Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Инглиз теленнән контроль эш 12.02.2016
Укучыларның белем дәрәҗәләрен өйрәнү дәвам итә. Бүген инглиз теленнән 5,6,7,8,10 нчы сыйныф укучылары өчен районкүләм контроль эш уздырылды.
-
Серле каләм 12.02.2016
Фикерли белү, үз каләмең аша шул фикерне башкаларга җиткерү зур талант сорый. Районыбыз иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларына да, яшьләргә дә бик бай. Яза белә торган сәләтле укучыларны барлау йөзеннән, районыбызда һәр елны Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин тарафыннан "Серле каләм" конкурсы үткәрелә. Бу бәйгедә безнең мәктәбебез укучылары да актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Шул уңайдан, 17 февраль көнне бәйгене оештыручылар катнашында, безнең укучылар белән очрашу көтелә. Очрашуга рәхим итегез!
-
"Россия чаңгы юллары - 2016" 12.02.201612 февраль көнне Явлаштау авыл җирлеге Мишәбаш авылында “Россия чаңгы юллары - 2016” ярышлары булып үтте. Чарада Мишәбаш башлангыч мәктәбе, “Тюльпан” балалар бакчасы, ФАП һәм клубтан барысы 35 кеше (26 бала һәм 9 хезмәткәр) катнашты. Чара оешкан төстә үтте. Балалар да, өлкәннәр дә саф һавада рәхәтләнеп ял итте.
-
Парламент дәресе 11.02.2016
Парламент дәресләре Дәүләт Советы рәисе Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы тарафыннан 2009 нчы елдан башлап үткәрелә. Бүген парламент дәресенең чираттагысы җәмгыять белеме фәне укытучысы Фәйзрахманова Нуркыя Мөхәммәтхан кызы һәм җирле үзидарә сәркатибе Балтачова Оркыя Миннегали кызы катнашында үтте. Дәрестә парламент эшчәнлеге, бурычларыбыз, хокукларыбыз турында сөйләшенде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
-
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы 11.02.2016
Мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы бара. План нигезендә төрле чаралар, ярышлар, уеннар үткәрелә. Бүген айлык кысаларында тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Ханнанов Илдар Фәнис улы дартс буенча ярыш үткәрде.
-
ОГЭ га әзерлек 09.02.2016
9 сыйныф укучыларының һәр көннәре, һәр сәгатьләре атна буена бүленеп куелган. Алар бөтен көчләрен ОГЭ га әзерлек өчен бирәләр. Бүген Гафиятова Гөлүсә Айрат кызы математика фәненнән консультация үткәрде. Аларга уңышлар телибез.
-
Начался прием детей в 1 класс 08.02.2016
Уважаемые родители!
С 1 февраля начался прием заявлений для зачисления детей в первый класс.
Справки по телефону: 8(84362)-4-68-35
-
Спартакиада тәмам 06.02.2016
Кышкы спартакиада тәмам. Гомуми исәп буенча Саба районы командасы 3нче урынга лаек булды. Ярышларда катнашкан укытучыларыбызга алда тагын да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
Без булдырабыз! 05.02.2016
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы уңаеннан үткәрелгән волейбол ярышларының финал туры кабат Балык Бистәсендә үтте. Сигез команда катнашында үткән уенда Сабалылар беренчелекне яулады. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Хоккей мәйданчыгында 04.02.2016
Мәктәбебезнең хоккей мәйданчыгы көн дәвамында тынып тормый. Укучылар анда хоккей уйныйлар, үзара ярышалар һәм шуу серләренә өйрәнәләр.