Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
"Кросс наций - 2013" 21.09.2013

21 нче сентябрь көнне дәресләрдән соң барлык мәктәп укучылары, укытучылары, "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы, Сатыш авыл җирлеге башлыгы А.В. Галиев һәм аның хезмәткәрләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Бигәнәй һәм Мамалай башлангыч мәктәп укучылары катнашында "Кросс наций - 2013" гөрләп үтте. Әлеге чарада "Саба таңнары" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйлев Р.Г. та катнашты. Тиешле дистанциядә йөгереп, 1-4 нче сыйныфлар арасында 1 нче урынны Гиззатуллин Б., Исмагилова А., 2 нче урынны Марданов З., Габделхакова А., 3 нче урынны Зарипов А., Шайхуллина И.; 5-8 нче сыйныфлар арасында 1 нче урынны Искәндәров Р., Габделхакова Ә., 2 нче урынны Коломенская Г., Мансуров И., 3 нче урынны Миннанхуҗин И., Гыйниятова Д.; 9-11 нче сыйныфлар арасында 1 нче урынны Шарифуллин А., Хасанова А., 2 нче урынны Габделхаков Ф., Котдусова А., 3 нче урынны Гыйльмиев А., Муратниязова Р. лар яулады. Молодцы укучылар!
-
"Китап- безнең якын дус"
17.09.2013
"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе кысаларында китапханәче Гильманова А.Н.17 сентябрь көнне 1-8 нче сыйныф укучылары белән "Китап- безнең якын дус!"темасына әңгәмә үткәрде.Әңгәмә укучыларга файдалы һәм кызыклы булды.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында тәрбия сәгатьләре 17.09.2013

17 сентябрь көнне 1-11 сыйныфларда "Наркотикларсыз тормыш" акциясе планы нигезендә тәрбия сәгатьләре булып узды. Тәрбия сәгатьләре барышында сыйныф җитәкчеләре начар гадәтләр (тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләр куллану) китергән зыян турында сөйләде.
-
"Терроризм һәм экстремизм - җәмгыятькә куркыныч яный!"
16.09.2013
5-18 сентябьгә кадәр мәктәп күләмендә "Терроризм һәм экстремизм - җәмгыятькә куркыныч яный!" темасына сочинениеләр һәм рәсемнәр конкурсы бара.
-
"Мин Варисың синең, Татарстан!" 16.09.2013

Бүген, 15 сентябрь - Варисларның туган көне уңаеннан, 5 нче сыйныф укучылары варислыкка кабул ителде. Кичә барышында укучылар варисларның законнары, хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Варисларның муеннарында, күңелләрен җилкендереп, галстуклар балкыды. Котлыйбыз, укучылар!
-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы 16.09.2013

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында мәктәбебездә аноним хатлар өчен ящик һәм мәгълуматлар туплаган стенд булдырылды. Укучылардан кергән хатларны анализлау өчен җаваплы итеп тәрбия эшләре буенча директор урынбасарын Ахметшина Р.И. билгеләнде.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе 14.09.2013

14 сентябрь көнне класс җитәкчеләренең методик берләшмә утырышында мәктәп күләмендә үтәчәк "Наркотикларсыз тормыш" акциясе планы расланды һәм укучылар әлеге план белән таныштырылды.
-
"Чишмәкәй" балалар берлегендә отчет-сайлау җыелышы 12.09.2013

12 сентябрь көнне "Чишмәкәй" балалар берлгенең отчет-сайлау җыелышы булып үтте. Педагог-оештыручы Гильманова А.Н.узган уку елында эшләгән эшләргә уңай бәя бирде. Берлек рәисе Закирова А.га һәм юнәлеш җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. 2013-2014 уку елына яңа состав сайланды. Аларга эшләрендә уңышлар телибез!
-
"Финансистлар көне"
07.09.2013
"Финансистлар көне" уңаеннан бүген 9-11 нче сыйныфлар өчен "Сбербанк России" хезмәткәре Ханова Г.М. белән очрашу оештырылды. Ул югары сыйныф укучыларын "Сбербанк" хезмәткәрләренең эш юнәлеше белән таныштырды.
-
"Сәламәт булыйк!" 04.09.2013

4 сентябрь көнне мәктәбебездә "Сәламәтлек дәресе" үткәрелде. Укучыларга тәмәке тартуның, спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны турында авылыбыз фельдшеры Зарипова Э.Р. җентекләп сөйләде. Дәресләрдән соң мәктәп күләмендә сәламәтлек минутлары уздырылды.









