Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Волонтерлар акция үткәрә! 09.12.2014

Тимершык урта мәктәбе волонтерлары һәрвакыт хәрәкәттә. Инвалидлар декадасы уңаеннан, ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгырталар, булышлык күрсәтәләр. Бүген алар районыбызның Кызыл-Мишә авылында урнашкан 8 нче төрдәге махсус гомумбелем бирү мәктәп-интернатына бардылар һәм "Яңа елга бүләкләр" акциясе үткәрделәр. Акция барышында алар тренинглар оештырдылар, һәр укучы белән якыннан таныштылар. Аннары кар бөртекләре һәм гирляндалар ясарга өйрәттеләр. Шулай ук Яңа елга яңа төр биюне дә укучылар бик тиз отып алдылар. Укучыларның күңелләре күтәрелде, алар волонтерларга рәхмәтләр әйттеләр. Волонтерлар үз эшләреннән бик канәгать калдылар.
-
Һөнәри эшчәнлек 08.12.2014

Тимершык урта мәктәбенең 8, 10 нчы сыйныф укучылары бүген Лесхозга экскурсиягә бардылар. Экскурсия һөнәри юнәлеш бирү максатыннан оештырылды. Саба районының халыкны эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе, Тимершык урта мәктәбе чыгарылыш укучысы Д.Р.Габдрахманов автобуста ук Лесхоздагы оешмалар турында сөйли барды. Лесхозда урманчылыкта булдык. Анда, күркәдән орлык ясаудан алып, агачны устерү, аннан чимал ясау технологияләре турында бик тәфсилләп сөйләделәр. "Урман музее"нда, "Нарат" боз сараенда булу укучыларда зур тәэсирлэр калдырды. Экскурсияне оештыручыларга зур рәхмәт белдерәбез.
-
"Театр студиясенең" уңышлы чыгышы! 08.12.2014

Тимершык урта мәктәбендә "Театр студиясе" уңышлы эшләп килә. Аңа тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.Ф.Миннеханова җитәкчелек итә. Шәүкәт Биктимеров исемендәге III Республика театр сәнгате конкурсында, Т.Миңнуллинның "Кулъяулык" әсәрен сәхнәләштереп, II урын яуладылар. Ныклы әзерлек үз нәтиҗәсен бирде. Сәнгатьне үз иткән укучыларыбызның күп булуы безне бик сокландыра. Укучыларга (8 һәм 9 нчы сыйныф укучылары) һәм аларны әзерләгән җитәкчеләре М.Ф.Миннехановага дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә, алга таба да иҗади уңышлар тели.
-
Әниләрне кадерлик! 05.12.2014

Бүген 1-2 нче сыйныфлар өчен Әниләр бәйрәме үткәрелде. Укучылар әниләргә багышлап концерт куйдылар, ясаган бүләкләрен бирделәр. Җыр, шигырь, бию белән аралашып алып барылган бәйрәм бик матур үтте.
-
Әниләребезне бәйрәм белән котладык! 04.12.2014

Мәктәптә сыйныфтан тыш чаралар даими үтеп тора. Әниләр бәйрәме уңаеннан, мәктәптә "Әнием, кояш белән тиңлим сине!" дигән әдәби-музыкаль монтаж үткәрелде. 3-4 нче сыйныфларның әниләре килде. Бәйрәмдә изге теләкләр, матур сүзләр, дәртле биюләр, моңлы җырлар башкарылды. Һәр бала әнисенә, бәйрәм белән котлап, үзе ясаган бүләкләр тапшырды. Музыка укытучысы Гөлназ Рәшитовна, әниләргә бәйрәм сәламе итеп, үзенең яраткан "Әниемә" җырын башкарды. Бәйрәм бик матур үтте, бәйрәмне әзерләгән оештыручы-педагог Л.З.Гафуровага, сыйныф җитәкчеләре Галимова Г.Х., Мусина Г.Ф., хореограф Фазылҗанов И.Р., музыка укытучысы Дәүлиева Г.Р.ларга дирекция исеменнән рәхмәт белдерелә.
-
Без спортны яратабыз! 21.11.2014

Мәктәптә "Спорт - начар гадәтләргә каршы көрәш чарасы" дип исемләнгән акция кысаларында төрле чаралар үткәрелә, укучыларыбыз конкурска презентацияләр, рәсемнәр ясадылар, шигырь иҗат иттеләр. Спортзалда һәм мәктәпнең тренажер залында укучылар бик теләп шөгыльләнәләр. Бүген физкультура укытучысы Шакиров Ш.Х. 8-11 нче сыйныф егетләре белән тренажер залында шөгыльләнде, егетләргә штанга, гер күтәрү серләренә өйрәтте. Кызларга хоккеист кызыбыз Хөсәенова Таңсылу физзарядка ясатты.
-
Физзарядка ясыйбыз! 20.11.2014

Укучыларыбыз спортны нык ярата. Тәнәфес вакытларында физзарядкалар ясауны дәвам итәбез. Бүген физкультура укытучысы А.Г.Биктимиров 1-4 нче сыйныфларга ял минутларында физзарядка ясатты. Укучылар бик канәгать калдылар.
-
Спорт- начар гадәтләргә каршы көрәш чарасы! 19.11.2014

Ноябрь аенда "Спорт - начар гадәтләргә каршы көрәш чарасы" акциясе бара. Бу уңайдан мәктәптә махсус план төзелде. План нигезендә мәктәптә күп чаралар үтә. Спортзалда укучыларыбыз физзарядка ясыйлар, спорт уеннары уйныйлар. Бүген 1-5 нче сыйныф укучыларына физкультура укытучысы Наилә Илдаровна физзарядка ясатты, укучылар бик канәгать калдылар.
-
Бездә кунакта -"Ялкын" журналы! 19.11.2014

Бүген мәктәптә 90 еллык тарихы булган "Ялкын" журналы белән очрашу үткәрелде. Очрашуга "Ялкын" журналының әдәби редакторы Ләйсән Широва, бүлек редакторы Искәндәр Хәбибуллин, фотохәбәрче Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимовалар килделәр. Алар әдәбият-сәнгатькә гашыйк һәм иҗади укучылар белән очраштылар. Фәйрүзә Мөслимова белән Ләйсән Шировалар шигырь язу, интервью алу серләренә өйрәтсәләр, фотохәбәрче Рөстәм абыйлары фотога төшерү серләренә төшендерде. Бу очрашудан һәр ике як та бик канәгать калдылар. Эшлекле очрашу мизгелләре әле күңелләребездә озак сакланыр!
-
Быстрее, сильнее... 12.11.2014

7 ноября 2014 года в РЦДТ состоялась интеллектуально-спортвная игра «Быстрее, выше, сильнее!», где четверо наших учащихся из 6-го класса под предводительством педагога-организатора Гафуровой Лейсан Зуфаровны приняли участие.
Наша команда «Подсолнухи» смогла достойно выступить и завоевала 2-ое место, с чем мы их от всей души поздравляем. Желаем им дальнейших побед.
Пройдя 11 станций, наши учащиеся в следующих конкурсах: «Угадай мелодию», «Весёлая скакалочка», «Собери буквы», «Весёлые танцы» получили особую похвалу. Сами учащиеся остались очень довольны.



















