Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Кышкы сәяхәт 19.02.2016
Бүген башлангыч сыйныф укучылары кышкы табигатьтә экскурсиядә булдылар.
-
Кышкы сәяхәт 19.02.2016
-
Әзерлек төркеме эшли 18.02.2016
Һәр атнаның чәршәмбе көнендә, 2016 - 2017 нче уку елында 1 нче сыйныфка укырга керүче балалар өчен, булачак укытучылары Хаҗиева Рәмзия Хәмит кызы җитәкчелегендә әзерлек дәресләре үткәрелә.
-
Кариевлылар бездә кунакта 18.02.2016
Кичә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры (җитәкчесе - авылдашыбыз Ярмиев Мансур Зиннур улы) авылыбызда кунакта булып китте. Театр коллективы мәктәп балалары өчен "Супер Светофор" һәм өлкәннәр өчен "Кичер мине, әнкәй!" спектакльләрен тәкъдим итте. Спектакльләр тамашачыларга бик ошады. Театр коллективына алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Айлык дәвам итә ... 17.02.2016
Бүген мәктәбебездә хәрби - патриотик айлык кысаларында отжимание ярышы үткәрелде. Анда барлык егетләребез дә актив катнашты.
-
1 нче сыйныфлар өчен каникул 16.02.2016
15 нче февральдән 21 нче февральгә кадәр 1 нче сыйныф укучылары өстәмә каникулга киттеләр.
-
Муса Җәлилнең тууына - 110 ел 15.02.2016
15 нче февраль көнне патриот - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, тарих фәне укытучысы Ярмиева Гүзәл Мәсгут кызы 10 нчы сыйныф укучылары белән "Татар халкының курку белмәс улы" дип исемләнгән чара үткәрде. Укучылар бу чарадан туган илебезне Җәлил кебек яратырга, аңа тугрылыклы булырга кирәклеген аңладылар.
-
Куркаклар хоккей уйнамый 14.02.2016
Бүген мәктәбебезнең хоккей мәйданчыгында Саба аграр көллияте, Арташ һәм Явлаштау командалары көч сынашты. Барлык командадагы егетләр дә бик тырышып уйнадылар. Ләкин, уен җиңелүсез дә булмый. Соңгы нәтиҗәләргә килгәндә Саба аграр көллияте - I урын, Явлаштау - II урын һәм Арташ командасы - III урынны яулады. Сез булдырасыз, егетләр!
-
Әйдәманнар көч сынашты 13.02.2016
12 нче февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә "Иң шәп әйдәман" ("Замечательный вожатый") республика конкурсының район этабы (II тур) үткәрелде. Бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 6 әйдәман катнашты. Әйдәман - балаларның ялын мавыктыргыч итеп оештыручы һәм һәр яктан сәләтле укучы ул. Бу сыйфатлар безнең мәктәбебезнең әйдәманы, 10нчы сыйныф укучысы Габделхакова Айгөл Айдар кызына да бик туры килә. Бәйгедә ул үзен бар яктан да үрнәк итеп күрсәтеп, "Самый эрудированный вожатый" номинациясендә җинү яулады. Афәрин, Айгөл! Алга таба да зур уңышлар сиңа.
-
Чаңгы юлы - 2016 13.02.2016
Бүген Явлаштау авыл җирлеге буенча "Россия чаңгы юллары - 2016" үткәрелде. Традициягә әйләнгән зур күләмле бу спорт чарасында мәктәп укучылары, укытучылар һәм хезмәткәрләр бик теләп катнашты.