Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Яллар күңелле үтә. 19.06.2013

Бүген дә лагерьда көн күңелле үтте.Көннең беренче яртысында "Челтерәсен чишмәләр!" темасына экологик кичә үткәрелде.Авылыбыз чишмәләре чистартылды."Хәрвакыт булсын тынычлык!"темасына патриотик тәрбия бирү юнәлешендә эчтәлекле кичә оешты.Төшке аштан соң "Иң оста шигырь сөйләүче" конкурсында җиңүчеләр билгеләнде."Йолдызчык" отрядыннан Галлямова Д.,Исмагилова А.,ә "Кояшкай" отрядыннан Минанхуҗина А.,Гиниятова Д.билгеләнде.
-
"Кояшкай"да ундүртенче көн. 17.06.2013

Лагерьга йөрүче балаларның шат авазыннан бүген дә лагерь тирәсе шау-гөр килеп торды.Бай эчтәлекле ,балаларга тәрбия бирердәй "Наркотик-ак үлем","Гүзәллекне күр әле","Алар даны мәңгелек!" кичәләре үткәрелде.ООО"Саба" филиал №1 экскурсиягә барып,авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы белән танышып кайттылар.
-
"Кояшкай"да унөченче көн. 15.06.2013

Бүген лагерьда "Ватан аланы" атналыгы башланып китте.Әлеге атналыкның максаты укучыларга патриотик тәрбия бирү.Шушы максаттан чыгып,көннең беренче яртысында"Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел"дип аталган кичәдә тәрбияче Мәгьсумова С.Сатыш авыл жирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән таныштырды.Хореография түгәрәгендә укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр."СУ- чисталык,сәламәтлек,гүзәллек" темасына экологик кичә үткәрелде.Әлеге кичәдә суның кеше организмына булган ихтыяжын,әһәмиятен аңлаттылар.Төшке аштан соң укучылар саф һавада "Көчлеләр,кыюлар,житезләр!" бәйгесендә көч сынаштылар.
-
"Кояшкай"да уникенче көн. 14.06.2013

Лагерьның уникенче көне дә күңелле үтте.Көннең беренче яртысында"Син табигатьне беләсеңме?" дип аталган интеллектуаль бәйге оештырылды.Кичә барышында укучылар дәресләрдә алган белемнәрен искә төшерделәр.Көннең икенче яртысында "Иманлы бала" бәйгесендә Фидаил хәзрәт белән очрашу оештырылды.Очрашу файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Россия көне белән! 12.06.2013

12 июньдә илебез үзенчәлекле бәйрәм - Россия көнен билгеләп үтә. Россия көне - бәйсезлек Ватаныбызның киләчәге өчен уртак җаваплылыкны гәүдәләндерү бәйрәме. Хөрмәтле милләттәшләр! Барыгызны да гомумдәүләт бәйрәме белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, йортыгызга иминлек, гаилә бәхете, зур уңышлар телибез.
-
"Кояшкай"да унынчы көн.
12.06.2013
12 июнь - Россия көне уңаеннан Россиялеләр бүген ял итә, ә "Кояшкай"да эшлекле ял. Көннең беренче яртысында балалар "Нарат" боз сараенда тимераякта шуып күңелле ял иттеләр һәм кашык ясау цехында булып кайттылар. Ә төшке аштан соң "12 июнь - Росся көне" темасына оештырылган кичәдә катнаштылар. Кичә Татарстан һәм Россия гимнын башкару белән тәмамланды. Көн бәйрәм рухында үтте.
-
Яллар күңелле үтә.
11.06.2013
Бүген лагерьда ял итүче укучылар иртәнге аштан соң "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре белән очрашуда булып кайттылар. Алар үзләре дә чын алып баручылар роленә кереп, интервью бирделәр, лагерь эшчәнлеге турында җанлы әңгәмә корып төштеләр. Туган якны өйрәнү музеенда, китапханәдә булдылар. Район үзәгендә урнашкан организация-предприятиеләр буйлап сәяхәт иттеләр. Көннең беренче яртысы сәяхәтләрдә үтте. Көндезге аштан соң инглиз телендә чын артисларча әкиятләр сәхнәләштерделәр. Көн үтә дә кызыклы үтте.
-
"Кояшкай"да сигезенче көн. 10.06.2013

Бүген 2 көн ялдан соң "Кояшкай" да күңелле җанлылык. Шау-гөр килеп лагерь эшчәнлеге башланып китте. Укучылар инглиз телендә котлау открыткалары иҗат иттеләр һәм бер-берсен инглиз телендә котлап алдылар. Бүгеннән "Хореография" түгәрәге эшли башлады. Төшке аштан соң болынлыкта үткән "Күңелле стартлар" уенында чыннан да бик күңелле булды. Бигрәк тә катнашкан уеннарда җиңеп, бүләк алуы күңелле шул.
-
"Кояшкай"да җиденче көн. 07.06.2013
Бүген лагерьнең җиденче көне. Эшчәнлек Татарстан гимны астында лагерь байрагын күтәрү белән башланып китте. Балалар бүген инглиз теле фәне буенча алган белем һәм күнекмәләрен ныгыттылар. “Англиянең җәййге милли уеннары” кичәсендә презентация карап инглизләрнең милли уеннары белән таныштылар һәм үзләре дә уйнадылар. Саф һавада “Иң җитез отряд” ярышында “Иң куп скакалка сикерүче”, “Иң күп кыршау әйләндерүче”, “Иң төз атучы” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. “Экибанно-панно” конкурсында үзләренең фантазияләрен эшкә җиктеләр. Көн бик күңелле үтте. Алда балаларны ике көн Сабантуйлар көтә! -
Сабантуйлар белән, сезне! 07.06.2013

Хөрмәтле милләттәшләр! Сезне һәммәгезне татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй белән тәбрик итәбез! Сезгә күңелле яллар телибез!
Сабан туе – хезмәт туе,
Бәхет һәм шатлык туе.
Уйнап - көлеп, җырлап – биеп,
Бәйрәм итик көн буе!









