысы Гыйлемшина Динә укытучыларга рәхмәт йөзеннән "Укытучым" дигән җырны башкардылар. Тапшыруда Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сөйләнде, 6 нчы сыйныф укучысы Насыйбуллина Ләйсән Хәсият бабасының сугышта күргәннәрен сөйләде, аның изге теләкләрен җиткерде. 8 нче сыйныф укучысы Сәмигуллина Зәлидә сугыш һәм тыл ветераннарына алып барылган шефлык эше турында бәян итте. Тапшыруда шулай ук белем һәм тәрбия өлкәсендәге уңышларыбыз турында да җиткердек. Гомумән алганда, укучыларыбыз зур җаваплылык тоеп, тапшыруны бер сулышта нәтиҗәле итеп алып бардылар. Турыдан-туры эфирда сөйләү үзләренә дә нык ошады, радиожурналист һөнәре белән күзгз-күз очраштылар.
"Саба дулкыннары" радиосы җитәкчелегенә, журналистларга укучыларга шундый мөмкинлек тудырган өчен без бик рәхмәтле, җаваплы эшләрендә зур уңышлар телибез.
-
Ветеран янында! 15.04.2015

Мәктәп күләмендә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, махсус план төзелде. Сугыш һәм тыл ветераннарына шефлык эше киң җәелдерелде. 13 нче апрель көнне 10 нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Вәлиева Г.Р.) Бөек Ватан Сугышы ветераны Шәйхелисламов Минислам бабай янына бардылар, аның белән әңгәмә кордылар. Минислам бабай сугыш афәтләрен сөйләде, тынычлыкның кадерен белергә чакырды. Ул кызы, оныгы һәм оныкчыклары белән матур гомер кичерә. Ветеран янында булганнан соң, күңелгә бары бер теләк килде: җир йөзендә һәрвакыт тынычлык хөкем сөрсен иде!
-
"Изгеләр чишмәсе" янында! 14.04.2015

Тимершык авылында районыбызга бик таныш булган "Изгеләр чишмәсе" бар. Урыны табигатьнең матур җирендә, суы шифалы. 13 нче апрель көнне 11 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Вәлиева Л.Ә.) "Изгеләр чишмәсе"нә бардылар. Чишмә биләмәсен чүп-чардан арындырдылар. Чишмәләр - яшәү чыганагы, кешегә табигатьнең иң зур бүләге. Мәктәптә аларга шефлык итү югары дәрәҗәгә куелган. Чишмәләрне саклыйк! Аларны кадерләгән һәркем саваплы эш башкара.



















