Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Матурлык тирә- юньдә. 03.06.2013

Бакчабызда җәйге эш планы кабул ителде. План «Спорт сөючеләр»,«Сәламәтлек» (физик усеш), «Бәйрәм кирәк һәркемгә» (социаль үсеш), «Матурлык – тирә-юньдә» (эстетик үсеш), «Экологик проектлар» «Тылсымчылар» (танып - белү, экологик үсеш) төп блокларыннан тора. Һәр атна саен төрле уен, күңел ачу, экскурсия, күргәзмә һәм башка чаралар үткәреләчәк. Әлбәттә җәй айларында чыныктыру- сәламәтләндерү чаралары даими алып барыла. Төркемнәрдә яшь үзенчәлекләрен искә алып планнар төзелде.
Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбиячеләре Тәслимә Камилевна белән матурлык тирә- юньдә блогы буенча “Шатлык тәрәзәсе” күңел ачу, күңелле уеннар оештырдылар. Төркем биләмәсен матур шарлар белән бизәделәр. Балаларның хыялларын белделәр һәм тәрәзә аша һәр балага шатлык өләштеләр.
-
Бәйрәм белән, балалар! 01.06.2013

Безнең яраткан, нәни дусларыбыз!
Сезне чын күңелебездән Балаларны яклау көне белән котлыйбыз!!!
Сау-сәламәт булуыгызны, бәхетле балалар булып үсүегезне, әти-әниләрегезне шатландырып яшәвегезне телибез!. Мәхәббәт җимешләре булган йөрәк пәраләребез таза-сау булсын, кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр, бу тормышта үзләрен бик тә, бик тә бәхетле итеп сизсеннәр.
-
Сау бул, бакча! 31.05.2013

Күңелле дә, ямансу да,
Сере нәрсәдә моның?
“Кыңгырау” бала очыра,
Истәлекле көн бүген.
И, балалар, бүген сезнең
Олы бәйрәм көнегез.
Шатланып, матур киенеп,
Сез бакчага килдегез.
Бакчабызда үткәрдегез
Кышны, язны, җәйләрне.
Бүген сезнең бакча белән
Саубуллашу бәйрәме!
-
Хушлашабыз бакча белән! 31.05.2013

Бәйрәмгә Үги ана, аның ике кызы килеп, балаларны, Золушканы мәктәпкә җибәрергә теләмичә, каршылыклар күрсәтәсе иделәр, балалар белемлерәк булып чыктылар, аларга Тылсымчы да булышты.
Сау бул инде, гүзәл бакча,
Безнең җылы оябыз.
Синдә үсеп канат ярдык,
Инде юлга чыгабыз.
Гөлләр булып сибелербез,
Су булып түгелербез,
Кошлар булып очып китеп,
Офыкка күмелербез.
Алып менәр йолдызларга
Монда үскән канатлар.
Йолдызлардан тезәрбез без
Барыр юлга маяклар.
-
Күңелле мизгелләр. 31.05.2013

Нәрсә булган, уенчыклар
Бар да шундый күңелсез.
Әллә инде без киткәнгә
Ямансулыйсызмы сез?
Аю моңаеп утыра,
Озын колак куян да.
Әтәчкә дә нидер булган,
Аквариумда балыкка да.
Һәммәсе дә сүз куйгандай
Әллә телсез калганнар.
Тәрбияче апалар да
Әллә елап алганнар?!
Ә курчаклар, әйтерсең лә,
Бездән башка ямь тапмый.
Утырганнар да бер почмакка
Моңаеп безне тыңлый.
Моңаймагыз, курчакларым,
Моңаймагыз, дусларым!
Әйдә соң бер биеп алыйк,
Хушлашканчы, дусларым!
-
Тату гаилә. 27.05.2013

Атна ахрында әти- әниләр арасында “Тату гаилә” конкурсы уздырылды. Бик матур рәсемнәр, плакатлар, төрле кул эшләре алып килделәр. Иң оргиналь дип уртанчылар төркеменнән Гайнуллиннар гаиләсенеке табылды.
-
Түгәрәк аланда. 27.05.2013

Атна темасын тәмамлап, “Түгәрәк аланда” театры куелды. Алар табигатьне сакларга, сау- сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Мәктәпкә әзерлек төркеме куйган театрны кечкенә балалалар бик ошаттылар.
-
Без- өченче! 27.05.2013

Безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары балаларны яклау көненә багышланган “Күңелле стартлар” ярышында 3 урынны алдылар. Катнашучыларга медальләр, кубок, һәр балага бүләк бирелде. Балаларны ярышка әзерләгән тәрбиячеләр Солтанова М.Р, Мухаметшина С.С., кече тәрбияче Яруллина А.М., Каюмова Н.Н. га “Нарат” боз сарае исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды. Балаларны һәм хезмәткәрләрне уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Универсиадага бездән сәлам! 23.05.2013

23 май көнне район буенча үткәрелгән “Универсиадага безнең сәлам” театрында “Универсиадага әзерлек” театры белән катнаштык. Балалар рольләрне тырышып башкардылар. Балалар бакчасына район мәгариф бүлеге грамотасы, һәр катнашучы балага бүләкләр тапшырылды.
-
Мәктәпкә әзерлек төркеменең йомгаклау чаралары. 23.05.2013

Бакчабызда бүген әти- әниләр, укытычылар өчен “Без нәрсәләргә өйрәндек” темасына җыелыш- күңел ачу программасы күрсәтелде. Җыелышны мөдир Алсу Маратовна башлап җибәрде. Ул эшләнгән эшләр, үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Өлкән тәрбияче Флюзия Рафаиловна белем- тәрбия процессы, мәктәпкә әзерлек төркеме баласының социаль портреты, йомгаклау диагностикасы турында чыгыш ясады. Аннан балалар чыгышы дәвам итте.












