Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Котлыйбыз! 18.10.2017

Бүген мәктәбебезнең пешекчесе Галимова Гөлнур Гәбделбәр кызының 50 яшьлек юбилее. Гөлнур ханымны мәктәп коллективы чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итә. Сезгә киләчәк тормышыгызда саулык, гаилә иминлеге, эшегездә тырышлык һәм сабырлык телибез!
-
Профилактик чара 13.10.2017

Бүген Тимершык мәдәният йортында Тимершык, Мичән, Симетһәм Шыңар мәктәпләрендә укучы 8,10 сыйныф укучылары өчен профилактик чара оештырылды. Чарада көнүзәк мәсьәләләргә ачыклык һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан районыбыз оешмаларында эшләүче белгечләр дә катнашты. Чараның тематик өлешеннән соң, укучылар өчен практик өлеше дә оештырылды. Укучылар "Син беләсеңме?" дип исемләнгән квест-уенында көч сынаштылар, "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына плакатлар иҗат иттеләр.
Нәтиҗәдә: квест-уены буенча I урын - Тимершык урта мәктәбенә, II урын - Симет урта мәктәбенә, III урын - Шыңар һәм Мичән төп мәктәпләренә бирелде;
плакат ясау буенча I урын - Шыңар урта мәктәбенә, II урын - Симет урта мәктәбенә, III урын - Тимершык урта мәктәбенә бирелде. Укучылар медальләр һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнделәр. -
Неделя леса - 2017 12.10.2017

7-16 октябрьда Республикабызда табигатьне саклауга юнәлдерелгән "Урман атналыгы-2017" акциясе бара. Бүген укучыларыбыз белән табигатькә экскурсиягә чыктык. Көз көне агачлар аеруча да матур, алтын яфраклар өстеннән йөрүләре үзе бер күңелле.
-
Дума утырышы 09.10.2017

Бүген районыбызның Балалар иҗат үзәгендә дума активлары утырышы узды.. Әлеге чарада мәктәбебезнең дума спикеры Гарифуллина Гөлчәчәк катнашты. Укучылар Шәмәрдән лицее укучысы Гарипов Илмир оештырган төрле тренингларда катнаштылар һәм 2017-2018 елга эш планы белән таныштылар.
-
Котлыйбыз! 07.10.2017

Бүген Кече Шыңар мәдәният йортында мәктәбебезнең рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Касыймова Әнисә Нурулловнага 50 яшь тулу уңаеннан, иҗат кичәсе оештырылды. Кичәдә мәктәбебез укучылары бик актив катнашты. Бүген укытучыбызга багышлап бик күп теләкләр, җырлар яңгырады. Әнисә Нурулловнаны тагын бер кат юбилее белән тәбрик итәбез. Киләчәк тормышыгызда гаилә иминлеге. сәламәтлек, иҗатыгызга яңа иҗат җимешләре, хезмәтегездә сабырлык телибез!
-
Бәйрәм белән, Укытучым! 05.10.2017
Алтын яфрак ява урамнарга,Сукмакларга ява, юлларга…Урам буйлап атлый укытучыЧумган килеш тирән уйларга…Уйларыгыз изге…СабыйларныңКүңеленә барып ялганаКүпме хисләр кирәк алар өченЯл-йокыңны онытып янарга.Һәм сакларга кирәк сүндермичәАларга дип яккан учакныҮз балаңа күпме җылы кирәкАларга да кирәк шул чаклы.Йөрәгеңне бүлеп бирү кирәкҖил-давыллар җирдә азмы соң?Чандыр иңегезгә күтәргәнсезКүпме балаларның язмышын!Без беләбез сезгә җиңел түгелКүпме язмыш сезнең куллардаЛәкин ышан һәрчак без булырбызСез күрсәткән тугры юлларда! -
Котлыйбыз! 03.10.2017

Күп еллар мәктәбебездә рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Касыймова Әнисә Нурулловнаның бүген 50 яшьлек юбилее. Аны районыбыз мәгариф идарәсе хезмәткәре Шәмсевәлиева Айгөл Маратовна да котлады. Укытучыбызны мәктәбебезнең укытучылар коллективы да ихластан әлеге күркәм бәйрәме белән тәбрик итә. Алдагы тормышыгызда саулык, гаилә тигезлеге, балалар шатлыгы, укучыларыгызның инсафлысын телибез. Һәр туган көнгә сөенеп, сөелеп яшәргә язсын!
-
Көзге игелеклелек атналыгы. 7 көн 02.10.2017

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» Көзге игелеклелек атналыгы кысаларында бүген Кече Шыңар мәдәният йорты, ООО "Туган Як" җәмгыяте белән берлектә һәр оешмада эшләп, лаеклы ялга чыккан авылыбыз өлкәннәре өчен бәйрәм тантанасы оештырылды. Өлкәннәребез өчен түгәрәк өстәләр, җыр-биюләр, котлаулар яңгырады. Барлык өлкәннәренеөлкәннәр көне белән тагын бер кат тәбрик итәбез, алдагы тормышларында сәламәтлек, бәхетле картлык телибез.#Ветераныживутрядом#
-
Көзге игелеклелек атналыгы. 6 көн 30.09.2017

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МЭРХЭМЭТЛЕТАТАРСТАН Көзге игелеклелек кысаларында бүген мәктәбебездә экологик дәресләр үткәрелде. Укучылар төрле мәгълүмати видеороликлар белән таныштылар, викторинада көч сынаштылар.
-
Көзге игелеклелек атналыгы. 5 көн 29.09.2017

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МЭРХЭМЭТЛЕТАТАРСТАН Бүген Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Түлүшкә авылында яшәп, инде ничә еллар урын өстендә гомер кичерүче Хәйруллин Флорид Мансур улында кунакта булып кайттык. Аны төрле шигырьләр белән сөендердек, күңелле вакыйгаларны искә төшердек.«День добрых дел»#Доброедело,#Доброеслово#Изгесүз#Изгеэш












