Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
Ягез әле, әтиләр! 23.02.2013

22 февраль көнне әтиләр өчен “Ягез әле, әтиләр!” бәйгесе уздырылды. Бәйрәмдә әтиләр командаларга бүленеп көч сынаштылар, балалар бик матур чыгышлар ясадылар. Әтиләр бик актив та, артист та, җитез дә булдылар. Аларга балалар үзләре ясаган бүләкне, ә ярышта катнашучыларга бакча администрациясе исәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм белән сезне әтиләр!!!
-
"Ел тәрбиячесе- 2013" 22.02.2013

21 февраль көнне район мәдәният сәхнәсендә "Ел тәрбиячесе-2013" бәйгесенең финалы булып узды. Безнең балалар бакчасының рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Ләйлә Рафаэловна бәйгедә үзенең эш тәҗрибәсен бик матур сценарий аша тамашачыларга җиткерде. Аңа бакча коллективы да матур чыгыш ясауда булышлык итте. Ләйлә Рафаэловнаның тыйнак, белемле, тәҗрибәле, тапкыр, чын тәрбияче булуы сәхнәдә чыгыш ясаганда да ачык чагылды. Шушы сыйфатлары өчен аны балалар, коллектив һәм әти- әниләр яраталар, ихтирам итәләр. Конкурска жюри нәтиҗә чыгарып, район башлыгы Рәис Нургалиевич тәрбиячеләргә Грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Валимухаметова Ләйлә Рафаэловна "Үз эшенең остасы" номинациясендә җиңү яулады. Аны чын күнелдән шушы жиңуе белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 21.02.2013

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип,
Мөмкин хаттә әйтергә.
Ул – тынычлык бәйрәме.
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул-солдатлар бәйрәме.
Без котлыйбыз аларны –
әтиләрне, абыйларны,
һәм бөтен солдатларны.
Хөрмәтле әтиләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз!
Сезне 22 февраль көне, 15 сәг.30 мин. “Ягез әле, әтиләр!” бәйрәменә чакырабыз.
-
Спорт инвентарьлары кайтты. 20.02.2013

Шушы көннәрдә бакчабызга төрле спорт җихазлары кайтты. Балалар йомшак модульләр, тоннельләрне бик ошаттылар.
-
19.02.2013

Котлыйбыз!
Тәрбиячеләребез Шакурова Рузилә Мидехатовна һәм Солтанова Мәдинә Равилевна “Яңа юнәлешләр” инновацион белем бирү үзәге оештырган “Мультимидейный урок- новые возможности” II регионара конкурсында катнашып, “Точные дициплины” номинациясе буенча Сертификат белән бүләкләнделәр. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
Муса Җәлил- халык улы. 16.02.2013

Муса Җәлил! Бу исем хәзер һәр татар кешесенә, һәр милләт баласына яхшы таныш. Бу исем халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, батырлык, каһарманлык үрнәгенә әверелгән. Шуңа күрә дә аның тормышындагы һәр вакыйга, һәр сәхифә безнең өчен аеруча кадерле, аеруча изге.
Без һәр ел саен бөек шагыйрьне зурлап искә алабыз. Муса Җәлилгә багышланган атна дәвамында балалар яратып шигырьләрен, җырларын өйрәнделәр. Аның иҗаты белән таныштылар. Ә йомгаклау чарасы итеп, Муса Җәлилгә багышланган иҗат кичәсе үткәрелде.
Бөек шагыйребез Муса Җәлил исеме буыннан буынга килә. Ул безнең күгебездә сүнмәс йолдыз булып балкый.
Каның белән язган шигырьләрең
Тетрәп укый сине бөтен җир,
Буыннардан – буыннарга килер
Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!
-
ЧАҢГЫ ЯРЫШЫНДА. 14.02.2013

Чаңгы ярышында безнең балалар бакчасыннан 13 бала һәм коллектив эшчеләре катнашты. Алар гаиләләр белән бергәләп чыктылар. Балалар алган тәэсирләр белән әле дә уртаклашалар. Барлык катнашучыларга бакча администрациясе зур рәхмәтен белдерә.
-
Ел тәрбиячесе -2013. 13.02.2013

"Ел тәрбиячесе-2013" конкурсының икенче этабы башланып китте. Финалга чыккан рус теле тәрбиячесе Валимухаметова Ләйлә Рафаэловна "Әллүки" балалар бакчасы базасында "В гостях у сказки" белем бирү эшчәнлеген күрсәтте.
-
Ел тәрбиячесе -2013 конкурсы дәвам итә. 13.02.2013

"Ел тәрбиячесе -2013" конкурсында катнашучы "Шатлык", "Әллүки", "Алтынчәч", Тимыршык балалар бакчалары финалистлары безнең бакча базасында белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр. Аларга алга таба да уңышлар телибез!
-
ҖИР ШАРЫ БУЙЛАП СӘЯХӘТ. 08.02.2013

Пәнҗешәмбе көнне балалаларга атна темасы буенча “Җылы як хайваннары” темасына презентация күрсәтелде. Соңыннан балалар “Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган мультфильмын карадылар.












