Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Парадта катнаштык 10.05.2016

Кичә, 9 май көнне, безнең коллектив бөек җиүнең 71 еллыгы уңаеннан уздырылган парадта актив катнашты. Бәйрәмгә кулдан ясалган матур чәчәкләр тотып чыктык, ак-зәңгәр шарларны күккә очырдык Дөньяның матурлыгына, илнең тынычлыгына, балаларыбызның бәхетле булуларына, һәр ел язлар килүенә шатланып яшисе генә кала.
-
бәйрәм котлавы 06.05.2016

Гомерләребез озын, сәламәтлегебез нык, көннәребез тыныч булсын иде! Бәйрәм белән!
-
Нәниләрдә дә бәйрәм рухы 06.05.2016

Бүген 6 май көнне ясле төркеме балалары да тәрбиячеләре Хазиева Алсу Хамитовна б/н Җиңү бәйрәме көнен билгеләп үттеләр. Балалар бик теләп шарлар, флаглар тотып бәйрәм рухы ясап маршка атлап йөрделәр.
-
Мәңгелек утка чәчәк салдылар 06.05.2016

Бүгенге язгы гүзәл көнне чагыштыргысыз патриотизм, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп кешелек дөньясының киләчәген яклаган ватандашларыбызны искә алып мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Габбасова Ләйсән Равилевна һәм Ләйсән Альфакаровналар белән мәңгелек ут янына барып әңгәмә үткәрделәр һәм сугыш кырларында ятып калган батырлар хөрмәтенә чәчәк салдылар.
-
Зурлар төркеме экскурсиядә 05.05.2016

Бу атнада балалар бакчаларында балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Җиңү алып килгән яз” проекты буенча эшчәнлекләр алып барыла. Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын үстерү, Бөек Ватан сугышында гади сугышчылар күрсәткән батырлыклар турында белемнәрен киңәйтү, Бөек Ватан сугышында җиңүнең безнең халыкыбыз өчен мөһимлеге турында мәгълүмат бирү, сугыш елларының тарихи фактары белән таныштыру бурычлары куелган проект буенча төрле чаралар үткәрелә.Бүген зурлар төркеме балалары белән район үзәгендәге һәйкәлләр, мәңгелек утка экскурсия оештырылды. Балалар тыл ветераннары истәлегенә, аларның батырлыклары хөрмәтенә куелган һәйкәл белән таныштылар. Тыл батырлары турында күп кенә мәгълүмат алдылар.
-
Парашютчы 05.05.2016

Кемнең генә батыр һәм куркусыз буласы килми икән?Бүген зурлар төркеме балаларын тәрбияче Ганиева Фәния Фаттаховна парашютчы һөнәре белән таныштырды һәм балалар әвәләү эшчәнлегендә парашютчыларны иҗат иттеләр.
-
Тхэквондо 04.05.2016

Воспитаннику подготовительной группы Равилину Аделю по результатам аттестационного экзамена присвоена степень 8 гып тхэквондо WTF.Мы от всей души поздравляем Аделя и желаем ему дальнейших спортивных достижений.
-
Юбилярыбызны котладык! 04.05.2016

Бүген хезмәттәшебез Вәлиева Әклимә Сәхәбетдин кызын 55 яшьлек юбилее белән тәбрикләдек.
Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял, өметең.
Котлы булсын, Әклимә апа, туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең. -
котлау 29.04.2016

Хөрмәтле хезмәттәшләр, коллегалар! Сезне барыгызны да хезмәт бәйрәме -1 май бәйрәме белән тәбрик итәбез! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!
-
Зурлар төркемендә Тукай бәйрәме 28.04.2016

Кичә, 27 апрель көнне зурлар төркеменең әти-әниләр җыелышы үтте. Доклад-чыгышлардан соң әти-әниләр игътибарына Тукай бәйрәме тәкъдим ителде. Балалар бик теләп бөек шагыйребезнең иҗат җимешләрен сөйләп, җырлап,уйнап күрсәттеләр.Бәйрәм балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады.












