Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 80 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Единый урок безопасности в сети Интернет 29.10.2016
С целью повышения уровня кибербезопасности, обеспечение внимания родительской и педагогической общественности к проблеме детской безопасности в сети Интернет и развитие цифровой грамотности у школьников, были проведены мероприятия, посвященные данной теме.
-
Акция "День безопасности" 26.10.2016
"День безопасности" акциясе кысаларында мәктәбебез активистлары мәгълүмати стенд һәм плакатлар эшләделәр.
-
"Кулинария" түгәрәгендә эш гөрли 26.10.2016
“Кулинария” түгәрәге сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерү буенча класстан тыш эшләрнең нәтиҗәле формаларыннан берсе.
-
"Кто умнее?" 25.10.2016
"Кто умнее" акциясе кысаларында мәктәбебезнең алдынгы,бары гел "5"билгеләренә генә өлгерүче балалар барланды. Алар:
2 сыйныфтан-Мөбәрәкова Динә,
3 сыйныфтан-Мөхәммәтова Иллария,
5 сыйныфтан - Сөләйманова Динә,Юсупова Динәләр. -
"Их, ямьле көз айлары..." 21.10.2016
Мәктәбебездә 8-11 нче сыйныфлар арасында алтын көз бәйрәме үткәрелде. Укучылар барысы да бәйрәмчә киенгәннәр, кызыклы уеннар, берсеннән-берсе матур чыгышлар, мул табыннар әзерләгәннәр иде. Бәйрәм ярыш тибында үтте. Барлык сыйныфлар да актив һәм җитез булды, тик хөрмәтле жюри әгъзәләре аларга үз бәясен бирде. Шулай итеп I – урынга “Репка” 9 нчы сыйныф укучылары, II – урынга “Крутые перцы” 8 нче сыйныф укучылары, III – урынга “Торнадо” 10-11 нче сыйныф укучылары танылды.
-
"Беренчеләргә булыш!" 20.10.2016
“Помоги первоклассникам безопасно прийти в школу” акциясе кысаларында бүген 1 нче сыйныф укучылары белән тәрбия дәресе үткәрелде. Балалар сфетофорның төсләре, юлда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турындагы кагыйдәләр белән таныштылар, һәм әлеге кагыйдәләрне үтәргә, башкаларга да өйрәтергә, үрнәк булырга сүз бирделәр. Дәрес ахырында “Добрая Дорога Детства” дигән мәгълүмати буклетлар өләшенде.
-
"Көзге тылсым" 19.10.2016
Бүген мәктәбебезнең 5-7 нче сыйныф укучылары арасында Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Көзге тылсым" дигән исем астында сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмне үткәрүнең төп максаты: балаларның экологик кузаллаулларын үстерү, табигатьне саклау һәм анда үзеңне дөрес итеп тоту турында тәрбия бирү; укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт тәрбияләү булды. Әлеге чарада җыр-бию, табышмаклар, төрле катлаулы сорау-җаплар, уеннар оештырылды. Шулай ук бәйрәмебез "Сөмбелә" се дә билгеләнде, ул - 7 нче сыйныф укучысы Гыйлметдинова Әдилә. Укучыларыбыз берсеннән-берсе матур концерт номерлары, котлау открыткалары, кул эшләре, уеннар әзерләп килгәннәр иде. Хөрмәтле җюри: авылыбызның мәдәният йорты мөдире Фәридә Хәйдәровна һәм мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Дилбәр Илфатовналар ярдәме белән аларга бәя биреп, урыннар билгеләдек. I урын - 5 сыйныфлар, II урын - 6 сыйныфлар, III урын - 7 сыйныфларныкы булды. Һәр сыйныфка мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
"Галстуклы балачак" 17.10.2016
Бүген педагог-оештыручы белән берлектә 2 сыйныф “Йолдызчык” отрядында “Галстуклы ил” программасы буенча, “Галстуклы балачак” исеме астында сбор үткәрелде. Дәрес сәламләү, исем девиз, җырны искә алу белән башланып китте.Игътибарлылыкка уеннар уйнадык, эзтабарларның девиз, баскычларын, вазыйфаларын искә төшердек. Шулай ук практик күнекмәләр дә үттек, “Кем иң оста “ исеме астында иң тиз һәм дөрес итеп галстук бәйләүчене ачыкладык. Ул – Мөбарәкова Динә булды. Балаларның күңеленә хуш килә торган, яратып уйный торган шарлар белән бию, “Киресенчә” дигән хәрәкәтле уеннар да уйнадык. Сбор дәрескә нәтиҗә ясау һәм “очкын җибәрү” белән тәмамланды.
-
"Без-мәктәпнең уң кулы" 15.10.2016
Дума членнары тарафыннан уку елынын беренче кварталына газета чыгарылды.
-
"Көз иленә сәяхәт" 14.10.2016
Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныфларның "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Сәяхәткә UAZ маркалы машина белән юлга чыктык, төп җитәкләүче Рәнис Рәлифович булды. Сәяхәтне башлаганчы, барыбыз бергә "Көз көз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?... дигән җырны җырлап, үз урыннарыбызны алдык. "Табышмаклар", "Көз патшасы"-"Көз сылуы", "Үзеңне күрсәт", "Уеннар" һәм башка тукталышлар аша үтеп, үзебезнең белем дөньясына әйләнеп кайттык. Бәйрәм барышында махсус букетлар ясап"Көз патшасы", ярмалар аеру осталыгы белән"Көз сылуы" билгеләнде. Укучыларыбыз көз турында берсеннән-берсе матур шигырьләр иҗат иткәннәр, аларны тыңладык, төрле халык көләренә биюләр биедек... Кыскасы, бәйрәм бик кызыклы үтте.