Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Татар теленнән мәктәп туры олимпиадасы
20.10.2014
Бүген график нигезендә татар теленнән мәктәп туры олимпиадасы булып узды.Әлеге олимпиадада 19 укучы катнашты.
-
Китаплар ремонтланды 18.10.2014

"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе кысаларында "Чишмәкәй" балалар берлегенең уку юнәлеше членнары китапханәдә китапларны төзекләндерделәр.Рәхмәт, укучылар!
-
"Наркотикларсыз тормыш"акциясе старт алды 18.10.2014

Бүген мәктәбебездә "Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды.Укытучылар һәм укучылар әлеге акция планы белән таныштырылды,үтәчәк чараларда актив катнашырга чакырылды.
-
Хәтер көне 15.10.2014

-
Технологиядән олимпиаданың практик өлеше 15.10.2014

Бүген технология фәненнән олимпиаданың практик өлеше булып үтте.Укучылар белемнәрен практик өлкәдә сынадылар.
-
Олимпиадалар дәвам итә. 14.10.2014

Бүген 14 нче октябрь көнне технология һәм химия фәннәреннән мәктәп туры олимпиадалары булып үтте.Укучылар алган белемнәрен тагы бер кат сынадылар.
-
Олимпиадалар дәвам итә. 13.10.2014

Бүген мәктәп күләмендә география һәм информатика фәннәреннән олимпиадалар булып үтте. Укучылар олимпиадада үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Ярминкәләр гөрләп үтте.
11.10.2014
11 октябрь көнне Казан шәһәрендә мәгариф оешмаларының республикакүләм ярминкәсе булып үтте.Мәктәп коллективы ярминкәдә актив катнашты.
-
Көрәшчеләр бил алышты. 11.10.2014

11 нче октябрь көнне район спорт сараенда милли көрәш буенча ярышлар булып узды.Мәктәбебез укучылары ярышта көч сынаштылар.Зарипов Ирек 2 нче урынга,Гараев Ф.,Минанхуҗин И.,Зәйнуллин Б,Гыйлметдинов Ф. 3 нче урынга лаек булдылар.Молодцы, укучылар!
-
"Тургай" приютында кунакта. 10.10.2014

Хореография түгәрәгенә йөрүче укучылар бүген концерт номерлары әзерләп һәм күчтәнәчләр алып "Тургай" приютында яшәүче укучылар янына бардылар. Биредә безнең мәктәптән 3 укучы тәрбияләнә. Без әле күптән түгел генә биредә булып кайтсак та , укучылар безне сагынып каршы алдылар. Безнең чыгышлар һәм күчтәнәчләр өчен бик зур рәхмәт әйттеләр.









