Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
05.10.2016

Хәрәкәтле уеннар-җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә әйләнә-тирә белән якыннан танышырга ярдәм итә. Икенчн кечкенәләр төркеме балалары да тәрбияче апалары Хайриева Г.Т. белән хәрәкәтле уеннар уйнарга яраталар. Аеруча "Куып тот", "Мәче һәм тычканнар", "Төрле төстәге өйләр", "Куян", "Аю һәм бал кортлары" уеннарын бк теләп уйныйлар. Тәрбияче бу уеннарда балаларның бер-берләренә бәрелешмичә төрле юнәлештә йөгерүләрен максат итеп куя.
-
04.10.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Шамсутдинова Л.М. "Квадратта декоратив рәсемләү" темасы астында рәсем шөгыле үткәрде. Балалар палитрада төсләр ясап, пумала белән төрле чәчәкләр, яфраклар, дугалар рәсемләделәр. Бу бизәкләрнең татар халык бизәкләре икәне аңлатылды.Мондый рәсемләү балаларга бик ошады.
-
"Туган Татарстаным" 03.10.2016

Тәрбияче Богавеева Г.Ш. зурлар төркемендә "Туган Татарстаным. Яшеллеккә күмелгән туган илем" темасы буенча ана теле шөгылен үткәрде. Шөгыльнең максаты итеп ул балаларда туган якка карата ярату хисләрен тәрбияләүне, тирә-юнь турындагы белемнәрен киңәйтү исәбенә сүз байлыгын арттыру, активлаштыру, диалогик сөйләмне үстерүне, Татарстан башкаласы Казан турындагы белемнәрен тирәнәйтүне, Татарстан символикасы һәм аның мәгънәсе белән таныштыруны алды. Балалар белән слайдлар һәм рәсемнәр каралды, Татарстан картасы өйрәнелде. "Туган җирем-Татарстан" җыры да тыңланды.
-
Казанга "сәяхәткә" 03.10.2016

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Г.Г.Якупова белән Татарстан республикасы, Казан шәһәрендә сәяхәттә булдылар. Республикабызның символлары, тарихи урыннары, Саба районы турында белгән мәгълүмәтларны ныгыттылар. Туган ягыбызга карата горурлык хисләре тәрбияләнде.
-
Өлкәннәребезне котладык 03.10.2016

Агымдагы елның 1 октябреннән Татарстанда өлкәннәр декадасы башланды. Без “Кыңгырау” балалар бакчасы коллективы бу уңайдан үзебездә эшләп чыккан 17 хезмәткәребезне кунакка чакырдык.Өлкән тәрбияче Валимухаметова Ләйлә Рафаэловна котлау сүзләре белән чыгыш ясады.Өлкәннәрне котлап бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Кунакларыбыз сыйлы табын артында рәхәтләнеп яшьлекләрен, бергә эшләгәндәге күңелле мизгелләрне искә төшереп, дөнья хәлләрен сөйләшеп матур концерт карап утырдылар.
-
КВН 03.10.2016

30 сентябрь көнне өлкәннәр көненә багышлап безнең бакчада өлкәннәр һәм яшьләр белән КВН үткәрелде. Һәр ике команда да, “Яшь йөрәкләр” һәм “Яшьлек” - исем, девиз һәм җыр башкардылар. КВН ның программасын музыка җитәкчесе Галимуллина Алсу Ринатовна төзеде. Командалар зирәклектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар, бирелгән сүзләрдән шигырь яздылар. Конкурслар концерт номерлары – җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Ахырда дуслык учагы кабызылып дуслык җиңде. Лаеклы ялда булган хезмәткәрләребезнең күңелләре белән картаймаулары, актив булулары безне бик сөендерде.
-
Икмәк -яшәү терәге! 30.09.2016

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Шамсутдинова Л.М. белән "Икмәк-яшәү терәге" атналыгын йомгаклап, әвәләү шөгылендә тозлы камырдан кибет уенына ипи, булки әвәләделәр. Максат итеп икмәккә хөрмәт тәрбияләү, тозлы камырдан төрле ризыклар әвәләүгә кызыксыну уяту алынган иде. Балаларга тозлы камыр белән эшләү бик ошады.
-
Көзге яфраклар белән уйныйбыз 29.09.2016

Нинди генә төсләре юк!
Күреп исең китәрлек.
Яфрак ява, яфрак ява,
Юлыбызга түшәлеп!!!
-
Көчле һәм җитез булабыз 28.09.2016

Безнең нәниләр физкультураны бик яраталар. Бүген дә алар физкультура тәрбиячесе Гараева А.М. белән берлектә урманга барып төрле күнегүләр эшләделәр. "Ауган агач" астыннан чыгып, тиеннәрне күркә белән сыйладылар.
-
Уйный-уйный өйрәнәбез 27.09.2016

2 кечкенәләр төркеме балалары математиканы уйный-уйный үзләштерәләр. Тәрбиячеләре Хайриева Г.Т. белем бирү эшчәнлеген бик кызыклы итеп уен формасында үткәрде. Уен барышында балалар квадрат һәм түгәрәкне(круг) атый һәм таный белергә өйрәнделәр,предметларны сыйфатлары буенча классификацияли,характерлы билгеләр буенча образлар ясарга өйрәнделәр.












