• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21
Телефон: +7(843)-62-4-68-35
E-Mail: evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Евлаштауская СОШ"
Руководитель: Ханнанов Рамиль Фанисович
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 71
У нас учат: 24

Яңалыкларыбыз

Чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләренә киңәшләр

Опубликовано: 25.06.2016

  Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек аттестатлары тотып, үзләре сайлаган һөнәрләр буенча белгечлек алырга дип, югары уку йортларына юл тотар. 
 
   Хөрмәтле әти –әниләр! Балагыз нинди дә булса белгечлек сайлаганда, киңәш бирер алдыннан, беренче чиратта, аның нәрсәгә сәләтле булуына һәм тартылуына игътибар итегез. Әгәр башкарган эше кызык түгел, көченнән килми яки аңа аны мәҗбүриләп такканнар икән, бу кеше зур уңышларга ирешә алмаячак. 
 
  Бүген бик абруйлы саналган һөнәрнең дә тагын 5-6 елдан дәрәҗәсе бөтенләй төшәргә, рейтинг баскычының ахыргы өлешендә калырга мөмкин. 
Шуны истән чыгармагыз: балагыз сезнең теләкләрне генә үтәп йөрү, хыялларыгызны тормышка ашыру өчен дөньяга килмәгән. Әгәр сез яшьлегегездә ниндидер югары уку йортына кереп укый алмагансыз икән, моны бала эшләргә тиеш дигән сүз түгел. Әгәр югары белем алгансыз икән, улыгыз яки кызыгыз, нәкъ менә сезнең юлдан китәргә тиеш дип уйлау, шулай ук зур ялгышлык.
 
   Югары уку йорты дипломы, һичшиксез, эш табу мөмкинлеге, югары хезмәт хакы гарантияли дип уйлап та хаталанмагыз. Кайда да эшен яратып, белеп башкаручыга, башы эшләгән, яхшы холыклы, сау-сәламәт кешегә өстенлек бирәләр.
 
   Балагызга ышаныгыз, һөнәр сайлаганда ярдәм итәсегез килә икән, үзегезне таләпчән укытучы кебек тотмагыз, якын дус булыгыз. Улыгыз яки кызыгыз ялгышлык эшләгән кебек тоелса да, юл кую дөресрәк булмас микән? Бу – ул сайлаган һөнәр, аның тормышы. Үзе абынган еламас, диләр. Әлеге гамәле өчен ул үзе җавап бирәчәк, хатаны да үзе төзәтәчәк. Сезнең киңәшне тотып ялгыштым, дип гомер буе үкенерлек булмасын!


К списку новостей