Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 ( 269 ) 270 >>
-
Педагогик киңәшмә.
29.12.2011
28нче декабрь көнне педагогик киңәшмә булып узды. Гафур Әюпович "Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү юллары" темасына эчтәлекле чыгыш ясады. Шушы мәсьәлә буенча фикер алышулар булып узды.
-
Әти-әниләр җыелышы.
29.12.2011
"Зарарлы гадәтләрдән сак булыйк!". Әти-әниләр җыелышы Ләйлә Вагыйз кызының шушы темага багышланган эчтәлекле чыгышы белән башланып китте. Мәктәп директоры Гөлнур Вакыйфовна әти-әниләрне мәктәп тормышы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирая Әхмәтхановна 1нче яртыеллык нәтиҗәләре, педагог - оештыручы Венера Нәҗиповна кышкы лагерь һәм каникул планнары белән таныштырды. Аннан соң җыелыш һәр сыйныфта дәвам итте. Әти-әниләр үзләрен борчыган сораулар,тәкъдимнәр белән чыктылар. Соңыннан Кыш бабай белән Кар кызы яхшы укучы балаларның әти-әниләренә РӘХМӘТ ХАТЛАРЫ тапшырды.
-
ГИАга әзерләнәбез.
24.12.2011
9нчы сыйныф укучыларының математика фәненнән белемнәрен тикшерү максатыннан, 23нче декабрь көнне ГИА үткәрелде.
-
Гафу ит безне,әни!
23.12.2011
"Ачык дәрес" газетасының декабрь санында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Гаяз кызының кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Гафу ит безне,әни!" исемле курчак театры өчен язылган сценарие басылып чыкты. Сезгә тагын да иҗади уңышлар телибез!!!
-
Туган көнегез котлы булсын!!! 21.12.2011

Гөлнур Вакыйфовна!!!
Эшебездә төп кеше сез
Җаваплы вазыйфагыз.
Сезнең белән бергә эшләп,
Һәрвакыт сокланабыз.
Иртә дими, кич димисез
Ял дигәнне белмисез.
Бүген бәйрәмегез белән котлап,
Зур уңышлар телибез.
Авырлыклар җиңел үтсен,
Идеяләр тиз килсен.
Эш арбасын тартканда да
Шат булсын күңелегез.Иң изге теләкләр белән Олы Арташ төп мәктәбе
коллективы һәм яраткан укучыларыгыз.
-
"Яшь фәнни тикшеренүче" 20.12.2011

Чаллы шәһәрендә үткән "Яшь фәнни тикшеренүче" конкурсының региональ турында " Халык мәдәнияты " номинациясендә 7нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Зилә (җитәкчесе тарих укытучысы МөхәммәтҗановР.Х.) 1нче урын алды һәм дипломга лаек булды. Молодец,Зилә!!!
-
Хуш киләсең, Яңа ел!!! 20.12.2011

Үз кулларыбыз белән иҗат итәбез.
-
Аҗдаһа елы,әйдә рәхим ит! 20.12.2011

Аҗдаһа елы кил әйдә,
Рәхим ит безнең мәктәпкә!
-
Янгынга каршы конкурс нәтиҗәләре.
14.12.2011
Район күләмендә үткәрелгән янгынга каршы инша,рәсем һәм аппликация конкурсы нәтиҗәләре:
Аппликация номинациясендә 2нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Самат 1нче урын (җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Рәшидә),
6нчы сыйныф укучысы Кәримова Гөлнур - 2нче урын(җитәкчесе Хәбибрахманова Гөлнур)
Поделка номинациясендә 5нче сыйныф укучысы Гайсина Инзилә - 2нче урын(җитәкчесе Хәбибрахманова Гөлнур)
Инша конкурсында 5нче сыйныф укучысы Гаянова Зәлия (җитәкчесе Гаянова Венера) - 2нче урын алдылар.
Сезгә тагын да иҗади уңышлар телибез!!!
-
Шашка ярышы
12.12.2011
9нчы декабрь көнне район күләмендә үткәрелгән шашка ярышында 3нче сыйныф укучысы Гаялетдинов Альмир 2нче урынны алды. МОЛОДЕЦ!!!











