Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Халыкара Туган тел көне 21.02.2014

Укытучы Мөхәмәтханова Г.М. 21 февраль- Халыкара Туган тел көне уңаеннан кичә уздырды. Кичәдә туган телнең әһәмияте аңлатылды, укучылар иҗат иткән әкиятләр, шигырьләр яңгырады. Җырлар да бәйрәмгә ямь өстәде.
Мәдәният йорты белән берлектә уздырылган кичә күмәк рәвештә "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
-
Үз радиобыз эшли башлады! 21.02.2014

Бүген мәктәбебездә зур яңалык- мәктәп радиосы эшли башлады. Тәнәфесләр вакытында укучылар атналык яңалыклар, ирешелгән уңышлар, укучыларның иҗат җимешләре белән таныштырып бару өчен радио эшләү бик уңай. Бүген "Туган тел" көне уңаеннан дикторларыбыз Минанхуҗин И., Зайнуллин Б. шагыйрьләребезнең туган тел турында шигырьләрен укыдылар, Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән "Туган тел" җырын башкардылар, туган тел турында әйтем һәм мәкальләр укып туган телгә булган ярату хисләрен белдерделәр . Бүгенге яңалыкны мәктәп коллективы уңай кабул итте.
-
"Иң шәп вожатый!" конкурсы 21.02.2014

11 сыйныф укучысы Дәүләтова Альмира эзтабарларның яраткан вожатые.Альмира "Иң шәп вожатый!" конкурсында катнашып район этабына чыкты. Альмирага алдагы ярышларда уңышлар теләп калабыз.
-
"Сәламәтлегең үз кулыңда!" 19.02.2014

Сәламәтлеккә зыян салучы факторлар турында даими сөйләшүләр оештырыла.Бүген укучылар өчен "Сагыз һәм аның сәламәтлеккә зыяны " дип аталган видеофильм күрсәтелде.Соңыннан укучылар белән фикер алышу оештырылды. Барыбыз да яратып чәйни торган күп төрле сагызларның кеше организмы өчен әйтеп бетергесез зыянын белү укучылар өчен яңалык булды. Алар моннан соң сагыз чәйнәү белән мавыкмаслар.
-
Рәсемнәр конкурсы 19.02.2014

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан "Җиңүне якынайткан көннәр" дип аталган рәсемнәр конкурсы булып узды.Әлеге конкурска 1-8 нче сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар.
-
Муса Җәлилне искә алу көне 15.02.2014

Бүген мәктәп күләмендә китапханәче Гильманова А.Н. 1-8 сыйныф укучылары белән берлектә "Патриот шагыйрь" дип аталган кичә үткәрде. Кичә барышында укучылар кабат Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сәхнәштерделәр, презентация карадылар. Әлеге кичә укучыларга әхлак һәм патриотик тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы булды. Рәхмәт сезгә!
-
"Әфганстан-йөрәк ярасы" 15.02.2014

Февраль ае укучыларга патриотик-гражданлык тәрбиясе бирү айлыгы. Шушы айлык кысаларында бүген мәктәп күләмендә "Әфганстан-йөрәк ярасы" дип аталган кичә оештырылды. ОБЖ укытучысы Ахметов А.Х. укучыларны Әфганстан сугышы тарихы белән таныштырды, авылыбыздан һәм районнан Әфганстан сугышында булган солдатлар турында презентация күрсәтелде. Кичә ахырында укучылар видеофильм карадылар.
-
Беренче медицина ярдәме 13.02.2014

Бүген мәктәп күләмендә беренче медицина ярдәме күрсәтү ярышлары үтте. Укучылар белемнәрен практикада сынап карадылар: ачык һәм ябык сыну, шиналар салу, төрле формадагы перевязкалар ясау буенча. Ярыш барышында беренче рота кызлары җиңү яулады. Молодцы, кызлар!!!
-
"Дулкыннар" фестивале. 11.02.2014

Бүген балалар иҗат үзәгендә Фәрит Яруллинның тууына 100 елга багышланган республикакүләм "Дулкыннар" фестиваленең район туры булып узды. Әлеге фестивальдә 6 нчы сыйныф укучылары Минанхуҗин И., Зәйнуллин Б. уңышлы чыгыш ясап төштеләр. Рәхмәт аларга!
-
"Солдатта булган диләр!"
11.02.2014
Айлык план нигезендә бүген Армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләребез Ишниязов Рушан һәм Моратниязов Альбертлар белән очрашу кичәсе булып узды.Кичә барышында солдат-егетләребез укучыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирделәр, солдат тормышының кызыклы вакыйгалары белән таныштырып уздылар.Әлеге кичә укучыларга патриотик тәрбия бирүдә уңышлы булды.









