Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Әниләрнең назы белән каршылыйбыз һәр көнне. 07.03.2013

Кояш кебек нурын сибеп,
Кайгыларны таратып,
Әни яши, әби яши,
Балаларын яратып.
Без аларның назы белән
Каршылыйбыз һәр көнне.
Кояш җир йөзен җылыта,
Бәйрәм ямьли күңелне.
Әбиемне, әниемне
Чын күңелдән яратам.
Күңелемнең якты нурын
Бар дөньяга таратам.
-
Бәйрәм белән, әнием! 07.03.2013

Җир йөзенә шаулап язлар килә,
Табигатьнең гүзәл бер яме.
Яз бөресе белән бергә ачыла сыман
Газиз әнкәйләрнең бәйрәме.
Әни! Әни! Синнән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле!
Кояш җиргә берәү булган кебек.
Син дә шулай кадерле.
Бакчабызда һәр көн әниләрне,әбиләрне сөендереп, балалар бәйрәм иртәләре үткәрәләр. Матур бүләкләр бирделәр. Уртанчылар төркеме әниләрне дә сынап карадылар.
-
Бәйрәм белән,кызлар! 07.03.2013

8 март кызларның да көтеп алган бәйрәме. Аларны малайлар бәйрәмнәре белән котлап "Матрешкалар" биюе башкардылар.
Гел кояш балкысын күкләрдә,
Чыкмасын кап-кара болытлар!
Тынычта яшәсен Җир-ана,
Елмаеп уянсын балалар!
-
8 март белән! 07.03.2013

Хөрмәтле әниләр, әбиләр, кызлар! Сезне ихлас күңелдән ямьле яз белән котлыйбыз. Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт. Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Көннәрегез якты торсын.
Шатлык, бәхет,сәләмәтлек,
Сездән бердә китми торсын.Алсу Маратовна.
-
Бәйрәм белән! 04.03.2013

БЕЛДЕРҮ!
Карлар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән Сезне кадерле әниләр,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
Ямь өстәсен бәйрәмегезгә тагын,
Бар яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы, гүзәл Кызлар,
Котлы булсын язгы бәйрәмегез,
Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,
Яшьлек кайта җанга, дөньяга.
Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.
Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
Елкылдаша көмеш бөреләр.
Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,
Алтын куллы сылу сеңелләр!Кадерле әниләр, Сезне 8 март халыкара хатын- кызлар көне балән тәбрик итәбез һәм“Чын күңелдән котлыйк бөтен хатын-кызларны”, “Әнием-йөрәк тибешем” бәйрәм иртәләренә чакырабыз.
5 март – икенче кечкенәләр төркеме- 16.00;
6 март- уртанчылар төркеме- 15.30-16.30;
Зурлар төркеме - 16.30;
7 март- мәктәпкә әзерлек төркеме - 15.30-16.30;
Ясле, 1 кечкенәләр төркеме - 16.30.
-
Чаңгыларда шуарбыз да, җилләрне дә узарбыз! 01.03.2013

Чаңгыга басарга, төп шуу алымнарын өйрәтергә без икенче кечкенәләр төркеменнән үк башлыйбыз. Тәүге алымнарны балалар кечкенә чаңгыларга басып өйрәнәләр, ә аннан зур чаңгыга күчәләр.
Чаңгыларда шуабыз да,
Җилләрне дә узабыз.
Битләребез алсуланганчы
Шуарбыз да, шуарбыз.
Бу күңелле минутларны
Беркайчан онытмабыз.
-
“Яз каршылый бөдрә талларын, ташып аккан елга бозларын” 01.03.2013

Яз килде! Менә бүген язның беренче көне. Әле кыш китәргә җыенмаса да, кояш та җылырак карый кебек. Безнең балалар күңелендә дә яз. Чөнки алар атна буе яз, кояш турында сөйләштеләр, ә бүген өйрәнгән шигырь, җыр, биюләрдән яз бәйрәме ясадылар. Сабыйларның күңелләрендә, йөзләрендә шатлык нурлары бөркелде.
Бала чага шат инде -
Өй алдына март килде.
Җепшек карда көне буе
Уйнар өчен шарт килде!
-
Аҗаган. 23.02.2013

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт. Безнең коллектив бу төшенчәләрне балалар күңеленә төрле эш формалары, уеннар аша сеңдерә. Менә бүген дә балаларның яраткан бәйрәме- “Аҗаган” үткәрелде. “Сарылар” (2 кечкенәләр) һәм “Яшелләр” (уртанчылар төркеме ) беренче булып командирлар рапортны Флюзия Рафаиловнага бирделәр, ә аннан соң “Саперлар”, “Азимут билгеләү”, “Медицина ярдәме” һ.б. ярышларында катнаштылар. Ә иң соңгы этап – флагны эзләп табу булды. Балалар бик җитез, тапкыр булдылар, флагны да эзләп таптылар һәм дуслык җиңде.
-
Аҗаган. 23.02.2013

Зурлар төркеме- “Зәңгәрләр”, ә мәктәпкә әзерлек төркеме- “Кызыллар” командасы булып көч сынаштылар. Бу командаларга “Чаңгы юлы”, “Биеклекне алу”, “Снайперлар” уеннары да өстәлде. Азимутны билгеләп схема буенча флагны бик тиз таба алды бу командалар да. Балалар күңелендә шатлык, дуслык хисләре иде бу минутларда.
-
Әти- әниләр җыелышы. 23.02.2013

22 февраль көнне әти- әниләр өчен чираттан тыш җыелыш үткәрелде.
Өлкән тәрбияче Халитова Флюзия Рафаиловна барлык әти-әниләрне Республика буенча балаларга эшләнгән кискен чаралар белән таныштырды һәм аларны булдырмау чараларын аңлатты.Мәгариф министрлыгыннан килгән хат һәм искәрмә белән таныштырды. Балалар бакчасындагы хезмәткәрләргә һәм әти-әниләргә балаларның сәламәтлеген саклау, аларны хәвеф- хәтәрләрдән саклау өчен бөтен чараларны күрергә һәм үтәргә кирәк дигән карар кабул ителде.












