Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Лагерьның соңгы көне!!! 25.06.2015

Лагерьның 21нче көне.
Бүген - иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе. Бер үк вакытта күңелле дә, моңсу да көн – лагерьның соңгы көне. Иртәдән үк балалар нәрсәдер яздылар, кабатладылар, ятладылар... Алар лагерь ябылышына багышланган концертка әзерләнделәр. Кемдер сценария язды, кемдер бию кабатлады, ә кемдер шигырь ятлады, кайберәүләр җыр башкарыр өчен көй эзләде. Көннең беренче яртысы шуның белән үтте. Икенче яртысында концерт булды. Шулай югары нотада “Шатлык” ял һәм сәламәтләндерү лагеры быелгы сменасын тәмамлады.
-
Лагерьның 20 нче көне! 24.06.2015

Бүген - лагерьның 20 нче көне! Балалар шатланып лагерьга килделәр. Көн матур гына башланып китте, иртәнге зарядка, витаминга бай иртәнге аш... Бүген "Шатлык" ял һәм сәламәтләндерү лагерында ГТО нормалары тапшыру буенча фестиваль үткәрелде. Балалар бик шатландылар, физрук Альберт абыйлары Гыйльмуллович эшне бик оешкан төстә алып барды. Фестиваль әле иртәгә дә дәвам итә. Ә көннең икенче яртысында Тимершык мәдәният йортына экскурсиягә бардык. Китапханәдә булдык, сәхнәгә менеп, шигырьләр, җырлар җырладык. Бүгенге көн дә матур, нәтиҗәле үтте. Иң мөһим: балаларга ошады, күңелле мизгелләр әле күңелләрендә озак сакланыр!
-
Лагерьның 19 нчы көне! 23.06.2015

Бүген - лагерьның 19 нчы көне! Көн гадәтенчә башланды, физрук Альберт абыйлары Гыйльмуллович балаларга музыкаль зарядка ясатты. "Мин сәламәт тормыш сайлыйм!" акциясе барышында балалар начар гадәтләрне үз итмәскә, спорт белән шөгыльләнергә кирәклекне рәсемнәрдә чагылдырдылар, шигырьләр иҗат иттеләр. Соңыннан флэшмоб биюен башкардылар, хәрәкәттә бәрәкәт дигәндәй, рәхәтләнеп биеделәр, спорт мәйданчыкларында шөгыльләнделәр. Витаминга бай көндезге аш ашадылар. Көннең икенче яртысында, табигатькә бай Тимершык авылына соклана-соклана, Әрәкә чишмәсенә экскурсия ясалды. Чишмә биләмәсен чүп-чардан арындырып, изгелек эшләдек. Лагерьның 19 нчы көне дә менә шулай күңелле мизгелләре белән үтеп тә китте. Җәйге ялның тагы бер көне балалар күңеленә матур хатирәләре белән кереп калды. Афәрин, балалар!
-
Лагерьның 18 нче көне! 22.06.2015

Хезмәт һәм ял лагеры бүген үз эшен тәмамлады. 18 көн буена балалар мәктәп биләмәсендә армый-талмый эшләделәр, физрук Шамил абыйлары Шакиров күңелле спорт уеннары уйнатты, балалар әйдаманнар белән Тимершык авылының бай, матур табигать кочагына, Кызыл-Мишә, Миңгәр авылларына экскурсиягә бардылар. Гомумән, балалар өчен ял һәм хезмәт аралаштырылды, алар шулай ук сәламәтлекләрен дә ныгыттылар. 18 көн буена балалар белән эшләгән әйдаманнарга: Миннеханова М.Ф., Шакирова Г.Х., Биктимирова Э.Г., физрук Шакиров Ш.Х., лагерь эшен нәтиҗәле оештырган өчен начальнигы Якупова Лилия Римгилевнага, пешекчеләргә, техник хезмәткәрләргә дирекция исеменнән зур рәхмәт.
-
Лагерьның 17 нче көне! 20.06.2015

Көн артыннан көн үтә, Лагерьның күңелле көннәре дәвам итә. Иртәнге зарядка, линейкадан соң, балалар витаминга бай иртәнге аш ашадылар. Көннең беренче яртысында "Күңелле стартлар" уенын Альберт абыйлары Гильмуллович бик нәтиҗәле итеп оештырды. "Хәрәкәттә - бәрәкәт" ди халкым, спорт уеныннан соң, күңелләрендә дәрт уяна. Балалар тагы матур бию көйләренә биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. "Табигатьне беләсеңме?" дип исемләнгән викторинада һәркем булдыра алганча җавап бирергә омтылды. Бу да - уңай күренеш. Көндезге аштан соң, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнатылды, аны аеруча ярата балалар. Хезмәт һәм ял лагерына йөрүче балалар өчен физрук Шамил Хәсәнович волейбол ярышы үткәрде. Менә шулай тагы бер көн үтеп тә китте. Шунысы куандыра, балалар өчен күңелле һәм җанлы үтте ул! Әйдаманнарга, физрукларга зур рәхмәт!
-
Лагерьның 15 нче көне! 19.06.2015

