Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
"Йокла, курчак" 26.10.2016

Буген тәрбияче Габбасова Л.Р. ясле төркеме балаларына "Йокла, курчак" шигырен укыды. Максат итеп ул шигырьнең эчтәлеген аңлап кабул итүләренә ирешу, балаларның игътибарын үстерү, курчакка карата кайгыртучанлык тәрбияләүне алды.
-
Көймә елгада йөзә 25.10.2016

Бүген уртанчылар төркеме балалары кисеп- ябыштыру шөгылендә көймә кисәргә өйрәнделәр. Тәрбиячеләре Мухаметшина С.С. балаларны туры почмакны кыска ягын почмаклап кисеп образ тудырырга, матур композиция төзергә, чиста, пөхтә эшләргә өйрәтте.
-
24.10.2016

Инглиз теле дәресендә зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары Гараева Ә. М. белән б/н урманга сәяхәткә бардылар. Урманда бер матур өйгә килеп чыктылар. Өйгә бара торган юл да гади түгел, төрле төсләрдән тезелгән.. Өйдә урман җәнлекләре яши иде. Балалар хайваннар белән таныштылар, сораулар бирделәр.Өйгә керә алмый торучы тычканга төсләрне инглиз телендә әйтеп, керергә булыштылар.
-
21.10.2016

Бу атнада икенче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары Хайриева Г.Т. белән боҗралар-төсле сабын куыклары ясарга өйрәнделәр. Балалар белем бирү эшчәнлегендә карандашны дөрес тотып түгәрәк формасын чагылдырырга өйрәнделәр, төсләр белүне ныгыттылар, төрле төстәге рәсем ясаудан шатлык хисе алдылар.
-
21.10.2016

Бүген зурлар төркемендә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышның беренче өлешендә балалар узган атнада йомгаклау чарасына әзерләгән "Моя Россия" исемле бәйрәм күрсәттеләр. Икенче өлеше төрлеләргә багышланды.
-
“Бу өйдә кем яши?” 20.10.2016

Беренче кечкенәләр төркемендәге балалар, бүген ягъни 19.10 2016 көнне, чын артистлар булдылар. Алар тәрбиячеләре Хазиева А.Х. ярдәмендә рус халкының “Теремкәй” әкиятен уйнадылар. Бу әкият аша балалар үзләренең һәм хайваннарның исемнәрен истә калдырдылар. Сорау белдерә торган сүзләрне куллануда күнектеләр. Бер-берсенә игътибарлык тәрбияләделәр.
-
Урман кисүчене ясадык
19.10.2016
Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Сабам минем туган ягым" атналыгы кысаларында, математика шөгылендә Саба урманчылыгында эшләүче урман кисүчене (дровосек) төрле геометрик фигуралардан "төзеделәр". Балалар өчпочмаклар, квадрат, турыпочмак, ромб, түгәрәк белән танышуны дәвам иттеләр. "Күппочмаклар" схзенең мәгънәсе белән таныштылар. Кеше фигурасын ничек ясалуы үзләренә дә кызык булды. Шөгыль тәмамлангач, режим вакытында, үзләре мөстакыйль рәвештә төрле предметлар ясап карадылар.
-
"Безнең Саба урамнары" 18.10.2016

Бүген зурлар төркемендә тәрбияче Богавеева Г.Ш. җитәкчелегендә кисеп ябыштыру шөгыле "Безнең авылның урамнарындагы өйләр" темасына үтте. Балалар бергәләп зур кәгазьгә үзләре торган өйләрне кисеп ябыштырдылар. Төрле кисү алымнары кулланылды. Аерым өйләр һәм этажлы өйләр барлыкка килделәр. Аларның тәрәзәләре, морҗалары, ишекләре куелды. Үз эшләре аркылы балалар торган җирләренә, өйләренә мәхәббәтләрен чагылдырдылар. Икенче шөгыльдә бу өйләр яныннан үтүче машиналар да барлыкка киләчәк.
-
Назлыкайга күчтәнәч 17.10.2016

Беренче кечкенәләр төркеменә 14 октябрь көнне әвәләү шөгыленә Назлыкай-куян килде. Ул үзенә һәм иптәшләренә кишер әвәләп бирүләрен сорады. Балалар бик теләп һәм куанып, тәрбияче Хазиева А.Х ярдәмендә, уч төбендә туры хәрәкәтләр белән кишер әвәләделәр, очын чеметеп озынайтырга өйрәнделәр.
-
Көзге яңгыр 13.10.2016

Бүгенге рәсем шөгылендә зурлар төркеме балалары көзге табигатьнең үзенчәлекле якларын кәгазьгә төшерделәр. Рәсем аркылы балалар көзге табигатьнең матурлыгына ничек соклана белүләрен, күзәтүчәнлекләрен һәм кызыксынучанлык сыйфатларын чагылдырдылар.
Рәсем аркылы алар сүзлек запасларын үстерделәр. Табышмаклар, шигырьләр өйрәнделәр. Бергәләп җырлы-уен "Көз һәм яңгыр" уенын уйнадылар.












