Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
ГТО нормаларын үтәү 02.09.2014

-
"Чишмәкәй" балалар берлегендә яңа состав сайлау җыелышы 02.09.2014

Бүген "Чишмәкәй" балалар берлегендә 2014-2015 уку елы өчен яңа состав сайлау җыелышы булды. Узган уку елында эшләгән состав членнарына рәхмәт белдерелде һәм яңа сайланган составка уңышлар теләнде. "Чишмәкәй" балалар берлеге рәисе итеп 7нче класс укучысы Минанхузин Илфир ,рәис ярдәмчесе Зәйнуллин Булат сайланды.Сезне шушы вазифага сайлануыгыз белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
"Минем кече туган илем" тәрбия сәгатьләре 01.09.2014

Мәктәбездә “Минем кече туган илем” темасына 1-11 сыйныфларда тәрбия сәгатьләре булып узды.Сыйныф җитәкчеләре укучыларны туган ил, район, туган авыл тарихы,күренекле шәхесләр, истәлекле урыннар белән таныштырдылар. Әлеге чара укучыларга патриотик тәрбия бирү буенча уңышлы булды.
-
Беренче Бөтендөнья сугышына 100 ел 01.09.2014

Тарих фәне укытучысы Марданова С.Х. 9-11 нче сыйныф укучылары өчен дәрес-презентация үткәрде. Дәрес барышында укытучы укучыларны Беренче Бөтендөнья сугышы тарихы, килеп чыгу сәбәпләре, кулланылган корал, гаскәрләр турында таныштырды. Дәрес укучыларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы үтте.
-
ГТО нормалары һәм аның әһәмияте 01.09.2014

Физик тәрбия укытучылары укучыларның сәламәтлеген ныгыту йөзеннән "ГТО нормалары һәм аның әһәмияте" темасына дәрес -практикум булып узды. Дәрес барышында укучылар ГТО нормаларының таләпләре, нигезләре турында белешмә алдылар. Дәреснең икенче өлешендә турникта тартылу буенча 1-11 класс укучылары норматив тапшырдылар.
-
Бәйрәм белән! 01.09.2014

Мәктәп юлы- хезмәт юлы,
Киләчәккә илтә.
Котлы булсын уку елын
Башлаган бу иртә!
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне 1 сентябрь - Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Бу уку елы Сезгә иҗади уңышлар алып килсен. Бәйрәм белән!
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2014

1 сентябрь - Белем бәйрәме тантаналы төстә "Хуш килдегез, рәхим итегез!" дип аталган тамаша түбәндәге программа нигезендә үтте:
1. Бәйрәм тантанасы
2. Котлаулар
3.Көндезге аш
4. "Минем кече туган илем" - сыйныф сәгатьләре
5. 9-11 нче сыйныф укучылары өчен "Беренче Бөтендөнья сугышына 100 ел" дип исемләнгән кичә-презентация
6. "Гто нормалары һәм аларның зарурлыгы" темасына семинар практикум
-
Акция "Подари книге вторую жизнь" 17.08.2014

Спешите делать добро! Мы ждем Вас!
-
"Кояшкай" ял лагереның егерме беренче көне. 25.06.2014

Бүген лагерьны ябу тантанасы булып узды, бу тантанага бик күп кунак чакырылган иде. Аларның арасында – Шүрәле карт, Убырлы карчык, Патша, Патша кызы, Казан каласыннан чакырылган артистлар да бар иде. Алар барысы бергә лагерьга йөрүче балалар белән күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, төрле-төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Лагерьның ябылуын салют аттырып барлык Сатыш авылына белдерделәр.
Икенче ашны ашап алганнан соң, “Лагерьда үткән көннәр, күңелдә мәңге калачак ” дип исемләнгән презентация яклау булды. Аны лагерьга йөрүче барлык балалар күмәк җыелып эшләгән иде. Монда балалар һәрбер үтелгән көнгә йомгак ясадылар, нәтиҗәдә икенче елга буласы лагерьда кабат очрашырга сүз бирелде.
Көндезге аштан соң балалар зур түгәрәк эчендә пионерия җырларын җырлап ял иттеләр. Көндәлек эшкә йомгак ясалып ”Иң төгәл”, “Иң чиста”, “Иң сәлатле”, “Иң кыю”, “Иң тырыш”, “Иң җитез”, “Иң талантлы”, “Иң актив” дигән номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнеп медальләр тапшырылды.
-
"Кояшкай" ял лагереның егерменче көне. 24.06.2014

Бүген балалар “Сәламәтлекне юлдаш итик!” дигән темага бик тә эчтәлекле булган кичәдә катнаштылар. Алар анда “Иммунитет-минем дус”, “Сәламәт тәндә, сәламәт акыл”, “Минем көчле буласым килә” дип исемләнгән презентацияләр карап киттеләр һәм сәламәтлек турында бәхәс кордылар.
Икенче ашны ашап алганнан соң, Сатыш мәдәният йортына һәм авыл китапханәсенә сәяхәт ясадылар. Балалар анда эшли торган хезмәткәрләр белән якыннанрак таныштылар, үзләрен артист роленә куеп карадылар. Аннары авыл китапханәсенә юл тоттылар. Китапханәдә сакланган күп төрле китаплар белән кызыксындылар, каникул вакытында укырга дип бик күп әдәби китап алдылар.
Көндезге аштан соң, балалар зур түгәрәк эчендә пионерия җырларын җырлап ял иттеләр. Көндәлек эшкә йомгак ясалып, ”Иң төгәл”, “Иң чиста”, “Иң сәлатле”, “Иң кыю”, “Иң тырыш”, “Иң җитез”, “Иң талантлы”, “Иң актив” дигән номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнеп медальләр тапшырылды.









