Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Кыш китте - яз килде 27.03.2016
26 нчы март көнне Мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Укучылар, укытучылар һәм авыл халкы җыр - бию һәм уеннарда актив катнашып, карга боткасы ашап, коймак белән чәй эчеп, изге теләкләр теләп, кышны озаттылар.
-
Шахмат - зирәкләр уены 26.03.2016
Бүген Лесхоз бистәсендә яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында шәхси беренчелек өчен, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы Н.М.Миннеханов истәлегенә багышланган шахмат ярышлары булып узды. Безнең мәктәп укучылары да бу ярышларда актив катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. (Җитәкчеләре - Шакирова М.М.)
-
Әзерлек эшләре дәвам итә 25.03.2016
Каникул көннәрендә 4 нче сыйныф укучылары белән рус теле, ӘТД һәм математика фәннәреннән май аенда үткәреләчәк Бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерлек эшләре бара.
-
24 марта - Всемирный день борьбы с туберкулезом 24.03.2016
-
"Илһам"нан илһамланып 24.03.2016
23 нче март көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә, тел – әдәбият сөюче укучылар өчен оештырылган “Илһам” конкурсының зона этабы үтте. Безнең мәктәптән “Яшь прозаик” номинациясендә Галиева Гөлинә (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Г.Х.) уңышлы чыгыш ясады.Гөлинә бу бәйгедән иҗади уңышларына сөенеп, илһамланып кайтты.
-
Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа! 23.03.2016
Мәктәбебездә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, "Китаплар иленә сәяхәт" исемле кичә үткәрелде. Укучылар бу кичәдә яңа китаплар белән таныштылар, табышмакларга һәм викторина сорауларына җаваплар таптылар, китапларны саклап тоту кагыйдәләрен исләренә төшерделәр.
-
ЕГЭ и ОГЭ по математике 23.03.2016
-
ЕГЭ и ОГЭ по русскому языку 22.03.2016
-
Аҗаган - 2016 22.03.2016
Шәмәрдән лицее базасында "Аҗаган - 2016" хәрби - спорт уеннары үтте. Командалар стройда җырлап бару, автомат сүтеп җыю, төз ату, турникта тартылу, эстафета һәм башка төрләр буенча көчләрен сынаштылар. Безнең мәктәп укучылары да бу уеннарда актив катнашты.
-
Язгы каникуллар башланды 21.03.2016
Мәктәптә каникул вакытында да укучылар тавышы тынып тормый. 9,11 сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнәләр, фәннәрне авыр үзләштерүче укучылар өстәмә консультацияләргә йөриләр.