Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Балалар китабы - сихри бер дөнья. 2 нче апрель - Халыкара Балалар китабы көне. 02.04.2016
2 апрель – Халыкара Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, Дания әкиятчесе - Ганс Христиан Андерсен (02.04.1805) белән бәйле. Балалар китабы көне 1967 нче елдан бирле, әкиятченең туган көнендә билгеләп үтелә. Әкият остасының әсәрләре дөньяның бик күп телләренә тәрҗемә ителгән. Һәркем балачактан ук Г.Х.Андерсен әсәрләре белән яхшы таныш. Аның геройлары артык кыю да, батыр да булмавы, киң күңеллелеге, усаллыгы, шул ук вакытта саф йөрәкле, талантлы булулары белән дә аерылып тора. Шуңа да аның әсәрләре дөнья балалары тарафыннан бүген дә зур популярлык белән яратып укыла.
-
Чисталык икеайлыгы 02.04.2016
Әйләнә - тирәбезнең чисталыгы, матурлыгы үзебездән тора. 1 нче апрельдән республикада санитар - экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде. Шул максаттан, сыйныф сәгатьләрендә укучылар белән әңгәмәләр, җыеннар үткәрелә. Педагог - оештыручы Ахатова Тәгъзимә Айрат кызы III сыйныф укучылары белән чисталык темасына җыен уздырды.Соңыннан алар, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган мемориал тирәсен чистарттылар.
-
Кошлар - канатлы дусларыбыз! 01.04.2016
Кышның салкын бураннары үтә
Менә кабат җиргә язлар җитә.
Таллар бөре ача, кояш көлә,
Күчмә кошлар җиргә тавыш бирә.
Җылы яктан очып кайтырлар
Көзен киткән кошлар, кошкайлар.
Җырлый-җырлый оя сайларлар
Безнең якын дускайлар!
Ел яздан башлана. Яз – ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш туры карап елмая. Яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала.Ләкин сайрар кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый. Сыерчыклар, тургайлар кайтып, тирә-юньгә дәртле авазларын тараткач кына, яз үзенең тулы хокукын ала кебек.1906 нчы елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела һәм Халыкара “Кошлар көне” билгеләп үтелә башлый. Ә Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 нче елның 1 нче апреленннән башлап “Кошлар көне”н үткәрү традициягә кергән. Шул уңайдан һәр елны мәктәбебездә “Кошлар көне” билгеләп үтелә. Быел ул КВН формасында үтте.
-
С днем Смеха! 01.04.2016
С днем смеха вас сердечно поздравляем!
И пусть сегодня ждет лишь радость всех!
В день первого апреля вам желаем
Веселья, шуток, смеха звонче всех!
-
Татарстан варислар берлегенең чираттагы утырышы 31.03.201628-30 нчы март көннәрендә "Костер" сәламәтләндерү лагерында (оздоровительно-образовательный лагерь) Татарстан варислар берлегенең чираттагы утырышы булып узды. Әлеге утырышта Саба муниципаль районының балалар Думасы спикеры - Явлаштау урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Габдулхакова Айгөл катнашты. Язгы смена дәвамында төрледән-төрле хәрәкәтле уеннар, кызыклы акциялар, мавыктыргыч квестлар булып узды. Һәр районнан килгән укучыга Татарстан варислар берлеге символы төшкән футболка бирелде. 30 нчы март иртәсендә активистлар, әлеге сменадан тулысынча канәгать булып, өйләренә таралыштылар.
-
Профессии наших родителей 30.03.2016
Ярмиев Разиль, ученик 8 класса, на работе у отца в Межрайонной ИФНС России №10 по РТ.
-
Һөнәргә яшьтән өйрән! 30.03.2016
Һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, язгы каникул чорында укучыларга әти - әниләренең эш урыннарында булып, хезмәтләре белән танышып кайтырга тәкъдим ителгән иде. Бу тәкъдим күп укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Гыйлметдинова Илсинә әнисенең эш урынында - Мишәбаш фельдшер - акушерлык пунктында.
-
КВН - 2016 29.03.2016
28 нче март көнне район балалар иҗат үзәгендә КВН уеннарының финал этабы үтте. Мәктәбебезнең "Текәләр" командасы (җитәкчесе Ахатова Т.А.) финалга ук килеп җитмәсә дә, алдагы турларда актив катнашканы өчен Грамота белән бүләкләнде. Молодцы, "Текәләр!".
-
Габдулла Тукайның тууына - 130 ел! 29.03.2016
И син Тукай, халкым күңелендә, якты йолдыз булып кабындың... Апрель аенда татар халкы бөек Тукайның тууына 130 еллыкны билгеләп үтәчәк. Шул исәптән мәктәбебездә, "Туган тел" айлыгына багышланган чаралар планы төзелде.
-
Референдум - 2016 27.03.2016