Лагерь дәвам итә... 15 нче көне дә гадәтенчә башланды. План нигезендә биология укытучысы Энҗе Әнәсовна балалар белән экологик акция үткәрде. Укучылар акция барышында табигатьне саклау буенча рәсемнәр иҗат иттеләр, аны якладылар. Көннең икенче яртысында Тимершык авылы мәчетенә экскурсиягә бардылар. Бүген дә балалар рәхәтләнеп футбол уйнадылар. Көн нәтиҗәле үтте.
-
Лагерьның 14 нче көне! 17.06.2015

Кояшлы, матур иртә. Тимершык урта мәктәбе балаларның шат авазларыннан яңгырап тора. Зарядкадан соң, витаминга бай иртәнге аш ашадылар. Инглиз теле түгәрәген Зилә апалары Бәшировна мавыктыргыч итеп алып барды. Түгәрәктән соң, сәламәтлек турында сөйләштеләр, спорт мәйданчыгында шөгыльләнделәр. Бүгенге көн балык тотарга бару белән бик кызыклы булды. Алдан ук әзерләнеп килгәннәр, Мишә буенда кармак салдылар да, балык килгәнне көтә башладылар. Хезмәт һәм ял лагерына йөрүче абый-апалары концерт куйдылар. Бүгенге көн дә бик мавыктыргыч үтте. Афәрин, укучылар!.
-
Лагерьның 13 нче көне! 16.06.2015

Бүгенге көн дә гадәтенчә башланды, тик үзенчәлекле чараларга бик бай булуы белән балаларның күңелләрендә әле озак сакланыр. Иртәнге күңелле музыкаль зарядкадан соң, балалар витаминга бай иртәнге аш белән сыйландылар. "Занимательный русский язык" түгәрәгендә укытучы Әлфия Галинуровна рус теле буенча логик сораулар әзерләгән, отрядлар арасында викторина үткәрде. Балалар бик актив катнаштылар, үзләренә дә ошады. Бию түгәрәгендә дә яратып башкарган биюләрен кабатладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Төшке аштан соң, алар Саба районы Кызыл-Мишә сөтчелек фермасына экскурсиягә бардылар. Сыерларны робот белән саву торагына керделәр. Могҗизага тиң заманда яшәгәнлеккә тагы бер кат инандылар.
Хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар бүген яшелчәләргә, чәчәкләргә рәхәтләнеп су сиптеләр, чүп утадылар. Көннең икенче өлешендә Мишә буена балык тотарга киттеләр.
Көн артыннан көн үтә, шунысы куанычлы: балаларга лагерьда булу бик ошый, алар рәхәтләнеп ял да итәләр, сәламәтлекләрен дә ныгыталар. Әйдаманнарга зур рәхмәт!
-
Лагерьның 12 нче көне! 15.06.2015

Кояшлы, ямьле июнь ае дәвам итә. Бүген - лагерьның 12 нче көне! Матур башланды көнебез, нәтиҗәле дәвам итте. Балаларның көтеп алган көннәре - "Нарат" боз сараена экскурсия оештырылды. Рәхәтләнеп шуып, ял итеп кайттылар. Әлбәттә, витаминга бай ризыклар белән тукландылар. Хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучыларыбыз да эшләп кенә калмый, төрле экскурсияләргә баралар, спорт уеннары үткәрелә.
Лагерь көннәре файдалы үтә. Афәрин, балалар!
-
Лагерьның 11 нче көне! 13.06.2015

Бүген - 13 нче июнь. Лагерьга балалар бик теләп, сөенеп килделәр. "Табигатьне саклыйк!" акциясендә барлык балалар да бик теләп катнаштылар, Ләйсән апалары әйткән һәр сорауга җавап таптылар. Бию конкурсларына әзерлек дәвам итте. Әйе, лагерьда балалар бииләр дә, җырлыйлар да, уйныйлар да. Шундый мизгелләре белән истә кала да инде ул. Көннең истәлекле бүләкләрен алып , өйләргә таралыштылар. Афәрин, балалар! Тагы бер көннән очрашырбыз!



















