Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Барысын да белергә хакым бар!" 22.09.2014

18 нче сентябрьдән 22 нче сентябрьгә кадәр мәктәптә "Дети России" дип исемләнгән профилактик чаралар үткәрелде. Заман афәте булган, сәламәтлеккә зыян сала торган наркотикларның һәр төрлесеннән балаларны саклау өчен тематик акцияләр даими үткәрелеп тора. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, сыйныф сәгатьләре, очрашулар оештырыла. "Барысын да белергә хакым бар" дип исемләнгән интернет-дәресләр үткәрелде, видеофильмнар карадылар, барлык укучыларга тәмәке, алкоголь һәм наркотиклар белән бәйле проблемалар туган очракта шалтыратырга мөмкин булган ышаныч телефоны номерлары кабат искә төшерелде. Бу чаралар нигезендә укучылар кеше гомеренең иң кыйммәтле нәрсә икәнлегенә тагы бер кат инандылар.
-
Чишмәләргә шефлык итү - изгелек! 20.09.2014

Мәктәптә чишмәләргә шефлык итүнең мөһим икәнлеген һәр бала яхшы аңлый. 19 нчы сентябрьдә 8 нче сыйныф укучылары җитәкчеләре М.Ф.Миннеханова белән "Изгеләр чишмәсен" җыештырып кайттылар. Аның шифалы суын эчеп, күпләр сихәтләнә.
-
Кросс наций 20.09.2014

Хәрәкәттә – бәрәкәт. Йөгергәч, сулышлар иркенәеп, аяклар җиңеләеп китә. Җиңел атлетика өчен бары теләк кенә кирәк. Ярыш принцибы салынмаган иң яшь проектларның берсе булган “Милләтләр кроссы” шушы максатка инде ун елга якын хезмәт итә. Быел Тимершык урта мәктәбендә “Милләтләр кроссы-2014” беренче тапкыр яңа бина янында үтте. Ул көнне көзге яңгыр да тыелып торды. Ул көнне укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр – барысы да стартка басты.
-
"Көзге кросс-2014"! 15.09.2014

Мәктәптә "Көзге кросс-2014" старт алды. 13 нче сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында кросс үткәрелде. Укучыларыбыз бик актив катнашты. Чараны үткәргән физкультура укытучылары - Ш.Х.Шакиров һәм А.Г.Биктимировка рәхмәт белдерелә.
16 нчы сентябрьдә кросс 5-8 нче сыйныфлар өчен үткәрелә.
-
15 нче сентябрь - Варислар туган көн! 15.09.2014

Бүген - Татарстан Варислары берлегенең туган көне. Шушы уңайдан мәктәптә Шәүкәт Биктимиров исемендәге балалар оешмасының җыены үткәрелде. Һәр отряд чыгышын карадык, шуннан соң 2 нче сыйныф укучыларын эзтабарга, ә 5 нче сыйныф укучыларын вариска алдык. Аларга 7 нче сыйныф укучылары галстуклар тактылар. Укучыларыбыз үзләренә зур җаваплылык алдылар. Җыенның икенче өлеше Тимершык авылының иң гүзәл урынында - Вәкил тугайлыгында дәвам итте. Укучылар, отряд җырлары җырлап, төрле күңелле уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Чишмәләр - яшәү чыганагы! 09.09.2014

Мәктәптә тимурчылык эшенә зур игътибар бирелә. Чишмәләргә шефлык итү- мөһим эш. 6 нчы сыйныф укучыларының сыйныф сәгате (җомга көнне) авылыбызның "Сабир" чишмәсе янында үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Хаҗиев А.Х. чишмәләр, аларның килеп чыгышлары, шифалы суының халыкка файдасы турында сөйләде. Шуннан соң чишмә биләмәсе чистартылды, улаклары юылды. Сыйныф сәгате файдалы һәм нәтиҗәле үтте.
-
Сыйныф сәгатьләре - табигать кочагында! 09.09.2014

Мәктәптә атнага бер мәртәбә махсус график нигезендә тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелә. 8 нче сентябрьдә 7 нче Б сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Хаҗиева Ә.Г.) тәрбия сәгатен авылыбызның бик матур җирендә урнашкан "Алый чишмәсе" янында үткәрделәр. Алар экологик сукмак буйлап чишмәгә бардылар, аның тарихы турында сөйләштеләр, чишмә кырыйларын чүп-чардан арындырдылар.
-
Беслан вакыйгаларына - 10 ел! 03.09.2014

Бүген Бесланда булып узган канкойгыч вакыйгаларның булуына 10 ел тулды. 2004 нче елның 1 нче сентябрендә чечен сугышчылары Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге мәктәптә 1100 ләп укытучыны, укучыны, аларның туганнарын тотык итеп алды. 330дан артык тотык, шул исәптән 186 бала һәлак булды.
Шушы уңайдан мәктәптә сыйныф сәгатьләре үткәрелде, укучылар презентацияләр, видеофильмнар карадылар. Тарих укытучысы А.Х.Хаҗиев укучыларга Беслан вакыйгаларының килеп чыгуын, фаҗигале хәлләрне сөйләде. Бүгенге тынычлыкның кадерен белергә, тырышып белем алырга чакырды. .
-
Мәктәптә "Балалар куркынычсызлыгы"айлыгы бара. 03.09.2014

Мәктәптә "Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы бара. Бүген 1-11 нче сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләре буенча ОБЖ укытучысы А.Г.Биктимиров аңлату эшләре алып барды. Өйдән мәктәпкә, мәктәптән өйгә кайту юлында төгәл үтәргә тиешле кагыйдәләр искә төшерелде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара нәтиҗәле үтте.
-
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2014

Хөрмәтле укытучылар, хезмәткәрләр, әти-әниләр, укучылар!!!
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме! Һәркемгә якын булган матур бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз.
Яңгырый бүген һәр төбәктә
Көмеш кыңгырау чыңы.
Мәктәпләргә рәхим ит әйдә,
Яңа уку елы!
Яңа уку елында һәркемгә иҗади уңышлар, ак бәхетләр, шатлык-куанычлар телибез.
Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейкага Саба районы капиталь ремонт һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе И.Б.Таипов, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Н.С.Вафина, район мәгариф бүлеге методисты Ч.Ф.Ибраһимова, ООО "Саба"ның 6 нчы филиалы зоотехнигы А.Ф. Нәгыймов, ООО "Болгар" генераль директоры Р.Г.Ахунҗанов, хөрмәткә лаек Ветеран укытучыларыбыз катнашты. Бу уку елында 1 нче сыйныфка 13 бала (Миңгәр башлангыч мәктәбенә - 1 укучы) укырга керде. Бәйрәмдә җәйге чорда эшләгән укучыларыбызга оешма җитәкчеләре тарафыннан акчалата бүләкләр тапшырылды, нәни дусларыбызга шулай ук изге теләкләр белән бергә уку-кирәк әсбаплары бүләк ителде.
Тантаналы өлештән соң, һәр сыйныфта "Батырлык" дәресләре үткәрелде, шулай ук физик тәрбия укытучылары "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы турында чыгыш ясадылар, нормативлар белән таныштырдылар.
Бәйрәм белән!



















