Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
Бездә һәр көн бәйрәм.
08.01.2012
Каникуллар булса да мәктәптә балалар тавышы тынып тормый. Лагерь җитәкчесе Венера Нәҗиповна һәм тәрбиячеләр Энҗе Мәхмүтовна,Илсөяр Гаязовна балалар ялын күңелле итеп үткәрү өчен төрле чаралар оештыралар. Бүген чаңгы ярышы, викторина, курчак театры,КВН һәм җырлы - биюле уеннар үткәрелде.Уеннарның ниндиен генә уйнасалар да балалар рәхәтлек тойдылар.
-
"Нарат" боз сараенда. 07.01.2012

6нчы гыйнвар көнне лагерьда ял итүче балалар Лесхоз "Нарат" боз сараена сәяхәткә бардылар.
Килә сәламәт буласы,
Тырышып бозда шуабыз.
Рәхмәт сиңа,Боз сарае,
Күңел ачып кайтабыз.
-
Көрәштәге уңышларыбыз. 07.01.2012

6нчы гыйнвар көнне Симет мәктәбендә көрәш булды. Безнең егетләребез зур уңышлар белән кайттылар.
Галимуллин Алмаз - 1урын
Дәүләтшин Булат - 1урын
Галимуллин Фаяз - 2урын
Гаянов Илдус - 2урын
Җәләлетдинов Дилүс - 3урын
Егетләр, молодцы!!!!!
-
Күңелле ял итәбез. 07.01.2012

Бүген лагерьның 4нче көне гадәттәгечә иртәнге гимнастика белән башланып китте. Көн дәвамында "Как стать отличником?" интелектуаль уены, Бадментон ярышы, "Бүген бездә - сәламәтлек көне" уены һәм "Яңа ел теләкләре"конкурсы үткәрелде.
-
"Маҗаралы Аҗдаһа елы". 07.01.2012

"Көмеш кыңгырау" газетасының 24нче декабрь санында Дәүләтова Илсөярнең урта класс укучылары өчен язылган "Маҗаралы Аҗдаһа елы" исемле әкият тамашасы басылып чыкты. Киләчәктә дә иҗади уңышлар Сезгә!!!!
-
"Тылсымлы курай" бездә кунакта. 05.01.2012

Бүген лагерьда "Мәрхәмәтлелек көне" булды. Район мәдәният йорты каршында оештырылган "Балкыш" театр коллективы "Тылсымлы курай" исемле әкият-тамаша күрсәтте. Балалар әлеге чараны бик яратып карадылар. Соңыннан артистлар белән бергәләп фотога төштеләр.
-
Мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре. 04.01.2012

24нче декабрь көнне башлангыч, 3 гыйнвар көнне югары сыйныф укучыларының Яңа ел бәйрәмнәре булып узды.
Бәйрәмнәр матур сценарий белән башланып китте, аннан соң күңелле уеннар,конкурслар һәм ДИСКОТЕКА булды.
Гомумән алганда, бәйрәм балаларга да,әти-әниләргә дә, кунакларга да бик ошады.
-
Президент ёлкасында.
04.01.2012
Газизов Фәнил 8нче сыйныфта гына укыса да, бик зур уңышларга иреште. Олимпиадалардан призлы урыннар яулады, конференция һәм конкурсларда актив катнашып килә. Ул Башкалабыз Казанга, Президент ёлкасына, бару бәхетенә иреште. Афәрин,Фәнил!!!
-
"Аргамак"кышкы ял лагеры.
04.01.2012
4нче гыйнвар көнне мәктәбебездә кышкы ял лагеры башланып китте. Беренче көнне укучылар үзләренең отрядларына исем,девиз һәм җыр сайладылар. "Географияне беләсеңме?" дигән темага викторина үткәрелде. Җиңүче булып Мөхәммәтҗанова Зилә калды. Көн дәвамында төрле уеннар,ярышлар үткәрелде. Кыскасы, мәктәп балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды.
-
Боксёр егетләребез.
30.12.2011
27-29нчы декабрь көнне Арча шәһәрендә бокс буенча ярышлар булып узды.
Безнең мәктәп укучыларының уңышлары:
1нче урын- Кәбиров Нүрсил(7класс),Галимуллин Нияз(7класс),Галимуллин Фаяз(3класс);
3урын - Галимуллин Алмаз(9класс)











