Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
| Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(987)-238-53-82 |
| E-Mail: | Dsad4Cy.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
| Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 119 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Рәсемнәр ясарга яратабыз 07.07.2016

2 төркемдә тәрбияләнүче балалар «Минем гаиләм» темасына асфальтка рәсем ясау бәйгесендә катнаштылар. Һәр бала бик тырышып төсле акбурлар кулланып өйләрен, гаилә әгъзаларын, матур рәсемнәр дэ тасвирладылар.
-
Уйный-уйный үсәбез 06.07.2016

Зурлар төркемендәге балалар «Аю һәм бал кортлары» уенын яратып уйнадылар.Уенның максаты бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү. Гаиләләр дә бал кортлары сыман эшчән, дус һәм бердәм булсыннар .
-
06.07.2016

Комнан кызыксынып нәрсәдер эзләүче бу балалар ясле төркеменнэн. Аларга әле хәрнәрсә яңа, хәрнәрсә кызык. Әле дөнъяны ачасы бар….
-
Минем гаилә 05.07.2016

Бу атнада бездә «Минем гаилә» темасына төрле кызыклы чаралар оештырылды. 1 кечкенәләр төркеме дәверендәге чараларны тасвирлаган фоторәсемнәрдән торган гаилә альбомнарын карап, үзләренен үткән елдагы вакыйгаларны искә төшерделәр. Гаилә әгъзаларының дөрес итеп атарга өйрэнүне кабатладылар. Истәлек өчен фотога төштелэр.
-
Эшләпә бәйрәме 04.07.2016

Хәзерге заманда нинди генә бәйрәмнәр юк. Безнен балалар бакчасынын уртанчылар төркемендә бүген «Эшләпә бәйрәме» үткәрелде. Балаларның матурлыкны күрә белү, яналыкка соклану сыйфатларын үстерү бу бәйрәмдә дә дәвам итте. Эшләпәләрнен матурлыгы гына түгел, файдалы яклары да күрсәтелде.
-
"Күңелле стартлар" 24.06.2016

Физик культурага карата кызыксыну үстерү һәм сәламәт тормыш алып баруга күнектерү максатыннан, бүген бакчабызда уртанчылар төркемендә “Күңелле стартлар” ярышы үтте. Балаларыбыз 6 төрле ярышта катнашты. Ярышлар бик кискен барды. Тәрбияче апалары Рузилә Мидхатовнаның һәм балаларның тырышлыгы үзенең куанычлы нәтиҗәсен китерде, ярышларда дуслык җиңде!!!
-
Туплы уеннар 23.06.2016

Бала организмы сәламәтлегенең иң төп күрсәткечләренең берсе - аның табигый хәрәкәтчәнлеге санала. Физкультура эшчәнлекләрендә хәрәкәтле уенга аеруча игътибар бирелә. Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша, сәламәтлеген ныгыта, аларның хәрәкәт координацияләрен яхшырта.Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Балалар үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга, иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга өйрәнәләр. Уртак шатлык, күмәк ярышу балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә. Уеннар никадәр кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы шулкадәр зурырак.Тәрбияченең барлык балаларны да уенга тарта белүе, осталыгы, иҗат фантазиясе, активлыгы җитәрлек булмаган балаларны да дәртләндерә торган алымнар таба белүе бик мөһим. Бүген зурлар төркеме балалары белән туплы уеннар оештырылды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар.
-
Саф һавада гимнастика 22.06.2016

Безнең бакчабызда ел дәвамында сәламәтлекне ныгыту буенча системалы эш алып барыла. Балаларга һәр көн витаминнар бирү, хәрәкәтле уеннар, саф һавада булу, сәламәтләндерү комплекслары үткәрү гадәткә керде. Гомумән, дөрес туклану һәм сәламәтлекне саклау буенча эш тиешле эзлеклелектә алып барыла. Җәй көннәрендә. балаларның һәр көннәре саф һавада гимнастика ясаудан башланып китә.
-
"Сәләмәтлек атнасы" 20.06.2016

Бу атнаны – “Сәләмәтлек атнасы” дип сайладык.Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора.Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгылләнү балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә.Безнең балалар бакчасының физкультура-сәләмәтләндерү эшләре системасында бәйрәмнәр, ял сәгатьләре зур урын алып тора. Аларны оештырганда тәрбиячеләр hава шартларын, ел фасылы үзенчәлекләрен, табигать факторларын исәптә тота. Балалар бәйрәмнәрдә, спорт уеннарында, эстафеталарда бик теләп катнашалар hәм алардан зур канәгатьлек алалар.Бүген 1 кечкенәләр төркеме балалары яланаяк комда йөреп чыныктылар.
-
Панно 15.06.2016

Бүген тәрбияче Лениза Мисбаховна мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларына гади булмаган агач панносы ясатты. Агачның ботакларына кечкенә йөрәкләрдән чәчәкләр беркетеп, балалар үзләренең дуслыкларының ныклыгын күрсәттеләр.












