Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
"Тылсымлы бүлмә" эшчәнлеге. 23.04.2013

Сенор бүлмәсендә эшчәнлек психологик сәламәтләндерүгә юнәлдерелә. Бакчабызда 5 педагогның психолог дипломы бар. Алар “Сенсор бүлмәсенең тылсымлы дөньясы” программасы төзеделәр һәм бу программа пед. киңәшмәдә кабул ителде. Тылсымлы бүлмәдә эшчәнлек графигы төзелде. Шул график нигезендә балалар бу бүлмәдә шөгыльләнәчәкләр.
-
Г.Тукай иҗаты. 23.04.2013

Г.Тукай иҗаты, аның әкиятләрен, шигырьләренә язылган җырларын тыңлау, мультфильмнарын карау Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министлыгы биргән ""Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты " интерактив китабы, сайтка куйган мультфильмнар ярдәмендә кичке якта да оештырыла. Барлык эшчәнлектә дә атна буе бөек шагыйребез иҗаты белән таныштыру алып барыла.
-
Җир көне. 22.04.2013

Җир–анабыз, гүзәл синең табигатең,
Иксез – чиксез дала – кырларың.Суларың саф, синең, һаваң чиста
Шаулап тора яшел урманың.
Һәр елның 22 нче апрель көнендә Җир шарының барлык почмакларында Җир Ананы, аның табигатен, байлыгын мактап бәйрәм итәләр. Бу көн “Җир көне – планетабызны саклау көне” дип кабул ителгән. Без дә бүген бөтендөнья “Җир көне”нә багышланган “Рәхмәт сиңа, Җир-анабыз, безгә байлык бирәсең!” исеме астында музыкаль – әдәби кичә үткәрдек. Бүген без балалар белән урман буйлап сәяхәт иттек. Аның саф һавасы, яфракларның әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы, шифалы үләннәре, тәмле җиләкләре – болар барысы да кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта, сәламәтләндерә. Аларның көч, матурлык, күңелгә рәхәтлек бирүен бергәләп балаларга җиткердек. Туган ягыбыз искиткеч гүзәл! Урманнарында киек – җәнлекләр йөри, чәчәкле аланнарында бөтерелеп – бөтерелеп аллы – гөлле күбәләкләр, эшче бал кортлары оча. Шул гүзәллекне кадерләп сакларга кирәк. Чәчәкләр, агачлар, сайрар кошлар, җир – барысы да тере җан. Сабыйлар күңеленә табигатьне саклауны кечкенәдән үк сеңдерә алсак иде!
-
Экология айлыгы. 19.04.2013

Бу ел- экологик культура һәм тирә-юньне саклау елы. Экологик айлык кысаларында безнең балалар бакчасында эшчәнлек башланып китте. Балалар белән һәр көн экологик экспериментлар үткәрелә, бакча биләмәсендә чистарту, җыештыру эшләре башкарыла. Бүген бөтенхалык “Марш парков” акциясе көне. Шул уңайдан зурлар, уртанчылар төркемнәре үзөк паркка экскурсиягә бардылар. Аларга табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аңа сак караш булдырырга кечкенәдән үк өйрәтәбез.
-
Үскәч мин кем булам?! 19.04.2013

Шушы тема астында рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар бик күп һөнәрләр сайлап ясаганнар.
Бик матур шигырь, җырлар да өйрәнделәр.
-Әтиең кем булып эшли?
-Директор минем әти,
Эше күп, йоклап ятмый.
-Әниең кайда эшли?
-Әниемме? Ул өйдә,
Королева ул бездә.
-
Һөнәр темасын йомгаклау чарасы. 19.04.2013

Һөнәрләр темасын йомгаклап, балалар атна буе өйрәнгән шигырьләрдән, җырлардан кичә оештырдылар. Бер- берсенең сөйләгәннәрен дикъкать белән тыңладылар. Теманы яхшы үзләштергәннәр.
-
Тәрбиячеләр театр куйдылар. 19.04.2013

Һөнәрләр турындагы теманы йомгаклап, тәрбиячеләр балаларга "Башак" театрын куйдылар. "Артистлар" чыгышыннан тамашычылар бик канәгать калдылар.
-
Һәнәрле үлмәс. 18.04.2013

Атна дәвамында эшчәнлек төрле һөнәрләргә багышланды. Балаларга бик кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырылган эшчәнлек аша күп белем бирелде. "Һәнәрләр шигырьләр белән", "Кайсы һөнәр икәнен бел", "Нәрсә артык" презентацияләре күрсәтелде, дидактик, сюжетлы уеннар уйнатылды.
-
Тренер һөнәре. 18.04.2013

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары икенче елларын теннис түгәрәгенә йөриләр. Аларны теннис уйнау серләренә тренер Фархуд Усманович өйрәтә. Бу атнада ул тренер һөнәре турында сөйләде. Ирешкән уңышларын санап үтте. Уңышка ирешү өчен хезмәтне яратырга, спорт белән һәрдаим шөгыльләнергә, дөрес тукланырга кирәклеген аңлатты. Үзенең бу һөнәрне яратып башкаруын, аны сайлаганы өчен үкенмәвен әйтте. Балаларга да һөнәр сайлаганда үзеңә ошаганны сайларга кирәклеген, ә балалар арасында да үзе кебек тренер һөнәрен сайлаучылар да булырга мөмкинлеген әйтте. Аның фикеренчә, арада бик талантлы балалар бар, алар мәктәпкә киткәч тә бу түгәрәккә йөрсәләр, уңышка ирешәчәкләр. Чыннан да арада теннисны бик яхшы уйнаучылар бар. Уңышлар телибез, булачак спортчыларга. Ә Фархуд Усмановичка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Детству- безопасные дороги.
18.04.2013
Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Детству- безопасные дороги" конкурсында зурлар, мәктәпкә әзерлек балалары катнаштылар. Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Гарипова Зилә "Иң матур рәсем" номинациясендә 3 урынны алды. Аны уңышы белән котлыйбыз!












