Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Бәхет йолдызы" конкурсындагы җиңү 01.12.2014

Чаллы шәһәрендә узган " Бәхет йолдызы" конкурсында катнашып , "Бәхетле балачак" бию коллективы (җитәкчесе Аухадиева Н.А.) II дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Молодцы, укучылар! Сезгә алда да зур үрләр яулап алуыгызны теләп калабыз.
-
Әниләр бәйрәме 28.11.2014

"Әниләр көне" уңаеннан мәктәбебездә "Әниләрнең җылы кочагы"дип аталган кичә-тамаша оештырылды.Кичә чәй табыны артында узды.Укучылар әниләренә булган ярату һисләрен матур җырлар,дәртле биюләр ,әкият-тамашалар аша җиткерделәр.Кичә укучыларның үзләренә дә,әниләргә дә,укытучыларга да бик ошады.
-
Cулыкларда сак булыйк!
28.11.2014
13 ноябрьдән 13 декабрьгә кадәр мәктәбебездә "Кышкы чорда сулыкларда иминлек"айлыгы бара.Бүген укучыларның иминлеген саклау максатыннан, кышкы сулыкларда,боз өсләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдык.
-
Укытучылар белем күтәрүдә!
22.11.2014
21,22 нче ноябрь көннәрендә Завод- Нырты, Лесхоз урта мәктәбендә эшләүче коллегаларыбыз белән бергә "Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү" проекты кысаларында "Фикерләү культурасын үстерү" программасы буенча укуларда булып,белемнәребезне үстереп кайттык.
-
Сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк!
21.11.2014
"21 ноябрь-тәмәке тартуга каршы көрәш көне" уңаеннан укучыларга никотинның кеше организмына китергән зыяны турында видеофильм карау оештырылды.Әлеге чара үтемле һәм файдалы булды.
-
"Белемгә уен аша" 20.11.2014

Бүген атналык кысаларында"Белемгә уен аша" интеллектуаль бәйге булып үтте.Әлеге бәйгедә "Белем капчыклары" һәм "Акыл ияләре" командалары көч сынашты.Төрле фәннәр буенча алынган турларда укучылар белемнәрен тирәнәйттеләр.Укучылар активлык күрсәтеп,"Дуслык" җиңүе белән тәмамланды.
-
"Саба дулкыннары"нда кунакта
20.11.2014
Бүген "Чишмәкәй" балалар берлеге һәм Мәктәп балалар Думасы членнары "Саба дулкыннары" тапшыруында кунакта булып кайттылар. Укучылар мәктәп тормышы яңалыклары,җиңүләре турында горурланып сөйләделәр.Матур җырлар, сәнгатьле укылган шигырьләр,башкарылган эшләр радио тыңлаучыларыбызга ошагандыр,мөгаен.
-
Парламент дәресләре
20.11.2014
Бүген тарих һәм җәмгыять фәне укытучысы Марданова С.Х. 7-11 нче сыйныф укучылары белән "Законнар кайда туа?" темасына парламент дәресе уздырды.Дәрес барышында укучылар илдә бара торган үсеш- үзгәрешләр,законнар һәм аларның үтәлеше турында белем- мәгьлуматлар алдылар.Дәрес эчтәлекле һәм файдалы узды.
-
"Начар гадәтләр урынына, мин спортны сайлыйм!"
20.11.2014
Бүген мәктәбебездә "Начар гадәтләр урынына, мин спортны сайлыйм!"акциясе төгәлләнде.Укучыларның мәктәп турында җиңгән рәсем-плакатлары, иншалары район турына тәкьдим ителде.
-
"Әкияттә кунакта" 19.11.2014

Бүген 3,4 нче сыйныф укучылары Т.Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" әкиятеннән бер өзекне сәхнәләштерделәр. Фәйзерахманов Инсаф,Ханов Айрат, Габделхакова Альбина,Зарипов Әдел,Шакирова Индиралар үзләрен чын артистларча тоттылар.Әлеге чара укучыларга да,укытучыларга да бик ошады.









