Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Бозда шуу күңелле 21.03.2016
Башлангыч сыйныф укучылары, Мишәбаш мәктәбе укучылары белән берлектә, "Нарат" боз сараена бардылар. Алар тимераякта шуу серләренә төшенделәр, күңелле ял иттеләр.
-
Очрашулар дәвам итә 19.03.2016
Профориентация айлыгы кысаларында, төрле уку йортларыннан килгән вәкилләр белән очрашулар дәвам итә. Бүген КНИТУның нефтехимия һәм нанотехнологияләр факультеты студенты Галимов Рәнис, 8 -- 11 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Ул укучыларны укырга керү шартлары белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.
-
Чит телләр фестивале 18.03.2016
6 нчы сыйныф укучысы Фахрутдинов Нурсил районыбызда үткән "Чит телләр фестивале"ндә катнашып, "Нәфис сүз" номинациясендә I урынны яулады.(Җитәкчесе: Балтачова Р.К.) There is a good boy!
-
Волейбол буенча зона ярышлары 18.03.2016
Мәгариф хезмәткәрләренең волейбол буенча зона ярышлары дәвам итә. Бүген безнең укытучылар командасы бу уеннарда катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
-
Юбилеегыз белән! 17.03.2016
Мәктәп ашханәсендә укучылар һәм укытучыларны 25 ел тәмле ашлары белән сыйлаган пешекчебез - Сабирова Рәгыйдә Давыт кызына - 55 яшь. Рәгыйдә Давыдовна! Без сезне чын күңелебездән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Иң изге теләкләр белән, Явлаштау урта мәктәбе коллективы.
-
Баскетбол 17.03.2016
2002 - 2003 нче елгы малайлар һәм кызлар командалары арасында баскетбол буенча зона ярышлары булып узды. Безнең мәктәптән һәр ике команда да III нче урынны яулады. Молодцы!
-
Йөзү дәресләре 16.03.2016
Мәктәбебез укучылары йөзү курсы буенча бассейнда дәресләр үттеләр.
-
Сәламәтлек дусты - СПОРТ! 15.03.2016
Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында 6 нчы сыйныф укучылары баскетбол белән шөгыльләнәләр.
-
Сыерчык ояларына конкурс 14.03.2016
-
ОГЭ 12.03.2016
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары, математика фәненнән сынап карау эше башкардылар.