Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
“Кояшкай” ял лагереның унтугызынчы көне 23.06.2014

Бүген балалар “Кояшкай” балалар бакчасына сәяхәт ясадылар, алар аны “Балачакта кунакта” дигән девиз астында эшләделәр. Алар анда төрле-төрле биюләр , җырлар җырлап, матур итеп шигырьләр сөйләп балалар бакчасындагы балалар белән бергә күңел ачтылар.
Икенче ашны ашап алганнан соң, балалар “Теремкәй” әкиятендә кунакта булдылар, аларны анда төрле әкият геройлары көтеп торды.”Шалкан”, “Алтын балык”әкиятләре сәхнәләштерелде.Укучылар үзләрен чын артистларча тоттылар.
Көндезге аштан соң балалар зур түгәрәк эчендә пионерия җырларын җырлап ял иттеләр.Көндәлек эшкә йомгак ясалып,”Иң төгәл”, “Иң чиста”, “Иң сәлатле”, “Иң кыю”, “Иң тырыш”, “Иң җитез”, “Иң талантлы”, “Иң актив” дигән номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнеп медальләр тапшырылды.
-
"Кояшкай" ял лагереның унсигезенче көне. 21.06.2014

“Кояшкай” ял лагеренда 9.00-11.00 сәгатъ аралыгында тәрбиячеләр “Сугыш уты кабат кабатланмасын” дип аталган кичә-презентация үткәрделәр. Кичә барышында авылыбыздан сугышка киткән ир-атлар турында, исән-сау әйләнеп кайтучылар , хәбәрсез югалучылар, үлеп калучылар турында белешмә бирделәр. Сугышта катнашкан ветераннар үзләренең истәлек – хәтирәләрен сөйләгән видеоязма күрсәтелде.
Һәйкәл –обелискка венок салдылар. Сугыш ветераннары яшәгән урамнарда булдылар, бүгенгесе көндә исән- сау яшәүче Галинур абыйда кунакта булдылар.
-
"Техник иҗат" атналыгы дәвам итә 20.06.2014

"Кояшкай" лагере эшен дәвам итә. Балалар анда бик теләп йөриләр. Чөнки барлык шартлар да тудырылган: тәмле ашау, күңелле, файдалы уеннар, яхшы тәрбиячеләр... Бүгенге көндә дә төрледән-төрле чаралар узды. Иртәнге аштан соң "Оста куллар" түгәрәгендә балалар төрле җепләрдән күз явын алырдай картиналар ясадылар. "Син табигатьне беләсеңме?" интеллектуаль бәйге барышында укучылар дәресләрдә алган белем-күнекмәләрен кабат искә төшерделәр. Көндезге аштан соң балалар дәррәү килеп , "Лагерьда үткән көннәр, күңелдә мәңге калачак" дип исемләнгән презентация эшен яклауга әзерләнделәр. Көн ахырында бер генә бала да бүләксез калмады.
-
"Кояшкайда" яллар күңелле үтә 19.06.2014

-
Эвакуация үткәрелде . 19.06.2014

Бүген "Кояшкай" лагерена йөрүче укучылар белән пожар һәм аның аяныч нәтиҗәләре темасына сөйләшү үткәрелде. Әңгәмә ахырында пожар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре өйрәтелде һәм эвакуация үткәрелде. Эвакуация барышында укучылар үзләрен тиешенчә тоттылар.
-
"Кояшкай" ял лагереның унбишенче көне 18.06.2014

“Бер, ике, өч – бездә бөтен көч!” дигән девиз астында сәламәтлек минуты үткәрелде. Балалар саф һавада физик күнегүләр ясадылар, “Энә-җеп”уены уйнап алдылар.
Лагеребызда “Техник иҗат” атналыгы дәвам итә. Бүген “Оста куллар ” түгәрәгендә балалар пластилиннан картина ясадылар. Балаларга эш барышы, кирәкле әйберләр, пластилин белән эшләү кагыйдәләре аңлатылды. Барлык балалар да бик теләп катнаштылар. Бик матур картина барлыкка килде.
Икенче ашны ашап алганнан соң, балалар наратлыкка экскурсиягә кузгалдылар. Кичә генә яңгыр явып үткәнгә, көн бик матур иде. Юлда барган вакытта, балаларга табигатьтә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Балалар белән төрле уеннар уйналды, дару үләннәренең файдасы турында сөйләнде.
Бу көн балаларга бик файдалы булды.
-
"Кояшкай" ял лагереның ундүртенче көне. 18.06.2014

