Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
" Ватан" конкурсында җинүләр 27.09.2013

Конкурсның максаты: татар халкының тарихи-мәдәни мирасы контекстында яшьләрдә һәм балаларда Ватанга мәхәббәт һәм милли үзаң тәрбияләү. Безнең мәктәбебездән дә "Хореография" номинациясендә кечкенәләр төркеме арасында "Бәхетле балачак" бию коллективы, "Нәфис сүз" номинациясендә уртанчылар төркемендә Минанхуҗин И. 2 нче урынны яуладылар.Котлыйбыз!
-
"Дөнья халыклары әкияте" 27.09.2013

"Дөнья халыклары әкияте" халыкара иҗат бәйгесендә катнашып, безнең мәктәп укучылары да үзләренең иҗатка гашыйк икәнлекләрен күрсәттеләр. 6 сыйныфтан Гыйльметдинов Фагыйль, 7 сыйныфтан Дәүләтова Гөлгенә, 8 сыйныфтан Исмәгыйлева Ранияләр сертификатка ия булдылар. Җитәкче: Гыйльметдинова Д.Х.
-
"Ветераннарның оныклары Җиңү бәйрәмен ясый" 25.09.2013

Класстан тыш эшләр буенча Республика үзәге "Ветераннарның оныклары Җиңү бәйрәмен ясый" дигән исем астында республика бәйгесе үткәрде. VI сыйныф укучысы Гыйльметдинов Фагыйль әлеге бәйгедә катнашып таныклыкка лаек булlы. Җитәкчесе : Гыйльметдинова Д.Х.
-
9-11 сыйныфларда анкетирование
25.09.2013
"Наркотикларсыз тормыш " айлыгы кысаларында 9-11 сыйныф укучылары өчен анкета сорауларына җаваплар алынды. Укучыларның җавапларыннан күренгәнчә, наркоманияның кешелекне һәлакәткә илтүен , әлеге афәттән ерак йөрергә кирәклекне аңлаулары сөендерә. Әлеге афәт бер гаиләнең дә ишеген какмасын иде.
-
"Без халыклар дуслыгы яклы!" 24.09.2013

" Терроризм һәм экстремизмның җәмгыятькә янавы" айлыгы планы нигезендә 7 -11 сыйныф укучылары арасында иншалар конкурсы булып узды. Укучылар үзләренең иҗади эшләрендә халыклар дуслыгының әһәмиятен ачып сала алганнар, иң яхшы эшләрдән Дәүләтова Альмира (11 нче сыйныф), Маннанова Гөлгенә (10 сыйныф), Фархуллин Фәнис (8 нче сыйныф) эшләре табылды. Афәрин , укучылар!
-
Һәйкәл-обелискны чистарту 24.09.2013

Мәктәбезнең 5 нче сыйныф укучылары авылыбыздагы һәйкәл-обелискка шефлык итәләр. 23 сентябрь көнне педагог-оештыручы Гильманова А.Н. белән берлектә һәйкәл-обелиск яны чистартылды.
-
Курск дугасындагы сугышка - 70 ел
23.09.2013
Мәктәптә сентябрь ае дәвамында Курск дугасындагы сугышка - 70 ел тулу уңаеннан тарих укытучысы Марданова С.Х. 9-11 классларда дәресләр үткәрде.
-
Рус әдәбиятыннан олимпиада 21.09.2013

"Перспектива" үзәге рус әдәбияты фәненнән үткәргән Бөтенроссия олимпиадасында 11 сыйныф укучысы Дәүләтова А. 3 нче урынга лаек булды. Аны зур җиңүе белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
-
Флеш - моб
21.09.2013
" Экстремизму -нет" айлыгы кысаларында бүген мәктәп күләмендә флеш -моб оештырылды. Әлеге чара Бөтендөнья тынычлык көне уңаеннан укучыларда дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү максатыннан уздырылды.
-
"Кросс наций - 2013" 21.09.2013

21 нче сентябрь көнне дәресләрдән соң барлык мәктәп укучылары, укытучылары, "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы, Сатыш авыл җирлеге башлыгы А.В. Галиев һәм аның хезмәткәрләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Бигәнәй һәм Мамалай башлангыч мәктәп укучылары катнашында "Кросс наций - 2013" гөрләп үтте. Әлеге чарада "Саба таңнары" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйлев Р.Г. та катнашты. Тиешле дистанциядә йөгереп, 1-4 нче сыйныфлар арасында 1 нче урынны Гиззатуллин Б., Исмагилова А., 2 нче урынны Марданов З., Габделхакова А., 3 нче урынны Зарипов А., Шайхуллина И.; 5-8 нче сыйныфлар арасында 1 нче урынны Искәндәров Р., Габделхакова Ә., 2 нче урынны Коломенская Г., Мансуров И., 3 нче урынны Миннанхуҗин И., Гыйниятова Д.; 9-11 нче сыйныфлар арасында 1 нче урынны Шарифуллин А., Хасанова А., 2 нче урынны Габделхаков Ф., Котдусова А., 3 нче урынны Гыйльмиев А., Муратниязова Р. лар яулады. Молодцы укучылар!









