Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
| E-Mail: | Timershik.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
| Руководитель: | Карамов Айдар Рафаилович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 172 в филиале: 9 |
| У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Студентлар белән очрашу! 14.02.2015

Бүген мәктәптә студентлар белән очрашу үткәрелде. Мәктәпнең чыгарылыш укучылары үзләренең уку йортлары турында, тулай торактагы күңелле тормыш турында сөйләделәр. Укыткан укытучыларына рәхмәт әйттеләр. "Ягез әле, егетләр" уен-конкурсында студентлар белән укучылар командасы үзара көч сынаштылар. Әлбәттә, дуслык җиңде. Очрашу-бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.
-
"Иң шәп әйдәман" конкурс! 11.02.2015

Бүген Тимершык урта мәктәбендә "Иң шәп әйдәман" район конкурсының зона этабы үткәрелде. Симет, Мичән, Шыңар һәм безнең мәктәп укучылары катнашты. Конкурста һәр мәктәп уңышлы чыгыш ясады. Актив әйдәманыбыз 10 нчы сыйныф укучысы Фазылова Таңсылу 3-4 нче сыйныф укучылары белән "Аулак өй" күренешен күрсәтте. Чыгыш уйланылган, нык әзерләнгән, тамашачыларга да бик ошады. Нәтиҗәләр конкурсның зона этабы үткәрелеп беткәч кенә билгеле була. Оештыручы-педагог Ләйсән Зөфәровнага, 10 нчы сыйныф укучысы Фазылова Таңсылуга, сыйныф җитәкчеләре Галимова Г.Х., Мусина Г.Ф.ларга рәхмәт белдерелә.
-
Миңгәр башлангыч мәктәбе укучылары чаңгыда! 08.02.2015

7 нче февраль көнне Миңгәр мәктәбе укучылары да "Россия чаңгы юллары" массакүләм чаңгы ярышында актив катнаштылар. Спорт белән дус булган бу укучылар физкультура укытучылары Наилә Илдаровна белән чаңгыда даими шуалар. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" икәнлеген яхшы аңлыйлар.
-
"Россия чаңгы юллары", "Татарстан чаңгы юллары" массакүләм ярыш! 07.02.2015

"Россия чаңгы юллары", "Татарстан чаңгы юллары" массакүләм чара уңаеннан, мәктәптә 7 нче февраль көнне мәктәп укучылары, укытучылар, хезмәткәрләр арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Халыкны спортка тарту, көчле чаңгычыларны ачыклау максатын күздә тоткан бу чарада мәктәбебез актив катнашты. Сәламәт булыйк, спорт белән шөгыльләник!
-
"Хоккей" ярышында беренче! 31.01.2015

30 нчы январь көнне Шәмәрдән бистәсендә Саба районы мәктәпләренең "Хоккей" командалары арасында турнир үткәрелде. Турнирда безнең Тимершык урта мәктәбе хоккейчылары да катнашты һәм 1 нче урын яулады. Менә алар:
Галяутдинов Ислам, Валиуллин Альмир, Зиятдинов Ильмир, Таштиев Инсаф, Гилазиев Фавис, Даулиев Альфис, Валиев Булат, Латипов Алмаз, Ибатуллин Рамис, Гумеров Айнур, Гараев Айнур, Мухаметзянов Раиль.
8 нче сыйныф укучысы Зиятдинов Ильмир " Иң яхшы һөҗүмче" исеменә лаек булды, Грамота белән бүләкләнде. Укучыларга һәм җитәкчеләре Ш.Х.Шакировка дирекция исеменнән зур рәхмәт белдерелә.
-
"Үзидарә көне" үткәрелде! 22.01.2015

