Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 80 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Җәйге лагерьнең 20 нче көне! 23.06.2016
"Дуслык" лагере 20 нче көн инде үзенә балаларны җыя. Җәйнең иң кызган чагы, һава торышы яхшы, ә без балалар белән янәдән дару үләннәре җыеп киптерергә куйдык. Җыйган үләннәрнең нинди авырудан файда китерүе турында да сөйләштек. Шулай ук бүген спортзалда скакалкада сикерү һәм флорбол тубын капкага кертү ярышлары үткәрелде. Скакалкада сикерү буенча җиңүчеләр - Валеева Алия һәм Кадыров Ранил, ә туп кертүдә Маслахова Камилә һәм Нәзмиев Инсаф! Молодцы, булдырасыз!
-
Җәйге лагерьнең 19 нчы көне! 22.06.2016
"Дуслык" лагеренең соңгы 3 көне калып бара. Бүген инде 19 нчы көн! 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бөтен Россия буенча "Свеча памяти" дип аталган акция бара. Шуның кысаларында балалар белән обелиск янында шәмнәр яндырылды, чәчәкләр куелды, һәлак булган солдатлар хәтеренә бер минутлык тынлык игълан ителде. Балалар "Кирәкми безгә сугыш" дигән темага рәсемнәр ясадылар, шигырьләр укыдылар, җырлар өйрәнделәр. Мондый кайгылы көннәрне беркайчан да күрергә язмасын иде!
-
Җәйге лагерьнең 18 нче көне! 21.06.2016
Ә вакыт туктап тормый, һаман алга бара. "Дуслык" лагеренда балалар инде 18 нче көн ял итәләр. Бүгенге көнне балалар бик көтеп алдылар - бүген боз сараена барабыз бит! Иртәнге аштан соң хәрәкәтле уеннар уйнап, ребус-кроссвордлар ясарга да өлгерделәр әле. "Нарат" боз сараенда рәхәтләнеп конькида шудылар, күңелле ял иттеләр. Өйгә кайтканда барысының да кәефе яхшы иде.
-
Җәйге лагерьнең 17 нче көне! 20.06.2016
"Дуслык" лагере балаларны 17 нче тапкыр сәламли! Бүген мәдәният йортында укучылар өчен "Юлда йөрү кагыйдәләрен беләсенме?" дигән викторина-уен үткәрелде. Балалар юл йөрү кагыйдәләре, ЮХИДИ турындагы соруларга җавап бирделәр,кроссвордлар чиштеләр. Иң күп белүче балаларга истәлек бүләкләре дә тапшырылды. Шулай ук, бүген отрядлар үзара "Брейн-ринг" уенында көч сынаштылар. Аз гына өстенлек белән "Дуслык" отряды җиңү яулады!
-
Җәйге лагерьнең 16 нчы көне! 18.06.2016
"Дуслык" лагере үз эшен дәвам итә. Бүген бездә спорт уеннары буенча ярыш. Кызлар һәм егетләр 3 төрдә көч сынаштылар. Ераклыкка сикерү буенча I урын - Галимуллин Нәзир, Ахунҗанова Ания, туп кертү буенча I урын - Мөхәммәтгалиев Азат, Ногманова Диләрә, пресс ясау буенча I урын - Ахунҗанов Рифат һәм Тимергалиева Айсинә. Молодцы, укучылар! Җиңүчеләр төрле призлар белән бүләкләнде. Төшке аштан соң, җыелышып чишмә буена бардык. Уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял итеп кайтты укучылар!
-
Җәйге лагерьның 15 нче көне! 17.06.2016
"Дуслык" лагеренең байрагы бүген 15 нче тапкыр югарыга күтәрелә! Бүген мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу көне. Балалар белән белән бергәләп Олы Шыңар авылы мәчетенә кунакка бардылар. Рамазан ае, ураза тоту турында вәгазь тыңлап, мәчетебезнең матурлыгына сокланып, вакытны файдалы һәм күңелле үткәреп кайттылар алар.
-
Җәйге лагерьның 14 нче көне! 16.06.2016
Көннән көн "Дуслык" лагере ахырына якынлаша бара. Бүген бездә инде 14 нче көн! Бүген кызлар арасында волейбол, ә егетләр арасында футбол ярышлары булып узды. Кызлар волейболны бик оста уйныйлар, ә җиңүне "Дуслык" отряды командасы яулады. Ә футболда "Тынычлык" отряды егетләре 2:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Молодцы! Шулай ук, бүген ике отряд арасында "Башваткыч" уены үткәрелде. Сораулар шактый авыр булса да, балалар булдырдылар!
-
Җәйге лагерьнең 13 нче көне! 15.06.2016
"Дуслык" лагеренда "Зирәкләр атналыгы" башланып китте! Бүген балаларның мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу көне иде. Алар барысы бергә болында дару үләннәре җыйдылар, уеннар уйнадылар, табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Җәйге лагерьнең 12 нче көне! 14.06.2016
"Дуслык" лагере балаларны кабат сәламли! Бүген укучылар Саба мәдәният йортында район артистлары катнашында Туфан Миңнуллинның "Әйт әле күбәләк" спектаклен карарга бардылар. Әлеге тамаша барысына да бик ошады. Шулай ук, бүген ГТО атналыгың соңгы көне! Атна буе эшләгән эшкә нәтиҗәләр ясап, ярышларда җиңүчеләрне, иң матур рәсем ясаучыларны һәм иң яхшы газета чыгаручыларны бүләкләдек. Молодцы, балалар!
-
Җәйге лагерьның 11 нче көне! 13.06.2016
"Дуслык" лагереның яртысы үтеп тә китте! ГТО атналыгы да ахырына якынлаша. Отрядларда бүген "Башваткыч" уены оештырылды. Укучылар табышмакларны чишеп, сорауларга җавап биреп, кроссвордтагы сүзләрне белергә тырыштылар. Шулай ук бүген "Дуслык" лагеренда бәйрәм көне. Бик күп төрле уеннар, конкурслар, ярышлар, җырлар, биюләр белән бергә үрелеп барды.