Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
"Экстремизм - җәмгыятькә куркыныч яный" 13.09.2014

Бүген 5-11 сыйныф җитәкчеләре укучыларны "Экстремизм - җәмгыятькә куркыныч яный" темасы белән таныштырып үттеләр., презентация күрсәтеп киттеләр. Укучыларга әлеге чыгыш файдалы булды, төрле милләт халыкларының дус- тату яшәргә тиешлеген тагы бер кат исбатлады.
-
Икенче икмәк уңышы җыйнылды! 12.09.2014

Дәресләрдән соң 8нче, 10нчы сыйныф укучылары 12 сентябрь көнне мәктәп бакчасыннан бәрәңге уңышы җыйнауда актив катнаштылар. Уңыш куанычлы, ел әйләнәсенә җитәрлек бәрәңге җыйналды.
-
Тәрбия сәгате – саф һавада. 10.09.2014

10 сентябрь көнне 8 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Тимергалиева Г.Ф. белән берлектә, “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән темага тәрбия сәгате вакытында спорт мәйданчыгында шау-гөр килеп футбол уйнадылар. Җиңүне егетләр командасы яулады. Әлеге төр тәрбия сәгате укучылар өчен бик кызыклы булды!
-
"Без-экстремизмга каршы!"
10.09.2014
9-11 нче сыйныфларда "Без- экстремизмга каршы!" темасына тәрбия сәгатьләре булып үтте.Әлеге тәрбия сәгатенең төп максаты: төрле милләт халыкларының дус-тату яшәргә тиешлекләрен аңлату иде.Әлеге максат тәрбия сәгатендә тормышка ашырылды.
-
"Финанс белемнәре көне" 05.09.2014

-
"Экстремизмга каршы"
04.09.2014
Бүген мәктәп күләмендә гомуми ленейкада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтшина Р.И. укучыларны "Без - экстремизмга ккаршы" дип аталган айлык башланып китүе, планы белән таныштырып үтте.Экстремизмның җәмгыятькә куркыныч янауы турында мәгълүмат бирде.
-
Эвакуация планы белән таныштыру.
04.09.2014
Бүген мәктәбебездә укучыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан эвакуация планы белән таныштырылды. Әлеге чарада укучылар дөрес һәм тиз арада мәктәп бинасыннан чыгу юлларын кабат искә төшерделәр. Барлык укучыларның үзләре белән повязкалар йөртүләре ачыкланды. Хәвеф-хәтәрсез, исән-сау яшәргә язсын!
-
Өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшчәнлеге.
04.09.2014
Бу уку елында мәктәбебездә укучыларга өстәмә белем бирү максатыннан 5 түгәрәк эшли башлады:
1. Хореография.
2. "Оста куллар".
3. Баскетбол.
4. Бадминтон.
5. Умартачылыкта оста куллар.
Кабул ителгән расписание нигезендә укучылар әлеге түгәрәкләргә теләп йөриләр.
-
Беслан фаҗигасе.
03.09.2014
-
Мәктәп балалар Думасына яңа состав сайланды. 02.09.2014

Мәктәп балалар Думасына яңа состав сайланды. 2013-2014 нче уку елында эшләгән состав членнарына рәхмәт җиткерелде.2014-2015 нче уку елы өчен депутат итеп - 10 нчы сыйныф укучысы Закирова Альбина, спикер -8нче сыйныф укучысы Галимзянова Инзиля сайланды.Бу вазифага сайлануыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз, эшегездә уңышлар телибез.