Лагеребызда “Техник иҗат” атналыгы дәвам итә. Бүген “Оста куллар” түгәрәгендә “Чәчәкле алан” панносы ясалды. Балаларга кайчы белән эшләү кагыйдәләре аңлатылып үтелде, эш барышының планын карап киттеләр. Укучылар чәчәк исемнәрен искә төшерделәр, үзләре яраткан чәчәкләрне ясап, алардан картина ясадылар. Балаларга картина ясау бик ошады.
Икенче ашны ашап алганнан соң, балалар белән Икшермә мәктәбендә эшләүче түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышырга барылды. Көндезге аштан соң Флешмоб оештырылды. Балалалар төрле хәрәкәтләрне укытучылар артыннан кабатладылар. Флешмоб балаларга бик ошады.
-
"Кояшкай" ял лагереның унөченче көне. 16.06.2014

Кояшкай ял лагеренда “Техник иҗат” атналыгы башланып китте, аның кысаларында “Оста куллар” түгәрәге эшчәнлеге эшли башлады. Балалар бу түгәрәктә краска, клей һәм тушь ярдәмендә картина ясадылар. Алар бу рәсемгә “Шатлык картина”сы дип исем куштылар, чөнки алар анда якты төсләр кулланды һәм рәсем ясар алдынна балаларга бик тә кызыклы видео-фильм күрсәтелгән иде. Картинада балалар үзләренең эчке дөньясын ачып күрсәтте, балаларга бу ысул белән шөгелләнергә бик нык ошады.
Икенче ашны ашап алганнан соң балалар “Без зарядка ясадык, йөгердек һәм сикердек!” дигән кичәдә булдылар. Балалар сәламәтлек турында бик тә кызыклы презентация карап үттеләр.
Көндезге аштан соң бадминтон уеннары булып узды, балалар бу уенда үзләренең көчләрен сынаштылар, капма-каршы командага бүленеп уйнадылар. Бүгенге көн бик кызыклы һәм рухи яктан файдалы булды.
-
"Кояшкай" ял лагереның уникенче көне. 14.06.2014

Бүген "Кояшкай" ял лагеренда "Математика атналыгы"ның соңгы көне, шул уңайдан бүген бездә "Математик кроссворд чишү" дип исемләнгән викторина булып узды. Балалар анда атна буе карап үткән кичәләргә анализ ясадылар һәм ике командага бүленеп, кроссворд чиштеләр. Сораулар авыр булуына карамастан ике команда да бирешмәде һәм очколарны бер тигез итеп җыеп, дуслык җиңде.
Икенче аштан соң "Физкультура-минем дустым" дип исемләнгән уен-кичә булып узды, балалар рәхәтләнеп сикерделәр, йөгерделәр, кызыклы спорт уеннары уйнадылар.
-
"Кояшкай" ял лагереның унберенче көне. 13.06.2014

Балалар иртәнге ашны ашаганнан соң, “Сихерләнгән урманда байлык эзләү” дип исемләнгән викторинада катнаштылар. Бу уен бик үзенчәлекле һәм кызык булды. Балалар ике командага бүленеп, түбәндәге турларда көч сынаштылар. 1 тур “Тапкырларга табышмак”, 2 тур “Әкият геройларын таны”, 3 тур “Кроссвордлар илендә”, 4 тур “Кемгә аталган хат”, 5 тур “Музыка дөньясында”. Дөрес әйтелгән җавапларга китап төшерелгән житоннар таратылды һәм очколар куелды, җиңүчеләр ачыкланды.
"Сәламатлек илендә" дип исемләнгән спорт уены булып узды. Укучылар мини-футбол, корзинага туп кертү, скакалкада сикерү, обруч әйләндерү, катлаулы эстафета уеннарында көч сынаштылар. Мини-футбол уенына килгән әтиләр дә уеннан канәгать калды.









