Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 80 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл! 10.10.2016
"Здоровье-твое богатство" акциясе кысаларында мәктәбебезнең спорт комитеты җитәкчесе Мөхетдинов Рәмзил эзтабарлар белән физкультминутка үткәрде.
-
Сез иң галим кеше икәнсез... 05.10.2016
Хөрмәтле укытучылар, коллегалар!
Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмебез – Укытучылар көне белән котлыйбыз!
Укытучылар – гомерләрен изге һөнәргә багышлаган кешеләр. Сезнең иҗади сәләтегез, тәҗрибәгез, югары һөнәри осталыгыгыз нигезендә район мәгарифе яхшы нәтиҗәләргә, иң мөһиме – укучылар һәм әти-әниләрнең рәхмәтләренә ирешеп килә. Сез белем бирүдәге гадәти алымнарны инновацион үзгәрешләр белән берләштереп, заман таләпләренә җавап бирердәй белемле балалар әзерлисез.
Бу тантаналы көндә Сезгә иҗади үсеш, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа үрләр, уңышлар, җиңүләр, ныклы сәламәтлек, иминлек, зур бәхетләр телибез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю балкысын , укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез.Бәйрәм белән Сезне! Тагын күп еллар шулай бергә татау гына эшләргә язсын, туар таңнарыгыз аяз, матур булсын, сау-сәламәт булыгыз.☀ -
Бүген өлкәннәр бәйрәме, шуңа шатлана күңел! 01.10.2016
Беренче октябрь көнне Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Чарага күп еллар мәктәбебездә эшләгән укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләр чакырылды. Укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән күңелле, моңлы җыр - биюләр, шигырьләр, кызыклы уеннар берәүне дә игътибарсыз калдырмады. Концерт программасыннан соң бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Пенсияңне яшьтән кайгырт! 29.09.2016
Бүген мәктәбебездә Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары һәм укытучылар белән очрашу уздырдылар. Алар укучыларга пенсия турында яшьтән кайгыртырга кирәклеге турында сөйләделәр. Тиешле һөнәрне алып, рәсми рәвештә теркәлеп, хезмәт хакыннан Пенсия фондына взнослар күчә торган итеп эшләргә кирәклеге турында аңлатты. Ахырдан укучыларга буклетлар таратылды.
-
"Яшел Россия" 24.09.2016
Мәктәбебездә "Яшел Россия" хәрәкәте кысаларында агач утырту өмәсе оештырылды. Укучылар да, укытучылар да әлеге чарада бик актив катнаштылар. Мәктәп каршысына агач үсентеләре утырттылар, мәктәп территориясен җыештырдылар.
-
Милләтләр кроссы - 2016 23.09.2016
Бүген мәктәбебездә "Милләтләр кроссы" акциясе кысаларында йөгерү бәйгесе үткәрелде.Физкультура хәрәкәтен киң массаларга тарату, авыл халкында физик культура белән даими шөгыльләнү буенча кызыксыну тудыру максатында үткәрелгән бу чарада барлык мәктәп укучылары, укытучылары, техник хезмәткәрләр катнашты. Барлык сыйныфлар арасында беренчелекне яулаган укучылар:
Башлангыч сыйныфларда беренчелекне егетләр арасында - Галявин Булат, кызлар арасында - Хөсәенова Диләрә яулады.
5 - 6 сыйныфлар арасында Мөхәммәтгалиев Азат һәм Нәҗмиева Гөлинә,
7 - 9 сыйныфлар арасында Шарифуллин Рәдис, Мәхмүтов Әлфис һәм Ахунҗанова Ания,
10 - 11 нче сыйныфлар арасында Гыйлметдинов Илшат, Гарипова Гөлинә.
-
Мәктәп думасына спикер сайлау 18.09.2016
18 сентябрь Кече Шыңар мәдәният йортында (2464 сайлау участогында) Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәп думасына спикер сайлавы булып үтте. Аны Гарифуллина Гөлчәчәк Илшатовна җитәклиячәк. Шулай ук секторларның да җитәкчеләре билгеле булды. Чарада 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Фикерләре, тәкъдимнәре белән дә уртаклаштылар.
-
Бүген "Кабак" бәйрәме! 17.09.2016
Бүген районыбызда "Кабак" бәйрәме үткәрелде. Мәктәбебез укучыларының да иҗат җимешләре әлеге бәйрәмдә катнашты. Тамашачының игътибарын җәлеп итте. Бәйрәм бик күңелле үтте!
-
“Без һәрвакыт әзер!” 15.09.2016
Бүген, 15 сентябрь –Балалар оешмасы туган көн кысаларында, Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбенең 2 нче (9 укучы) һәм 5 нче (10 укучы) сыйныф укучысылары тантаналы рәвештә ант тотып, Татарстан варислар, эзтабарлар берлеге сафларына аяк бастылар. Укучылар әлеге истәлекле чарага ныклап әзерләнделәр: эзтабар, варис белергә тиешле кагыйдәләрне ныклап өйрәнделәр. Бәйрәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды, укучыларыбызның тапкырлыгы, зирәклелеге, җитезлеге сыналды.
Эшкә ашты теләгебез,
Без – варислар сафында,
Тантаналы вәгъдә бирдек
Мәктәбебез каршында.
-
Корбан ашы 14.09.2016
12 нче сентябрь көнне Корбан гаете булып узды. Бүген, 14 нче сентябрь көнне мәктәбебездә Корбан ашы үткәрелде.Авылыбыз мөхтәсибе Илдус хәзрәт,балалар белән очрашып, Корбан гаете бәйрәме, корбан чалу, корбан ашы турында аңлатты.