Бүген, 22 нче гыйнвар көнне, мәктәпнең тәрбия планы нигезендә "Үзидарә көне" үткәрелде. Укучылар укытучы-тәрбияче һөнәренең, мәктәп директоры һәм аның урынбасарларының көндәлек эшчәнлеге белән якыннан таныштылар, авыр, җаваплы эш икәнлеген аңладылар. Алар тарафыннан 36 дәрес укытылды, тәнәфес вакытларында уеннар оештырылды, шулай ук мәктәпнең чисталыгы, укучыларның тәртибе өчен җавап бирделәр. Иртәнге линейкада көндәлек план белән таныштырдылар. Планеркада эшләгән эшләренә йомгак ясадылар. Дәресләрдән соң, укытучылар һәм укучылар командалары арасында "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк" дип исемләнгән спорт- интеллектуаль уены оештырылды. "Үзидарә көне" уңышлы үтте. Барлык укучыларга, мәктәпнең Дума укучыларына зур рәхмәт.
-
Сыйныф сәгатендә 17.01.2015

Бүген 5 нче сыйныфның тәрбия сәгатендә (сыйныф җитәкчесе Якупова Л.Р.) шәфкать туташы З.Ф.Нуриева белән очрашу үткәрелде. Зөмәрә Фәйләсүфовна укучыларга гриппка каршы көрәшү, суык тию , алардан саклану чаралары турында тәфсилләп аңлатты. Укучылар белән викторина үздырды. Витаминнар, аларның төрләре турында сөйләде. Укучылар сәламәтлеккә кагылышлы сораулар бирделәр. Очрашу нәтиҗәле үтте.
-
Чишмәләрне онытмыйбыз! 16.01.2015

Тимершык авылында барлыгы 9 чишмә бар. Мәктәптә чишмәләргә шефлык эше бик яхшы оештырылган. 10 нчы сыйныф укучылары "Әрәкә" чишмәсенә елның төрле фасылында да барып торалар. 15 нче гыйнвар көнне сыйныф җитәкчесе Г.Р.Вәлиева белән бергә чишмә биләмәсен кардан арындырдылар, кеше йөрерлек итеп сукмак ясап куйдылар, чишмәнең эчке ягын шулай ук тәртипкә китерделәр. Укучыларга, сыйныф җитәкчесе Г.Р.Вәлиевага, укучыларның әти-әниләренә зур рәхмәт.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 15.01.2015

Тимершык урта мәктәбендә "Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап..." дигән исем астында тематик чаралар үтә. Тимершык авылында Бөек Ватан сугышында корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган обелискка шефлык итү 9 нчы сыйныф укучыларына (сыйныф җитәкчеләре Михайлова Н.Ә.) йөкләнде. Алар бу эшкә зур җаваплылык белән карыйлар. 14 нче гыйнвар көнне Бәйрәмов Фәнис, Бәйрәмов Инсаф, Мусин Булатлар обелискның тирә-ягын кардан чистарттылар. Укучыларга һәм эшне оештырган сыйныф җитәкчесе Михайлова Н.Ә.га, укучыларның әти-әниләренә зур рәхмәт. Тыныч тормыш бүләк итү бәрабәренә корбан булганнарны онытырга хакыбыз юк! Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.
-
"Дулкыннар" конкурсында! 11.01.2015

Һәр уку елында республикакүләм "Дулкыннар" конкурсы үткәрелә. Бу конкурсның район этабында укучыларыбыз бик теләп катнаша. Быел алар Хәсән Туфанның шигырьләрен өйрәнделәр. "Нәфис сүз" номинациясендә 6 нчы сыйныфтан Хаҗиева Галия, Нәҗипова Голназ, 7 нче сыйныфтан Галимова Зилә, Нуриева Илзия, Шаһабиева Дилә, 4 нче сыйныфтан Фатыйхова Миләүшә, Хәбибрахманова Фирүзә, "Вокал" номинациясендә Гарифуллина Айзиләләр катнашты. Фатыйхова Миләүшә конкурста 2 нче урын (укытучысы Галимова Г.Х.), Гарифуллина Айзилә 3 нче урын (укытучысы Дәүлиева Г.Р.) яуладылар. Конкурста катнашкан укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны кайнар котлыйбыз, алга таба тагы да зур уңышлар телибез.



















