Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
"Чишмәкәй" балалар берлегендә отчет-сайлау җыелышы 12.09.2013

12 сентябрь көнне "Чишмәкәй" балалар берлгенең отчет-сайлау җыелышы булып үтте. Педагог-оештыручы Гильманова А.Н.узган уку елында эшләгән эшләргә уңай бәя бирде. Берлек рәисе Закирова А.га һәм юнәлеш җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. 2013-2014 уку елына яңа состав сайланды. Аларга эшләрендә уңышлар телибез!
-
"Финансистлар көне"
07.09.2013
"Финансистлар көне" уңаеннан бүген 9-11 нче сыйныфлар өчен "Сбербанк России" хезмәткәре Ханова Г.М. белән очрашу оештырылды. Ул югары сыйныф укучыларын "Сбербанк" хезмәткәрләренең эш юнәлеше белән таныштырды.
-
"Сәламәт булыйк!" 04.09.2013

4 сентябрь көнне мәктәбебездә "Сәламәтлек дәресе" үткәрелде. Укучыларга тәмәке тартуның, спиртлы эчемлекләр куллануның зыяны турында авылыбыз фельдшеры Зарипова Э.Р. җентекләп сөйләде. Дәресләрдән соң мәктәп күләмендә сәламәтлек минутлары уздырылды.
-
Куркынычсызлык һәм балаларның иминлеген саклау айлыгы
03.09.2013
Куркынычсызлык һәм балаларның иминлеген саклау айлыгы кысаларында мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре, "Син юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?" темасына викторина үткәрелде.
-
Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 20 ел. 02.09.2013

2 нче сентябрь көнне барлык классларда Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 20 ел булу уңаеннан тәрбия сәгатьләре булып узды.
-
Бәйрәм белән! 01.09.2013

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти - әниләр! Сезне 1 сентябрь - "Белем бәйрәме" белән котлыйбыз! Сезгә укуыгызда һәм эшегездә зур уңышлар, саулык - сәламәтлек телибез!
Мәктәп юлы - хөрмәт юлы,
Киләчәккә илтә.
Котлы булсын уку елын
Башлаган бу иртә!
-
"Беренче сентябрь - Белем бәйрәме"
01.09.2013
Бүген бездә зур тантана - Белем бәйрәме! Шау - гөр килеп кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар мәктәпкә җыйналдылар. Бу уку елы безнең өчен аеруча шатлыклы һәм истәлекле , чөнки мәктәбебез өр яңа булган. Шушы матур мәктәпләрдә 100 укучы белем алачак. Хөрмәтле укучылар! Сезгә укуыгызда зур уңышлар теләп калабыз!
-
Җәйге хезмәт чирегенең икенче ае башланды.
08.07.2013
Июль аенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 21 укучы эшкә урнашты. Шуларның 9ы-бюджет оешмаларында, 12е-ООО"Саба" "Сатыш" филиал №1дә эшлиләр. Шулай ук график нигезендә мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар хезмәт куялар. Тырыш хезмәт - көз көне мул уңыш китерер!
-
Җәйге хезмәт чирегенең беренче ае тәмамлана.
27.06.2013
Мәктәбебезнең 14 яше тулган 52е укучысы районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашты. Шуларның 13е июнь аенда эшләделәр. Әлеге укучылар үзебезнең җирлектәге ООО "Саба" "Сатыш" филиалында эшләделәр. Филиал җитәкчеләре укучыларның хезмәтеннән канәгать калдылар.
-
Лагерьда сабантуй. 25.06.2013

Санаулы көннәр бик тиз үтеп киттеләр. Менә бүген лагерьның соңгы көне. Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Балалар нинди генә уеннарда катнашып, үзләренең көчләрен сынадылар, бүләкләр алып шатландылар. Гимн астында соңгы тапкыр лагерь байрагы төшерелде. Киләсе елга да лагерьда кабат очрашулар теләп балалар саубуллаштылар.









