Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1926 |
| У нас учатся: | 76 |
| У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа имени А.А.Ахунзянова Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Наркотикларга каршы көрәш" 12.04.2017

Мәктәбебезнең 5-7 сыйныф укучылары белән берлектә "ЮК дип әйтергә өйрән" дигән исем астында әңгәмә оештырылды. Бу әңгәмә укучыларда наркотик, спиртлы эчемлекләргә тискәре йогынты ясауны күздә тотты. Әңгәмә башында укучылар шул темага видеороликлар белән таныштылар, шулай ук мини анкетирование да үткәрелде. бу аларның мондый күренешләргә йогынтысын белү максатыннан оештырылды. Шулай ук укучылар башка сыйныф укучылары тарафыннан ясалган буклет һәм плакатлар белән дә таныштылар.
-
"Галәмгә сәяхәт" 12.04.2017

12 апрель - Космонавтика көне, шул уңайдан бүген 2-6 сыйныф укучылары белән берлектә "Галәмгә сәяхәт" дип исемләнгән уен-викторина оештырылды. Укучылар бу көнгә һәм Юрий Гагаринга багышланган видеороликлар белән таныштылар. Төрле викторина сорауларына җавап бирделәр, һәр комнда космонавтикага багышлаган рәсемнәр ясады.
-
"Барабаны играют сбор" 11.04.2017

Бүген "Барабаны играют сбор" фестваленең Пионерниянең 95 яшьлек юбилеена багышланган открыткалар ясау номинациясе буенча мәктәп туры этабына йомгак ясалды. Нәтиҗәдә: урта яшьтәгеләрдән - Мөдәрисова Сөмбелә, олырак яшьтәгеләр арасыннан - Гарифуллина Гөлчәчәк ясаган открыткалар район этабында катнашачак.
-
"Ак җилкән"нәрдә отряд җыены 10.04.2017

17-25 апрель көннәрендә "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" дип игълан ителде. Шуңа әзерлек максатыннан, бүген 5 сыйныф "Ак җилкән" отрядында җыен булып үтте. Җыенда укучыларга бу атнада нинди эшләр эшләргә кирәклеге, килеп чыгышы, үткәрелү максатлыры аңлатылды. Алар белән берлектә "игелек" агачы ясадык, анда җимешләр беркеттек, бу җимешләр "Язгы мәргәмәтлелек атнасы"нда эшләнәсәк эшләр күләмен аңлата. Шулай булгач әле безне алда зур эшләр көтә.
Шулай ук хәрәкәтле уеннар өлешендә биеп күңел ачтык, игътибарлылыкны тикшерү максатыннан төрле уеннар уйнадык.
Бүгенге җыен аеруча да күңелле һәм мавыктыргыч үтте. -
Профилактика чаралары 08.04.2017

Бүген мәктәбебездә террорлык актларына каршы саклык чаралары белән таныштыру максатыннан линейка үткәрелде. Полиция майоры Гатин М.М. укучыларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды.
-
Отряд җыены 03.04.2017

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлары белән берлектә бүген кошлар көненә багышланган отряд җыены үткәрелде. Җыенда укучылар белән “Канатлы дусларыбызны саклый” дигән презентация белән таныштык. “Кошларны таны”, “Иң оста кош ясаучы” дигән мавыктыргыч уеннар уйнадык. Шулай ук кошларга характеристика бирдек, алар турында сынамыш-мәкальләр белән дә таныштык. Ә практик күнекмәләр өлешендә укучылар белән “Кошлар-безнең дуслар” дигән исем астында плакат эшләдек. Җыен бик файдалы һәм кызыклы үтте. Канатлы дусларыбызны кыерсытмыйк, аларны саклыйк, яклыйк!
-
Яшь биологлар 30.03.2017

Бүген Сәләтле балалар мәктәбендә, укучы егет, кызларыбызга "Яшь биологлар" турниры үткәрелде. Чарада мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучылары Гарипова Г.Р. һәм Зарипова Р.Р. да бик актив катнаштылар. Төрле мәктәп укучылары берничә төркемгә берләшеп 6 турдан торган сынауларны үттеләр. Укучылары бу чарага бик яхшы әзерләнгәннәр иде, ләкин тырышлык бушка китми мәктәбебез укучылары I урынны яуладылар. Молодцы, укучылар!
-
"Мин-Мастер" 27.03.2017

Бүген Сабаның Сәләтле балалар мәктәбендә укучы егет-кызлар арасында районара "Мин-Мастер" конкурсының III туры булып узды. Биредә мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары Гарифуллина Г.И. һәм Кадыйров Р.Р. үзләренең көчләрен сынадылар. Уңышлы гына чыгыш ясадылар. Молодцы, укучылар! Алга таба да сезгә уңышлар телибез.
-
"Нарат" боз сараенда кунакта 24.03.2017

Язгы каникул көннәрен файдалы уздыру максатыннан, бүген башлангыч сыйныф укучылары Лесхоз "Нарат" боз сараенда кунакта булдылар. Биредә алар үзләренең сәламәтлекләрен тагы бер кат ныгыттылар һәм рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
"Созвездие-Йолдызлык" 22.03.2017

Кызыл Мишә мәдәният йортында бүген районкүләм узучы "Созведие - Йолдызлык" конкурс-фестиваленең 1 нче туры булып узды. Әлеге конкурста 21 яшькәчә теләгән һәркем катнаша ала. Мәктәбебез укучылары, шулай ук педагог-оештыручы Файзуллина А.М. бу конкурста үзләренең көчләрен сынап карадылар. Нәтиҗәдә Файзуллина А.М. 2 нче турга чакыру алды. Котлыйбыз!












