Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Каникулдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды.
11.01.2014
Бүген мәктәп күләмендә оештырылган гомуми линейкада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Р.И. каникул чорында башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясады.Каникул планында каралган чаралар үз вакытында кызыклы һәм файдалы итеп үткәрелүен,укучылар тарафыннан куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлүен әйтеп узды.Укучыларга һәм укытучыларга иҗади уңышлар теләде.
-
Котлыйбыз!
11.01.2014
Физик культура фәне укытучысы Солтанов Азат Нәкыйп улын бүген хезмәттәшләре зур юбилее белән котладылар.Хөрмәтле Азат Накипович! Сезне юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек,гаилә бәхете,эшегездз зур уңышлар телибез!
-
Укулар башланды!
10.01.2014
Каникулда көч туплап,чыныгып укучылар кабат мәктәпкә җыйналдылар.Укучыларга ныклы сәламәтлек,зур уңышлар телибез!
-
Мини-футболда җиңү!
06.01.2014
Әхмәтшин И.И. җитәкләгән "Мини-футбол" түгәрәгенә йөрүче егетләр командасы бүген район күләмендә оештырылган мини-футбол ярышында 3 нче урынны яулап кайттылар.Молодцы,егетләр!
-
"Хуш, 2013 нче ел". 31.12.2013

Бүген лагерьның һәм 2013 нче елның соңгы көне. Лагерьнең санаулы көннәре бик тиз үтеп киттеләр. Җиде көн дәвамында укучылар күп нәрсәләргә өйрәнделәр. Иң мөһиме - дус-тату, сәламәт яшәделәр. Лагерьны ябу тантанасында укучылар үзләренә аеруча ошаган кичә-бәйгеләрне санап үттеләр, җәйге лагерьга планнар кордылар. Тантаналы төстә лагерь тәмамланды. Бүген 2013 нче елның соңгы көне. Алда 2014 нче ел!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә һәрчак шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп!
-
"Нарат" боз сараенда. 30.12.2013

Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары "Нарат" боз сараена тимераякта шуарга бардылар. Апалары белән берлектә 1 сәгать дәвамында рәхәтләнеп тимераякта шуып, сәламәтлекләрен ныгытып кайтты укучылар. Күңелләре күтәренке, бит алмалары алсуланган укучылар каникулны файдалы һәм күңелле үткәрәләр.
-
Каникулның алтынчы көне. 30.12.2013

Лагерь тормышы иртәнге линейка, отрядларның бер-берсен сәламләве белән башланып китте. Бүген аларны кызыклы һәм файдалы кичә-бәйгеләр көтә иде. Чаңгыда шуу, "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнү, "Витаминнар-сәламәтлек дуслары" дип исемләнгән кичә, авылыбыз фельдшеры Зарипова Э. белән очрашу, "Юл йөрү кагыйдәләрен белик" дип исемләнгән кичәләрдә укучылар активлык күрсәттеләр, белемнәрен ныгыттылар. Көндәлек эшкә йомгак ясалып, актив укучыларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр таратылып, өйләренә озатылды.
-
"Хуш киләсең, Яңа ел!". 29.12.2013

Бүген 8.00-12.00 гә кадәр 1-7 нче сыйныф укучылары өчен Яңа ел тамашасы булып узды. Укучылар көче белән "Яңа ел гаугасы" дип исемләнгән тамаша әзерләнде, стена газеталары чыгарылды, рәсемнәр конкурсы оештырылды, маскалар парады әзерләнде. Укучыларга Кыш бабай һәм Кар кызы алып килгән сюрприз-бүләкләр бик ошады. Тамашадан укучылар да, килгән эти-эниләр дә, эби-бабайлар да бик канәгать калдылар.
-
Балмаскарад. 29.12.2013

15.00-18.00гә кадәр 8-11 нче сыйныфлар өчен балмаскарад оештырылды. Укучылар 2014 нче елны күтәренке рухта каршылыйлар. Бәйрәмгә ныклы әзерлек алып барылган. Театрәлләштерелгән тамаша, берсеннән-берсе матур концерт номерлары, татар халкының җырлы-биюле уеннары шул хакта сөйли. Бәйрәмгә ямь өстәп Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел үз теләкләрен җиткерделәр. Тамаша күңелле биюләр белән тәмамланды.
-
Лагерьнең бишенче көне. 29.12.2013

Лагерьда ял итүче укучыларны бүген танырлык түгел! Барысы да маскалардан. Чөнки бүген алар Сатыш мәдәният йортында бизәлгән чыршы янында тамаша күрсәтәләр. Тамашалары бик уңышлы чыкты. Кыш бабай, Кар кызыннан бик күп бүләкләр алып, көндезге ашка дулкынлану белән кайттылар. Көндезге аштан соң инглиз телендә шигырьләр-җырлар конкурсында катнаштылар, чаңгыда шуып ял иттеләр.









