Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Космонавтика көне! 11.04.2015

10 нчы апрель көнне мәктәптә, "Космонавтика көне" уңаенннан, 5-6 нчы сыйныфлар арасында "Космоска сәяхәт" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 6 турдан торды, укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, сәяхәткә кирәкле җиһазларны сайладылар, радиограмманы чиштеләр. Тормышчан ситуацияләрне мимика һәм жест ярдәмендә күрсәттеләр. "Восход" һәм "Союз" командалары сынатмадылар, бәйгедә дуслык җиңде. Уенны физика укытучысы Л.Ә.Вәлиева үткәрде.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 07.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, мәктәп күләмендә күп төрле чаралар үткәрелә. Бүген 1-4 нче сыйныфлар өчен оештыручы-педагог Л.З.Гафурова "Җиңү бәйрәме" дип исемләнгән видеоролик күрсәтте. Укучылар белән әңгәмә оештырды. Укучылар бик кызыксынып карадылар, әңгәмәдә актив катнаштылар.
-
Тимурчылар һәрвакыт хезмәттә! 03.04.2015

Мәктәптә тимурчылык эше бер дә туктап тормый. Укучылар ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә баралар, хәл -әхвәл сорашалар, йорт эшләренә булышалар. 7 нче Б сыйныфы ялгыз яшәүче Маһинур апага бардылар, йорт эшләренә ярдэм иттелэр, ишек алдындагы бозны чаптылар. Әбекәй укучыларга, әти-әниләренә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. "Бер рәхмәт мең бәладан коткарыр" дигән халык. Дирекция исеменнән дә укучыларга, сыйныф җитәкчеләре Әлфия Галинуровнага рәхмәт белдерә.
-
Әкиятләр илендә! 03.04.2015

Мәктәп китапханәсендә укучылар белән әледән-әле кичәләр, китап укучылар конференцияләре үтеп тора. "Балалар китабы" көннәре уңаеннан, бүген Г. Х. Андерсенның әкиятләре турында әдәби кичә үткәрелде. 2,3,4 нче сыйныф укучылары Г.Х.Андерсенның әкиятләре буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият геройлары турында фикер алыштылар. Оештыручы-педагог Ләйсән Зөфәровна белән китапханәче Гөлсинә апалары укучыларны чын-чынлап әкият иленә сәяхәткә чакырдылар. Әдәби кичәдә укучылар, 4 турда актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
I урын - Хаҗиева Айлия , Гараева Айзилә - 3 кл.
II урын - Мусина Илсинә - 4 кл.
III урын - Фатыйхова Миләүшә - 4 кл.
Җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылды.
-
Кошлар көне! 01.04.2015

1 нче апрель - Кошлар көне! Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200ләп, кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс антарктида да, биек тау кыяларында да, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Кошлар көне уңаеннан, биология укытучысы Хәбибуллина Энҗе Әнәсовна "Кошларның җирдәге практик әһәмияте" темасына чара үткәрде. Укучылар кошлар турында күп мәгълүматлар алдылар, интеллектуаль уенда катнаштылар.
-
Волейбол ярышында укытучыларыбызның зур җиңүе! 01.04.2015

31 нче март көнне Сәләтле балалар мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләре волейбол ярышының финал этабы узды. Ярышта үз зоналарында 1-2нче урынны алган сигез команда үзара көч сынаштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча, Сәләтле балалар мәктәбе 4нче, Тимершык урта мәктәбе 3 нче, К.С.Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе 2 нче һәм Югары Симет урта мәктәбе 1 нче урынны яуладылар.Командаларга мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакиров грамота һәм акчалата бүләк тапшырды. Булдырдыгыз, афәрин!!!
-
Волейбол ярышында укучыларыбыз уңышлары! 01.04.2015

26 -29 март көннәрендә Алексеевск районында ТР укучыларының X спартакиадасы кысаларында 1999-2000 елгы егетләр һәм кызлар арасында волейбол ярышы үткәрелде. Зона ярышларында җиңү яулаган Алексеевск, Апас, Аксубай,Балтач, Буа, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Саба, Сарман, Тәтеш, Чирмешән муниципаль районнарыннан командалар килде. Саба районы волейбол командасында Тимершык урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Бәйрәмов Инсаф белән Бәйрәмов Фәнис тә бар иде. Алексеевск районы командасы- 1, Мамадыш - 2, Саба районы 3 нче урын яуладылар. Укучыларыбызның, район данын яклап, волейбол ярышында уңышлы чыгыш ясаулары белән без дә бик горурланабыз. Афәрин, егетдәр! Алда тагы да зур уңышлар көтеп торсын! -
01.04.2015

Каникул көннәрендә укучыларыбыз ярышларда бик рәхәтләнеп катнаштылар һәм уңышка да ирештеләр. 28 нче март көнне Лесхоз бистәсенең “Нарат” боз сараенда 6-8 нче сыйныф укучылары арасында хоккей ярышы булды. Нәтиҗәдә Саба гимназиясе командасы беренче, Тимершык урта мәктәбе икенче, Явлаштау урта мәктәбе өченче урынны яуладылар. "Хоккей" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбызның зур уңышы бу. Җитәкчеләре Шакиров Ш.Х.ка һәм укучыларга дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
-
Физика фәне буенча уңышлар! 25.03.2015

24 нче март көнне Тимершык урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары - Нуриева Илзия, Гыйниятуллин Илназлар физика фәне буенча район күләмендә үткәрелгән уенда катнаштылар. Укучылар, 9 станция буенча хәрәкәт итеп, физиканың могҗизалы фән икәнен расладылар һәм, җиңү яулап, Грамотага лаек булдылар. Җитәкчеләре, физика укытучысы Вәлиева Л.Ә.га, укучыларга алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Фәнни-практик конференциядә- уңышларыбыз!!! 25.03.2015

Районыбызда бүген, 25 нче март көнне, якташыбыз, күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Тимершык урта мәктәбеннән "Татар филология"се секциясендә 9 нчы сыйныф укучысы Фазылова Зәлидә (җитәкчесе А.Х.Хаҗиев) - 1 нче урын, 10 нчы сыйныф укучылары Нәгыймова Айзилә (җитәкчесе А.Х.Хаҗиев), 10 нчы сыйныф укучысы Фазылова Таңсылу (җитәкчесе Э.Г.Биктимирова), 8 нче сыйныф укучысы Нуриева Ләйсәния (җитәкчесе М.Ф.Миннеханова), рус филологиясе секциясендә 9 нчы сыйныф укучысы Гаттарова Инзилә (җитәкчесе Ә.Г.Хаҗиева) сертификатка лаек булдылар. Укучыларыбыз җитәкчеләре белән берлектә фәнни-тикшеренү эшләре алып бардылар, конференциядә уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларыбыз һәм аларның җитәкчеләренә дирекция исеменнән рәхмәт белдерелә. Алга таба иҗат уңышлары тели!



















