Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Яңалыкларыбыз
ЧЫГАРЫЛЫШ - 2016
Опубликовано: 27.06.201626 нчы июнь көнне мәктәбебездә “Чыгарылыш кичәсе” булып үтте. 11 нче сыйныф укучыларын котларга мәктәп администрациясе, укытучылар һәм укучыларның әти – әниләре килгән иде. Алар укучыларны аттестат алулары белән чын күңелдән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Кадерле укучылар! Менә бүген сез мәктәп белән аерылгысыз булган балалык чорына, үсмер елларыгызга йомгак ясыйсыз. Унбер ел буена куйган тырыш хезмәтегезнең җимешләрен җыясыз. Сезне шушы чорны лаеклы үтүегез белән, кулларыгызга өлгергәнлек аттестаты алуыгыз белән чын күңелебездән котлыйбыз.
Сезне киләчәктә зур юллар көтә. Кайларда гына йөрсәгез дә, ниләр белән генә шөгыльләнсәгез дә, Кеше дигән олы исемгә тап төшермәгез.Тормыш ваклыклары, язмыш кытыршылыклары сезнең күңелләрегезне каралтмасын. Корган планнарыгыз, уй -теләкләрегез, кылган гамәлләрегез һәрвакыт изге булсын. Хәерле, изге юллар сезгә, укучылар!
Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Ак чәчәктәй тормыш язына.
К списку новостей