Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
Шашка ярышы
12.12.2011
9нчы декабрь көнне район күләмендә үткәрелгән шашка ярышында 3нче сыйныф укучысы Гаялетдинов Альмир 2нче урынны алды. МОЛОДЕЦ!!!
-
Матур кичә.
09.12.2011
"Көмеш кыңгырау" газетасының 3нче декабрь санында 7нче сыйныф укучысы Дәүләтшина Ландышның "Әниләр өчен матур кичә" исемле мәкаләсе басылып чыкты. Ландыш,сиңа уңышлар ЮЛДАШ БУЛСЫН!!!
-
Тарихи кичә
07.12.2011
"Ачык дәрес" газетасының ноябрь санында тарих укытучысы Мөхәммәтҗанов Рөстәм Хәмит улының "Тарихи кичә" исемле класстан тыш чара эшкәртмәсе басылып чыкты. Сезгә иҗади УҢЫШЛАР!!!!!
-
4нче декабрь - сайлау көне
04.12.2011
Олы Арташ төп мәктәбе коллективы 4нче декабрь - Дәүләт думасына депутатлар сайлау көнендә актив катнашты.
-
"Озак яшә!"
01.12.2011
"Көмеш кыңгырау" газетасының 26нчы санында Дәүләтова Ильмираның әнисенә багышланган
"Озак яшә!" исемле шигыре басылып чыкты.
-
Химиядән олимпиада
29.11.2011
8нче сыйныф укучысы Газизов Фәнил химия фәненнән олимпиадада катнашып 2нче урынны алды.
Укытучысы Сафиева Рузалия Хәмит кызы.
Сезне зур җиңүегез белән КОТЛЫЙБЫЗ!!!!
-
Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!
26.11.2011
26нчы ноябрь көнне мәктәптә Әниләр бәйрәме булып узды. Бәйрәм белән Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Рәхимҗан улы, мәктәп директоры Гөлнур Вакыйфовна, әти-әниләр комитеты рәисе Ризәлә Нурлыгаяновналар котлап китте. Укучылар үзләренең чыгышлары белән әниләрен сөендерделәр. Ә экранда үз балаларын күрү әниләребезгә тагын да шатлык өстәде. Бәйрәм матур табын артында дәвам итте.
Һәрвакыт сине аңлаучы
Ул бит синең әниең.
Өйне нурга күмүче
Минем иң якын кешем.
-
"Дулкыннар" республика конкурсы
23.11.2011
Мансур Мозаффаровның тууына-110ел тулуга багышланган "Дулкыннар" республика конкурсында 2нче сыйныф укучылары Закирова Ләйлә җыр, Вәлиева Алсу нәфис сүз буенча 1нче урынга (җитәкчеләре ВәлиеваЭ.М.,МөхәммәтҗановаР.Х.), 6нчы сыйныф укучысы Хуҗина Миләүшә (җитәкчесе ХәбибрахмановаГ.Ш.) рәсем буенча 2нче урынга лаек булдылар. Кызлар! Сезгә яңадан-яңа уңышлар телибез!!!
-
"Мой любимый учитель"
21.11.2011
6нчы сыйныф укучысы Гаянова Сөмбел, 5нче сыйныф укучысы Гайсина Инзилә "Мой любимый учитель" рәсем конкурсында катнашып СЕРТИФИКАТ алдылар. Җитәкчеләре Гөлнур Шаһитовнага рәхмәт белдерәбез!!!
-
Китапханәчеләр семинары 19.11.2011

18нче ноябрь көнне "Сибгат Хәким иҗаты аша укучыларның уку һәм мәгълүмати культурасын үстерү" дигән темага район китапханәчеләре семинары булып узды. Мәктәбебез китапханәчесе Ләйлә Вагыйзовнаның иҗат лабораториясе, аның эшчәнлеге белән мәктәп директоры Гөлнур Вакыйфовна таныштырды. Сибгат Хәким иҗатына багышланган кичә аның шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды. Соңыннан район методисты Лилия Данисовна җитәкчелегендә киңәшмә үткәрелде. Ул китапханәчеләрне яңалыклар һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Гомумән алганда, мәктәбебездә китапханә эшеннән без канәгать, килгән кунаклар да шул фикер белән киткәннәрдер дип уйлыйбыз.











