Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
8 нче сыйныфта ачык тәрбия сәгате 23.01.2014

"Тәрбия сәгатьләрен ничек кызыклы итәргә?" дип аталган темага тәрбия сәгатьләре күрсәтү, фикер алышу дәвам итә. Бүген 8 сыйныфта Мөхәммәтгалиева С.Л. "Тән азыгы - икмәк, җан азыгы - китап" темасына ачык тәрбия сәгате үткәреп, фикер алышу оештырды. Укучыларда матур әдәбият китаплары укуга мәхәббәт тәрбияләү, уңай геройлар аша кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү юнәлешендә тәрбия сәгате отышлы булды.
-
2 нче сыйныфта "Мин - эзләнүче" дәрестән тыш эшчәнлеге 21.01.2014

2 нче сыйныф укучылары "Мин-эзләнүче" дәрестән тыш эшчәнлеге вакытында кошларга җимлек куйдылар. Балалар канатлы дусларыбызны кайгыртып яшиләр.
-
"Флеш-моб" 21.01.2014

7.30-7.55 вакыт аралыгында укучыларның активлыгын үстерү, эшкә сәләтләрен арттыру максатыннан хореография түгәрәге җитәкчесе Аухадиева Н.А. 5-11 сыйныфлар өчен флеш-моб оештырды. Флеш-мобтан укучылар күтәренке күңел белән таралдылар.
-
Методик идеяләр ярминкәсе башланды 21.01.2014

21 январьдан мәктәп күләмендә Методик идеяләр ярминкәсе башланып китте. Ачык дәрестән тыш эшчәнлек, түгәрәкләр занятияләре һәм тәрбия сәгатьләре күрсәтеп "Ничек итеп класстан тыш эшчәнлекне кызыклы һәм эчтәлекле итәргә?"- дигән сорауга җавап эзлиләр. Бүген 5 нче сыйныфта Госманова Р.Г. "Минем шөгыльләрем" дип исемләнгән тәрбия сәгате күрсәтеп, укытучылар белән фикер алышу оештырдылар. Тәрбия сәгате бик эчтәлеле һәм үтемле булды. Рәхмәт, Рәзилә Госмановна.
-
Атналык эшкә йомгак ясалды 20.01.2014

Гомуми линейкада "Чишмәкәй" балалар берлеге рәисе Габделхакова Ә. варислар һәм эзтабарлар берлекләрендә эшләгән эшләргә йомгак ясады һәм алдагы атнага планнар билгеләде. Мәктәп балалар думасының чисталык комитеты җитәкчесе иң чиста сыйныфларны билгеләп, аларга рәхмәт җиткерде.
-
Альмира-2 нче урында. 20.01.2014

11нче сыйныф укучысы Дәүләтова Альмира(җитәкчесе Мөхәмәтханова Г.М.) “Хуш киләсең,Яңа ел!” район шигырь язу бәйгесендә 2 нче урынны алды.
Уңышлар сиңа,Альмира!
-
Котлыйбыз! 18.01.2014

"Милли көрәш" түгәрәгенә йөрүче 6 нчы сыйныф укучысы Зарипов Ирек Кукмара районы үткәргән милли көрәш буенча ярышта 2 нче урынга лаек булды. Ирекне уңышлары белән котлыйбыз.
-
"Яңа елга үз кулларың белән..." интернет-конкурс 18.01.2014

Китапханәче Гильманова А.Н. "Яңа елга үз кулларың белән" интернет-конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясады һәм сертификатка ия булды. Котлыйбыз, Айгөл!
-
Тимурчылык эше дәвам итә
18.01.2014
Мәктәптә ел дәвамында тимурчылык эше дәвам итә. Бүген дә укучыларыбыз үзләренә беркетелгән сугыш һәм хезмәт ветераннарына, ялгыз яшәүче карт-карчыкларга ярдәм итеп кайттылар. Укучыларның изге эшләреннән әби-бабайлар да, балалар үзләре дә канәгать калдылар. Шулай бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик.
-
Уңышларың белән, Айгөл! 17.01.2014

Китапханәче Гильманова А.Н. үзенең пластилиннан ясалган эше белән интернет-конкурста катнашып, 3 нче урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. Афәрин!









