Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
"Ел укытучысы - 2016"
03.02.2016
Мәктәбебез укытучылары "Ел укытучысы - 2016" район конкурсында актив катнашалар. Аларга уңышлар телибез!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы – 2016 29.01.2016
Мәгариф хезмәткәрләре кышкы спартакиадасының зона ярышлары дәвам итә. 29 гыйнвар көнне Балык Бистәсенең “Дельфин” спорт комплексында мәктәп директорларыннан гына торган командалар волейбол уенында көчләрен сынашты. Саба районы командасы беренчелекне яулады. Молодцы!
-
Хоккей ярышлары
24.01.2016
24 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә хоккей ярышлары булып узды. Ярышларда Шәмәрдән, Явлаштау һәм Тимершык командалары көч сынашты. Явлаштау командасы составында укучы егетләребез дә бар иде. Командалар барлык көчләрен куеп уйнаганнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
Явлаштау - Шәмәрдән 3:1
Тимершык - Явлаштау 1:0
Шәмәрдән – Тимершык 3:2
Молодцы, егетләр!
-
"Дулкыннар" бәйгесендә җиңүләр
23.01.2016
22 январь көнне Балалар иҗат үзәгендә "Дулкыннар" республика бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Бәйге Клара Булатова иҗатына багышланган иде. Укучылар осталык белән әдипнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, конкурска Клара Булатова әсәрләре буенча рәсемнәр тәкъдим иттеләр. Укучыларыбызны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!
Рәсем номинациясе, уртанчылар төркеме:
1 урын – Мирзагаллямова Диләрә, Явлаштау урта мәктәбе, җит. Ахатова Т.А.,
Вокал номинациясе, уртанчылар төркеме:
2 урын – Ахатова Тамчыгөл, Явлаштау урта мәктәбе, җит. Ахметзянова А.Г.
Нәфис сүз номинациясе, уртанчылар төркеме:
3 урын – Хафизова Нәргизә, Явлаштау урта мәктәбе, җит. Шакирова З.Р.
-
Саф һава – тәнгә дәва 23.01.2016
Башлангыч сыйныф укучылары Гибадуллин Зөлфәт Фоат улы җитәкчелегендә саф һавада булдылар. Алар чаңгыда йөрүнең төрле алымнарын өйрәнделәр, рәхәтләнеп чаңгы шудылар.
-
Нюренбергтагы хәрби трибуналга 70 ел 22.01.2016
Бүген 5-7 нче сыйныф җитәкчеләре Галиева Г.Х., Ахметова С.В., Файзыханова А.И. укучыларга Нюренберг процессына 70 ел уңаеннан “Фашизм турында ниләр беләсез” дигән темага тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Әңгәмә барышында, сугыш – бу сүз күп кешеләрнең күңелендә аяныч һәм сагыш уятуы, анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булулары турында балалар бәйнә-бәйнә үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
-
Мәктәбебездә ремонт эшләре 20.01.2016
15 нче январь көнне мәктәбебездә капиталь ремонт башланып китте. Хәзерге вакытта зданиеның тышын төрәләр.
-
Нюренбергтагы хәрби трибуналга 70 ел 19.01.2016
Бүген, 19 январь көнне Явлаштау урта мәктәбе 8-9 сыйныфларында тарих укытучысы Ярмиева Г.М. Нюрнберг шәһәрендә халыкара хәрби трибунал немец хәрби җитәкчеләренең эшен карауга 70 ел уңаеннан “Хаклык авазы” дигән темага дәрес үткәрде. Дәрестә “Нюрнберг 70 лет спустя” дигән документаль фильм күрсәтелде һәм фильм буенча әңгәмә үткәрелде. Укучылар дәрестән бик тетрәнүле халәттә чыктылар
-
Район башлыгының чыршы бәйрәме. 06.01.2016
Мәктәбебездән 15 укучы Лесхозда Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановның балалар өчен үткәрелгән чыршы бәйрәмендә катнашты. Укучыларыбыз бәйрәмнән күтәренке кәеф белән кайттылар.
-
Кар сыннары 31.12.2015
Кар сыннары конкурсы нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп III нче урынга лаек булды. Мәктәбебез янын бизәүгә хезмәте кергән һәркемгә дә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.