Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
РостОК турниры. 24.04.2013

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеменең балаларның белем дәрәҗәләрен ачыклау максатыннан оештырылган “РостОК” регионара дистанцион турниры үткәрелде. Турнирга белем иленнән килгән кунак- Күпбеләр килде. Ул балаларга бик кызыклы биремнәр алып килде. Барлык балалар да биремнәрне тырышып, игътибар белән тыңладылар һәм дөрес итеп эшли белделәр. Эш нәтиҗәләре шушы көннәрдә турнирга җибәреләчәк.
-
Тылсымлы бүлмә ачылды. 23.04.2013

Бүген бакчабызда яңалык- "Психологик бушану һәм сенсор" бүлмәсе ачылды. Монда төрле төсле утлар яна, зур шар әйләнеп тора, чиксезлеккә баручы нокталар, йолдызлы панно, сулы- һавалы торба- Аквалампа, утыру өчен уңайлы креслолар,һава чистарту өчен- ионизатор, хуш исле шәмнәр, талгын музыка, кул чуклары моторикасын камилләштерү өчен, төсләрне, зурлыкны өйрәнү өчен уеннар бар. Бу бүлмәдә балаларга психологик сәламәтләндерү юнәлеше буенча коррекция эше алып барылачак. Бүген "Тылсымлы бүлмә белән танышу" шөгыльләре үткәрелде.Бу шөгыльдә психологик киеренкелекне бетерү уеннары, сулыш гимнастикасы, тынычлану өчен күнегүләр, хәрәкәтле уеннар, бармак гимнастикасы, релаксация, рефлекцияләр үткәрелде. Барлык балалар да "Тылсымлы бүлмә"не бик ошатттылар!
-
"Тылсымлы бүлмә" эшчәнлеге. 23.04.2013

Сенор бүлмәсендә эшчәнлек психологик сәламәтләндерүгә юнәлдерелә. Бакчабызда 5 педагогның психолог дипломы бар. Алар “Сенсор бүлмәсенең тылсымлы дөньясы” программасы төзеделәр һәм бу программа пед. киңәшмәдә кабул ителде. Тылсымлы бүлмәдә эшчәнлек графигы төзелде. Шул график нигезендә балалар бу бүлмәдә шөгыльләнәчәкләр.
-
Г.Тукай иҗаты. 23.04.2013

Г.Тукай иҗаты, аның әкиятләрен, шигырьләренә язылган җырларын тыңлау, мультфильмнарын карау Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министлыгы биргән ""Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты " интерактив китабы, сайтка куйган мультфильмнар ярдәмендә кичке якта да оештырыла. Барлык эшчәнлектә дә атна буе бөек шагыйребез иҗаты белән таныштыру алып барыла.
-
Җир көне. 22.04.2013

Җир–анабыз, гүзәл синең табигатең,
Иксез – чиксез дала – кырларың.Суларың саф, синең, һаваң чиста
Шаулап тора яшел урманың.
Һәр елның 22 нче апрель көнендә Җир шарының барлык почмакларында Җир Ананы, аның табигатен, байлыгын мактап бәйрәм итәләр. Бу көн “Җир көне – планетабызны саклау көне” дип кабул ителгән. Без дә бүген бөтендөнья “Җир көне”нә багышланган “Рәхмәт сиңа, Җир-анабыз, безгә байлык бирәсең!” исеме астында музыкаль – әдәби кичә үткәрдек. Бүген без балалар белән урман буйлап сәяхәт иттек. Аның саф һавасы, яфракларның әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы, шифалы үләннәре, тәмле җиләкләре – болар барысы да кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта, сәламәтләндерә. Аларның көч, матурлык, күңелгә рәхәтлек бирүен бергәләп балаларга җиткердек. Туган ягыбыз искиткеч гүзәл! Урманнарында киек – җәнлекләр йөри, чәчәкле аланнарында бөтерелеп – бөтерелеп аллы – гөлле күбәләкләр, эшче бал кортлары оча. Шул гүзәллекне кадерләп сакларга кирәк. Чәчәкләр, агачлар, сайрар кошлар, җир – барысы да тере җан. Сабыйлар күңеленә табигатьне саклауны кечкенәдән үк сеңдерә алсак иде!
-
Экология айлыгы. 19.04.2013

Бу ел- экологик культура һәм тирә-юньне саклау елы. Экологик айлык кысаларында безнең балалар бакчасында эшчәнлек башланып китте. Балалар белән һәр көн экологик экспериментлар үткәрелә, бакча биләмәсендә чистарту, җыештыру эшләре башкарыла. Бүген бөтенхалык “Марш парков” акциясе көне. Шул уңайдан зурлар, уртанчылар төркемнәре үзөк паркка экскурсиягә бардылар. Аларга табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аңа сак караш булдырырга кечкенәдән үк өйрәтәбез.
-
Үскәч мин кем булам?! 19.04.2013

Шушы тема астында рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар бик күп һөнәрләр сайлап ясаганнар.
Бик матур шигырь, җырлар да өйрәнделәр.
-Әтиең кем булып эшли?
-Директор минем әти,
Эше күп, йоклап ятмый.
-Әниең кайда эшли?
-Әниемме? Ул өйдә,
Королева ул бездә.
-
Һөнәр темасын йомгаклау чарасы. 19.04.2013

Һөнәрләр темасын йомгаклап, балалар атна буе өйрәнгән шигырьләрдән, җырлардан кичә оештырдылар. Бер- берсенең сөйләгәннәрен дикъкать белән тыңладылар. Теманы яхшы үзләштергәннәр.
-
Тәрбиячеләр театр куйдылар. 19.04.2013

Һөнәрләр турындагы теманы йомгаклап, тәрбиячеләр балаларга "Башак" театрын куйдылар. "Артистлар" чыгышыннан тамашычылар бик канәгать калдылар.
-
Һәнәрле үлмәс. 18.04.2013

Атна дәвамында эшчәнлек төрле һөнәрләргә багышланды. Балаларга бик кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырылган эшчәнлек аша күп белем бирелде. "Һәнәрләр шигырьләр белән", "Кайсы һөнәр икәнен бел", "Нәрсә артык" презентацияләре күрсәтелде, дидактик, сюжетлы уеннар уйнатылды.












